муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 ( 312 ) 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Акция "Праздник трезвости" 10.09.2016
В рамках проекта "Праздник трезвости" в 5 и 8 классах провели классный час. Мероприятие вели учитель биологии - Сафина Надия Газизовна и Фильсина Габдулхаевна. Работали со слайдами. Говорили об алкоголизме, табакокурении и наркомании. Сопровождалось лозунгом "Веди здоровый образ жизни!". Ребята отвечали на вопросы. -
Өлкәннәргә ярдәм 09.09.2016 Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Һәр укытучының төп максатларының берсе - балаларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучылар ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын кешеләренә төрле эшләрдә булышалар. Ә өлкәннәр балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып торалар.

-
"Көн саен игелек кыл!" - шигырь сөйләүчеләр конкурсы 08.09.2016

Дога белмим дисең нигә?
Яхшылык-үзе дога!
Бар кеше изгелек кылса,
Яктырыр иде дөнья.
Изгелек ул-беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт,
Ул үзе изге дога.
Яхшы сүз дә шәфкатьле эш кебек икән. Дуслык, татулык нигезе булып та матур сүзләр санала. Шул уңайдан мәктәбебездә “Көн саен игелек кыл!” темасына шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде.
-
Хәвеф-хәтәр сагаламасын! 07.09.2016

Бүген 7 нче класста "Хәвеф-хәтәр сагаламасын!" дигән тема астында әңгәмә уздырылды. Укучылар видеороликлар карадылар, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын карадылар, юл билгеләрен кабатладылар.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтә! 06.09.2016
Балалар иминлеге айлыгы кысаларында һәр көнне укучылар белән төрле чаралар уздырыла. Балаларга машина юлында, тимер юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтүгә, кагыйдәләрне ныгытуга зур игътибар бирелә. Мәктәп тирәсендә куелган юл билгеләрен укучылар тагын бер кат барладылар, үзләренең белемнәрен тикшерделәр, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген хәтерләренә беркетеп куйдылар. -
Терроризмга каршы бердәм көрәш көне 03.09.2016

3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Укучылар белән очрашуга Арча шәһәренең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторы Зәйнуллин Илмир Җиһанир улы килгән иде. Ул укучылар алдында терроризм темасына эчтәлекле чыгыш ясады.Барлык классларга бердәм дәрес күрсәтелде. Бесландагы һәм башка шәһәрләрдәге трагедияләр беркайчан да кабатланмасын иде.
-
Куркынычсызлык айлыгы 02.09.2016

Яңа уку елы башлану белән барлык классларда юлда йөрү, пожар куркынычсызлыгы, терроризм, экстремизм темаларына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, әңгәмәләр уздырылды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар, әти-әниләр! Сезне 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Барлык укучыларга, ата–аналарга, укытучыларга нык сәламәтлек, иминлек, укуда һәм яңа казанышларда уңышлар телибез.
Мәктәбебездә узган Белем бәйрәмендә "Курса МТС" ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., җирле үзидарә рәисе Вафина Р.Р. катнашты һәм җәй көне колхозга ярдәм иткән укучыларга, 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.
-
Тынычлык дәресе 01.09.2016 1 сентябрь көнне барлык классларда да Тынычлык дәресләре үтте.

-
Ярминкәдә 27.08.2016 Республика көненә багышланган мәктәпләр ярминкәсендә коллектив бакчада үстерелгән суган, кишер, помидор, кыяр, бәрәңге һ.б. яшелчәләр белән сату итте.










