муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 ( 314 ) 315 316 317 318 319 320 >>
-
Лагерьда 3 нче көн 03.06.2016 Бүген 3 нче июнь. “Кояшкай” лагерында иртәнге линейка уздырылды. Бүгенге планнар турында укучыларга хәбәр ителде. Иң үрнәк укучы лагеребызның флагын күтәрде. Иртәнге аштан соң, Кесмәс елгасына балык тотарга киттек. Һәрберебезнең күңелләре шат иде. Чөнки һәрберербез эчтән генә зур һәм күп балык тоту турында хыяллана. Хыялыбыз бушка булмады, “Спортсменнар” отрядыннан Шәфигуллин Камил зур чуртан тотты. Аны шушы уңышы белән котлыйбыз! Төшке ашка без балыклар тотып, күтәренке рух белән кайттык. Көндезге аштан соң күңелле уеннар уйнадык. Безнең бүген көнебез күңелле үтте.

-
Табигатькә экскурсия 02.06.2016 2 нче июнь көнне “Кояшкай” балалар лагерына йөрүче укучылар, әйдаманннар белән берлектә, көнне табигатькә экскурсия һәм дару үләннәре җыю белән башлап җибәрделәр. Укучылар бу эштә бик теләп, кызыксынып катнаштылар, иң актив укучылар билгеләнде. Алга таба көн төрле-төрле мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Барлык укучылар да өйләренә канәгать булып, яхшы кәеф белән кайтып киттеләр. Көн бик күңелле һәм файдалы узды.

-
1 июнь-балаларны яклау көне 01.06.2016 Бүген мәктәп яны "Кояшкай" лагере эшли башлады.Анда 18 укучы ял итәчәк. Тәрбиячеләр укучылар белән төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, ярышлар оештыра.Укучыларга биредә бик күңелле.

-
Куркынычсыз җәй 31.05.2016

30 нчы май көнне мәктәптә Арча башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Нигъмәтуллин Мансур Камбил улы катнашында укучылар белән әңгәмә үтте. Инспектор укучылар алдында хокук бозулар буенча профилактик эш алып барды, җәйге каникул чорына укучыларга үзенең киңәшләрен бирде, тормыш өчен куркыныч булган очракларга мисаллар китерде.
-
Табигатькә экскурсия 30.05.2016 Уку елы төгәлләнергә санаулы көннәр калды. Башлангыч класс укучылары әлеге мөмкинлектән файдаланып, табигать кочагына экскурсиягә чыктылар. Укучылар бу көнне файдалы һәм күңелле итеп уздырдылар.

-
Каникуллар хәвеф-хәтәрсез узсын 28.05.2016

Укучыларның дәрестән тыш вакытларын, каникулларын хәвеф-хәтәрсез уздыру - ата-аналар һәм укытучыларның бердәй бурычы. Бүгенге алга киткән җәмгыять шартларында гаилә, мәктәп, хокук саклау органнары бердәм булса гына балаларыбызны ялгышулардан саклап,дөрес юлдан китәргә ярдәм итә алачакбыз. Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары вакытында балалар тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп торырга тиеш. Класс җитәкчеләре каникуллар алдыннан укучылар белән җәйге хәвеф-хәтәрләрдән саклану турында сөйләштеләр, әңгәмә кордылар.
-
Казан шәһәренә экскурсия 27.05.2016 7-8 нче класс укучылары Шәфигуллин Н.Ф., Зәйнуллина Ф.Г. җитәкчелегендә Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар Кремль тыюлыгында, Милли, Бөек Ватан сугышы һәм Татарстан тарихы музейларында булдылар.

-
Беренче сынау 26.05.2016

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен иң җаваплы көн. Алар җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшыралар. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2016

Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Бүген мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмгә килгән кунаклар аларга иң җылы теләкләрен, котлауларын җиткерделәр.
-
"Сау бул, мәктәбем!" 25.05.2016 Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә 4 нче сыйныфлар өчен чыгарылыш кичәсе үтте.Әти-әниләр,бик күп дуслар дүртенчеләрне озатырга килгәннәр иде.Ак күгәрченнәр очырдык,Сез-тынычлык кошы,очыгыз."Сау бул,мәктәп,сау бул,укытучым,сау булыгыз,дуслар,хушыгыз!"










