муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 321 ) 322 323 324 325 326 327 328 329 330 >>
-
Профориентация 19.04.2016

Бүген 8-9 нчы класс укучылары Арча агросәнәгать көллиятенең 1 номерлы филиалыннан Хидиятуллин Р.Т., мастер Фәйзрахманова З.А., 1 курс студенты Моисиенко Тимур белән очраштылар. Педагоглар уку йорты, анда кабул итү шартлары, тәртипләре белән таныштырсалар, Тимур бу уку йортында укуы белән горурлануын белдерде, үзе ясаган фильмын тәкъдим итте. Укучыларга әлеге очрашу бик ошады.
-
«Мәрхәмәтле кино көне” - «День доброго кино» 19.04.2016 "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы һәм “Кино елы” уңаеннан башлангыч класс укучыларына гомумкешелек сыйфатларын чагылдырган мультфильмнар,5-8 нче класслар өчен документаль фильмнар күрсәтелде. 9 нчы класс укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Сталинград сугышы турында фильм карап, фикер алыштылар. Информатика дәресендә 7-8 класс укучылары арасында видеоролик ясау буенча конкурс уздырылды.

-
"Спортлы Татарстан" 19.04.2016

19 нчы апрель көнне "Спортлы Татарстан" акциясе буенча сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар узды. 5-8 нче класс укучылары белән сәламәтлек дәресе спортзалда, ә башлангыч класс укучылары белән саф һавада үтте. Укучылар көрәш, волейбол секцияләрендә, шахмат түгәрәгендә шөгыльләнделәр.
-
"ГТО - барыбызга да" 18.04.2016 "Спортлы Татарстан" акциясе кысаларында бүген башлангыч класс укучылары белән саф һавада күмәк спорт ярышлары үткәрелде һәм алар ГТО да тапшырдылар.

-
Мәрхәмәтле Татарстан - Дуслык көне 18.04.2016

Бүген мәктәптә Сеҗе, Сикертән һәм Урта Курса мәктәпләренең волейбол буенча егетләр һәм кызлар командалары ярышты. Әлеге ярыш районда узачак волейбол ярышына командаларны сайлап алу һәм төрле мәктәп укучылары арасында дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылды. Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: егетләр арасында 1 урында Сеҗе мәктәбе, 2 урында Урта Курса мәктәбе, 3 урында Сикертән мәктәбе, кызлар арасында 1 урында Сеҗе мәктәбе, 2 урында Урта Курса мәктәбе командалары. Әлеге командалар район беренчелегенә көч сынышачаклар. Аларга җиңүләр телик. "Дуслык көне" уңаеннан классларда әңгәмәләр, викториналар да уздырылды.
-
“Мәрхәмәтле Татарстан” һәм "Спортлы Татарстан" акцияләре 16.04.2016

16 апрельдән республикабызда “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. Әлеге акциягә безнең мәктәп тә теләп кушылды. Линейкада әлеге акция, аның максат-бурычлары, шулай ук "Спортлы Татарстан" акциясенең тәртибе аңлатылды. 16 нчы апрель көнне 1 нче сыйныф укучылары "Спортлы Татарстан" акциясенә кушылып, "Җиңел атлетика элементлары белән хәрәкәтле уеннар" темасына саф һавада физкультура дәресен күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
Өмәдә 15.04.2016

Бүген район буенча игълан ителгән өмәдә һәркем актив катнашты: мәктәп территориясе чистартылды, бакча һәм чәчәклекләр кардан арчылды. Алдагы көннәрдә дә әле чистарту, җыештыру эшләре дәвам итәчәк.
-
"Своя игра" 14.04.2016 В рамках предметной недели по английскому языку сегодня было проведено мероприятие "Своя игра" в 6 классе, в ходе которого учащиеся показали свои знания английского языка в разных видах речевой деятельности.

-
"Путешествие в Великобританию" 13.04.2016

В рамках недели английского языка ученики 5 и 6 классов совершили путешествие по Соединенному Королевству в ходе викторины «Путешествие в Великобританию». Ребята с интересом посмотрели презентации о дворцах, соборах, музеях, парках, в процессе активно добавляя к увиденному на экране факты, которые они узнали из энциклопедий, телепрограмм, уроков английского, а затем отвечали на вопросы мини-викторины на знание достопримечательностей Великобритании.
-
IX муниципаль фәнни-практик конференция 13.04.2016

Арча педагогия көллиятендә укучылар һәм студентларның IX муниципаль фәнни-практик конференциясе узды. Бу чарада безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Минһаҗева Зилә дә актив катнашты һәм "Фәнни-эзләнү күнекмәләрен белү" номинациясендә җиңүче дипломына ия булды(җитәкчесе - рус теле укытучысы-Зәйнуллина Ф.Г.)









