МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2023
28 нче декабрь көнне Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Иртәнге якта 1-6 сыйныф укучылары бәйрәме булса, кичке якта 7-9 сыйныфлар бәйрәм итте. Һәр сыйныф үзенен матур чыгышларын тәкъдим итте. Укучылар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Үзенчәлекле матур сценарийлар, театральләштерелгән тамашаларда укучылар актив катнаштылар. Уку алдынгыларына грамоталар, әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Разговоры о важном - "НОВОГОДНИЕ семейные традиции народов России" 26.12.2023
25 декабря прошел последний в этом году «Разговор о важном” и посвящен он был встрече Нового года, семейным традициям этого праздника в каждой семье, национальным традициям всех народов нашей страны, подведению итогов каждого из нас и итогов нашей страны.
-
“Казан арты” музее хезмәткәрләре белән очрашу 23.12.2023
Пушкин картасы программасы кысаларында, "Казан арты" музее хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Укучылар чара барышында татар халкының орнаментлары белән таныштылар һәм үз куллары белән күн бизәкләр ясадылар.
-
“Туган телем - Тукай теле!” 22.12.2023
22 декабрь көнне “Туган телем сагында” исемле акциясе кысаларында “Туган телем – Тукай теле!” дип аталган класс сәгатьләре уздырылды. Без -Тукай якташлары. Телебезнең тирән, кодрәтле, серле дөньясының нәкъ үзәгендә кайнап, аның байлыгына, матурлыгына, фикри тирәнлегенә, аһәңлелегенә сокланып һәм горурланып яшибез. Әлеге чаралар укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне кадерли белү күнекмәләре формалаштыру, телнең язмышын күзаллауда укучының үзаңын уяту максатыннан үткәрелде.
-
Шәүкәт Галиев – балаларның якын дусты 21.12.2023
Шәүкәт Галиев – балаларның яраткан шагыйре. Укучыларыбыз Шәүкәт Галиевне күңелне кузгата һәм уйландыра торган дәртле, хисле шигырьләре, җырлары, тормыштагы кимчелекләрне, кешеләрдәге йомшаклыкларны үткен күзе белән күреп алган көлкеле мәзәкләре, хикмәтле сүзләре, нәниләр өчен язган күп санлы әсәләре белән яхшы беләләр. Бүген башлангыч класс укучылары Ш.Галиевның балалар өчен язган шигырьләрен укыдылар һәм аудиоязмаларын тыңладылар.
-
Ата-аналар җыелышы 21.12.2023
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Уку елына нәтиҗәләр ясалды, кышкы каникул өчен укучылар үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
"Тукай әсәрләрен беләсеңме? 20.12.2023
20 декабрь көнне " Туган телем сагында" атналыгы кысаларында Габдулла Тукай иҗатына кыскача күзәтү ясалды. "Тукай әсәрләрен беләсеңме? " дигән темага әдәби викторина үткәрелде. Яраткан шагыйребез иҗат иткән шигырьләр, әкиятләр укылды. Балалар аларны сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Разговоры о важном – «Герои нашего времени» 19.12.2023
Занятия курса внеурочной деятельности "Разговоры о важном" 18 декабря в школе прошли на тему «Герои нашего времени». Ребята говорили о том, кого можно назвать героем, каждый ли человек может стать героем, вспоминали героев прошлого и нашего времени. В ходе беседы выделили качества, присущие героям: преданность и любовь к своему Отечеству, любовь к своему народу, желание защитить слабого и помочь другим людям.
-
“Шәҗәрәләр - туган ягыбызның тарихи хәтере” 19.12.2023
“Адәм баласына үзенең җиде бабасын белү фарыз”, - ди безнең халык. Борын-борыннан җиде буын әби-бабасын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр төзү— матур һәм борынгы гадәт. Нәрсә соң ул шәҗәрә? Гарәп теленнән кергән "шәҗәрә" сүзе агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуы ботаклы агачка охшатыла. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен ачыклый ала. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү һәм теркәү – һәркемгә фарыз эш. 19 ноябрь көнне Арча шәһәрендә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы”дип аталган фестиваль үткәрелде. Әлеге бәйгегә 8 класс укучысы Хәкимов Ислам үз гаиләсенең шәҗәрәсен тапшырды. Шул уңайдан мәктәп укучыларына да шәҗәрәне тәкъдим итте. Хакимовлар гаиләсенә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Все решают только знания" 18.12.2023
"Все решают только знания" акциясе кысаларында 9 класс укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханын эшләделәр.