муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 361 362 363 364 365 366 367 368 369 ( 370 ) >>
-
Яңа ел котлы булсын! 31.12.2013

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә тыныч, якты көннәр, җан тынычлыгы, сәламәтлек, эшегездә яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 25.12.2013

25 декабрь көнне 1-6 класс укучылары өчен "Рәхим ит, Яңа ел!" дип аталган бәйрәм тамашасы үтте. Укучылар Чыршы тирәли матур җырлар җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Яңа ел белән! 25.12.2013

25 декабрь көнне 7-9 класс укучылары өчен Яңа ел балмаскарады оештырылды. Сәхнәдә җыр-бию, уен-көлке тынып тормады. Бәйрәмдә укучылар үзләрен нәкъ артистларча тоттылар.
-
Мәктәбебез - беренче! 21.12.2013

Район беренчелегенә уздырылган чаңгы сезоны ачылу ярышларында мәктәп командасы беренче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә укучылар уңышларга иреште. Алар - Саляхова Ф. (8 кл.) -беренче, Гыйлметдинова И. (8 кл.) - икенче, Яруллин И. (9 кл.) - икенче, Мөхәммәдиев И. (8 кл.) - өченче урынга лаек булдылар. Афәрин, укучылар! Киләчәктә дә зур җиңүләр сезгә!
-
Чисталык дәресләре 20.12.2013

20 декабрь көнне классларда Чисталык дәресләре үтте.
-
Син - табигать баласы. 13.12.2013

Экология елы ахырына якынлаша. Шушы уңайдан мәктәптә "Син - табигать баласы" дип исемләнгән кичә уздырылды. Укучылар чыгышы белән беррәттән, җирлектәге проблемаларны сурәтләгән проект эшләре дә башкарылды.
-
Яшь белгечләр семинары 13.12.2013

13 декабрь көнне Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе базасында Арча районы мәктәпләренең яшь белгечләр семинары уздырылды. Семинар "Дәреснең эффектлылыгы - укучыларның актив эшчәнлекләрен оештыру нәтиҗәсе" дигән темага багышланды. Яшь белгечләр үз дәресләрендә традицион укыту формасы белән беррәттән сингапурча укыту методикасын да уңышлы кулландылар.
-
Коррупциягә - юк! 09.12.2013

Коррупциягә каршы укучылар көче белән плакатлар, буклетлар ясалды.
-
Класс сәгатьләре 09.12.2013

9 декабрь көнне барлык классларда да коррупциягә каршы класс сәгатьләре үтте.
-
9 декабрь - Геройлар көне 09.12.2013

Геройлар көне уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Россия герое, хәзерге вакытта Төмән өлкәсендә яшәүче легендар очучы В.И.Шарпатов белән элемтә урнаштырылды.









