муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 ( 323 ) 324 325 326 327 328 329 330 >>
-
Арчада - бал 17.03.2016

17 мартта Арчада бал биюләре уздырылды. Әлеге бәйрәмдә барлык мәктәпләрдән килгән егетләр һәм кызлар матур биюләр тәкъдим иттеләр. Мәктәбебезнең укучылары да әлеге бәйрәмдә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Инглиз теле түгәрәгендә 16.03.2016

1 нче класс укучылары инглиз теле түгәрәгендә бик теләп шөгыльләнәләр. Укучылар белән диалогик сөйләм өстендә эш алып барыла. Алар видеоязмалар һәм аудиоязмалар белән танышалар, хәрефләрне укырга һәм язарга өйрәнәләр.
-
Чаңгы сезонын ябу 15.03.2016

Уку елы мәктәбебез чаңгычылары өчен уңышлы булды.Районда уздырылган барлык чаңгы ярышларында да команда призлы урыннар яулады. Сезон ябылу уңаеннан мәктәптә 1-9 нчы класслар арасында чаңгы буенча эстафета уздырылды. Атналык линейкада җиңүчеләр билгеләп үтелде.
-
Г.Тукайның туган көнен каршылап 14.03.2016 Габдулла Тукай туган көнгә әзерлек эшләре ел башыннан алып барыла. Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп һәм авыл китапханәсенә бардылар, Тукай китапларыннан күргәзмәләр оештырдылар, шигырьләрен, әкиятләрен яттан сөйләргә әзерләнәләр. Тукайга багышлап шигырьләр дә иҗат итәләр һәм заманчалаштырып сәхнәләштерергә әзерләнәләр.

-
Госман Бакировны искә алу кичәсе 12.03.2016 12 март- авылдашыбыз,балалар язучысы Госман Бакировның туган көне. Шул уңайдан Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә язучыны искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә әдипнең кызы, бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер итүче Суфия ханым, оныгы Айдар, Курсада, Арча һәм Казан шәһәрендә яшәүче туганнары, "Казан арты" тарих-этнография музееның сәнгатьбүлеге җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы катнашты. Алар Госман ага турында истәлекләр белән уртаклаштылар.Мәктәпнең татар теле укытучылары һәм «Казан арты» музее хезмәткәрләре оештырган күргәзмәдә язучының төрле елларда басылган китапларын, фоторәсемнәрен күрергә мөмкин иде. Кичәдә укучылар әдипнең тормыш юлы белән тулы итеп таныштырдылар, балалар өчен язган "Кар йорт" шигырен, "Сабый чак истәлекләре"н, "Укытучы апам" повестеннан өзекләр сәхнәләштерделәр, "Хәзинә" дип исемләнгән 1пәрдәле маҗаралы тамашаны тәкъдим иттеләр.

-
Математик кичә 11.03.2016 Математика атналыгы кысаларында 5-6 нчы класс укучылары арасында Абдуллина В.И. "Тылсымлы математика" исемле кичә уздырды. Кичә барышында укучылар математика фәне буенча үзләренең көчләрен, белемнәрен сынадылар.Төрле сорауларга җаваплар бирделәр, кызыклы мәсьәләләр, ребуслар, табышмаклар,башваткычлар чиштеләр.

-
Открытый урок 10.03.2016 Сегодня учитель математики Абдуллина Винера Ильгизаровна провела открытый урок в 5 классе по теме "Деление десятичных дробей на натуральные числа". Урок оказался весьма эффективным.

-
Әниләр бәйрәме 09.03.2016

Бүген 4 нче класс укучылары һәм аларның әниләре катнашында бәйрәм чарасы үтте. Укучылар, якыннарын котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Әниләр дә төрле кызыклы уеннарда катнашып, күңелләрен күтәрделәр. Үз балаларының кулларыннан ясалган бүләкләрне алу зур шатлык булды.Бәйрәмне Мөхәмәдиева Н.З.оештырды.
-
Марафон - 2016 09.03.2016

Арча шәһәре стадионында чаңгы сезонын ябу уңаеннан марафон булып узган иде. Безнең чаңгычылар бу юлы да сынатмады, мәктәп командасы әлеге ярышта 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә уңышлар бар. Алар - Галимуллина Илүзә (9 кл.) - 2 урын, Минһаҗева Зилә (8 кл.) - 3 урын, Яруллин Дәниф (5 кл.) - 3 урын. Спортчыларга алга таба да җиңүләр телибез!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2016

Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көн сезгә бары тик сәламәтлек, бәхет китерсен. Тормышыгыз шатлык белән тулсын, туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.









