муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 ( 319 ) 320 >>
-
Спорт киносы 20.04.2016 20 апрель көнне 7-8 сыйныф укучылары, информатика укытучысы белән берлектә, спорт турында кинофильм карадылар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында фикер алыштылар һәм танылган спортчылар тормышы белән якыннанрак таныштылар. Чара азагында бердәй фикергә килделәр: безнең сәламәтлегебез һәркемнең үз кулында! 9 сыйныф укучылары “ВидеоСТУДИЯ” программасында видеоролик ясау серләренә төшенделәр, спорт темасына кыска гына кинофильм ясадылар.

-
Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә 20.04.2016 Апрель аенда һәркемнең күңелендә Тукай рухы яши. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “Тукай дәресләре” үтте. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләп, рәсем-иллюстрацияләр ясадылар.

-
Г.Тукайга багышланган дәрес 20.04.2016 Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Бөек шагыйребезнең тууына 130 ел булу уңаеннан, бүген мәктәптә бердәм Габдулла Тукай дәресе үткәрелде. Укучылар белән Тукайның тормыш һәм иҗат юлы искә төшерелде, шигырьләре укылды, аларга викторина сораулары тәкъдим ителде. Башлангыч класс укучылары шагыйрь әсәрләре буенча куелган татарча мультфильмнар да карадылар.

-
Профориентация 19.04.2016

Бүген 8-9 нчы класс укучылары Арча агросәнәгать көллиятенең 1 номерлы филиалыннан Хидиятуллин Р.Т., мастер Фәйзрахманова З.А., 1 курс студенты Моисиенко Тимур белән очраштылар. Педагоглар уку йорты, анда кабул итү шартлары, тәртипләре белән таныштырсалар, Тимур бу уку йортында укуы белән горурлануын белдерде, үзе ясаган фильмын тәкъдим итте. Укучыларга әлеге очрашу бик ошады.
-
«Мәрхәмәтле кино көне” - «День доброго кино» 19.04.2016 "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы һәм “Кино елы” уңаеннан башлангыч класс укучыларына гомумкешелек сыйфатларын чагылдырган мультфильмнар,5-8 нче класслар өчен документаль фильмнар күрсәтелде. 9 нчы класс укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Сталинград сугышы турында фильм карап, фикер алыштылар. Информатика дәресендә 7-8 класс укучылары арасында видеоролик ясау буенча конкурс уздырылды.

-
"Спортлы Татарстан" 19.04.2016

19 нчы апрель көнне "Спортлы Татарстан" акциясе буенча сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар узды. 5-8 нче класс укучылары белән сәламәтлек дәресе спортзалда, ә башлангыч класс укучылары белән саф һавада үтте. Укучылар көрәш, волейбол секцияләрендә, шахмат түгәрәгендә шөгыльләнделәр.
-
"ГТО - барыбызга да" 18.04.2016 "Спортлы Татарстан" акциясе кысаларында бүген башлангыч класс укучылары белән саф һавада күмәк спорт ярышлары үткәрелде һәм алар ГТО да тапшырдылар.

-
Мәрхәмәтле Татарстан - Дуслык көне 18.04.2016

Бүген мәктәптә Сеҗе, Сикертән һәм Урта Курса мәктәпләренең волейбол буенча егетләр һәм кызлар командалары ярышты. Әлеге ярыш районда узачак волейбол ярышына командаларны сайлап алу һәм төрле мәктәп укучылары арасында дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылды. Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: егетләр арасында 1 урында Сеҗе мәктәбе, 2 урында Урта Курса мәктәбе, 3 урында Сикертән мәктәбе, кызлар арасында 1 урында Сеҗе мәктәбе, 2 урында Урта Курса мәктәбе командалары. Әлеге командалар район беренчелегенә көч сынышачаклар. Аларга җиңүләр телик. "Дуслык көне" уңаеннан классларда әңгәмәләр, викториналар да уздырылды.
-
“Мәрхәмәтле Татарстан” һәм "Спортлы Татарстан" акцияләре 16.04.2016

16 апрельдән республикабызда “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. Әлеге акциягә безнең мәктәп тә теләп кушылды. Линейкада әлеге акция, аның максат-бурычлары, шулай ук "Спортлы Татарстан" акциясенең тәртибе аңлатылды. 16 нчы апрель көнне 1 нче сыйныф укучылары "Спортлы Татарстан" акциясенә кушылып, "Җиңел атлетика элементлары белән хәрәкәтле уеннар" темасына саф һавада физкультура дәресен күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
Өмәдә 15.04.2016

Бүген район буенча игълан ителгән өмәдә һәркем актив катнашты: мәктәп территориясе чистартылды, бакча һәм чәчәклекләр кардан арчылды. Алдагы көннәрдә дә әле чистарту, җыештыру эшләре дәвам итәчәк.









