Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2021

2021 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр кешенең космоска очуына 60 ел тулды. Галәмдәге тәүге кеше – СССРдан. Шулай 1961 елның 12 апрель көнендә җиһанда 108 минутка сузылган сәяхәт мәңгегә тарихка кереп калды. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә Җир шарын урап чыкты. Бу датаны Юрий Гагарин Җир шары орбитасы тирәли тәүге очыш ясаганнан соң нәкъ бер ел узгач, 1962 елдан СССРда бәйрәм сыйфатында билгели башлыйлар. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, 12 апрель көнне 9 нчы сыйныфта "Беренче очышка 60 ел" дигән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтелде. Балалар космонавтика турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр.
-
Безопасность дорожного движения 05.04.2021

Для реализации мер по повышению безопасности дорожного движения в Республике Татарстан, сокращению дорожно- транспортных происшествий был создан портал sakla. ru. Проект "Сакла" нацелен на формирование навыков безопасности у детей от 4 до 11 лет и , как следствие, снижение детского травматизма на дорогах Республики Татарстан и воспитание в будущем законопослушных участников дорожного движения. В рамках проекта учащиеся начальных классов МБОУ "Сизинская ООШ" познакомились с интерактивной обучающей онлайн игрой "Город безопасного детства", мультимедийными обучающими модулями " Сакла" и посмотрели серию мультфильмов "Дозорные дорог".
-
Классные часы 03.04.2021

Ежегодно, 24 марта отмечается Всемирный день борьбы с туберкулезом, цель которого состоит в том, чтобы повысить осведомленность о губительных последствиях туберкулеза для здоровья людей и для общества и информировать об экономических последствиях туберкулеза, и таким образом активизировать усилия по борьбе с глобальной эпидемией этой болезни. Этот день был учрежден в 1982 году по решению Всемирной организации здравоохранения (ВОЗ) и Международного союза борьбы с туберкулезом и легочными заболеваниями и приурочен к 100-летию со дня открытия возбудителя туберкулеза – палочки Коха. Связи с этим в начальных классах МБОУ «Сизинская ООШ» был проведён воспитательный час «Как не заболеть туберкулёзом?».
-
“Милли кием – халкымның күңел көзгесе” 02.04.2021

Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Татар милли киемнәребез турында мәгълүмәт туплау, милли гореф-гадәтләребезне онытмау, милләтебез белән горурлану тойгылары тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр булып узды. Укучылар татар милли киемнәрен танырга өйрәнделәр, халкыбыз белән горурулану хисләре кичерделәр.
-
Язгы каникуллар дәвам итә 29.03.2021

Каникул дип рухи дөньяны баетудан, белем алудан туктарга кирәкми. Әлбәттә, бу сәгатьләр буе башны бәрә-бәрә фәнни китаплар укып, мәсьәлә чишеп утыру дигән сүз түгел. Моның өчен кызыклы матур әдәбият әсәрләре уку да җитә. Бары тик көненә 30-40 минут вакытыңны гына кызганмаска кирәк. Китапның шәбе дә эләксә, аннан аерылып та булмаячак. Укучыларыбыз каникул вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.
-
Халыкара театр көне 27.03.2021

1961 елдан башлап 27 март көнен бөтен дөньяда Халыкара театр көне итеп билгели башлаганнар. Рәсәйдә милли театрның килеп чыгышы халыкның гореф-гадәтләре белән бәйле.1906 елның 22 декабрендә Казан тамашачысы алдында беренче спектакль күрсәтелә һәм бу көн татар театры туган көн булып исәпләнә.
-
Ата-аналар җыелышы 24.03.2021

Бүген мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта ата-аналарны 3 нче чирек уку күрсәткеләре, сынап карау имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштырдылар. “Арча аграр сәнәгать һөнәр көллияте” мөгаллимнәре авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча әңгәмә үткәрделәр. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга аңлатмалы җаваплар алдылар. Җыелышта тәрбия мәсьәләләре дә каралды.
-
Соревнования по волейболу 22.03.2021

22 марта 2021 года на базе МБУ ДО «Дворец школьников» прошли зональные соревнования по волейболу среди членов профсоюза учреждений образования Арского муниципального района. Участвовали команды – Арского ДШ, Арской СОШ №2, Сизинской ООШ, Разъезд-Корсинской ООШ. После упорной борьбы женская сборная команда нашей школы заняла почетное 3 место. Искренне поздравляем нашу команду с победой и желаем дальнейших спортивных побед! Мы уже привыкли к нашим традиционным мероприятиям. Они здорово нас объединяют. Мы вместе их ждем, готовимся, участвуем, а потом долго живем полученной радостью от встреч, впечатлений и переживаний. Для того чтобы быть в тонусе, надо чтобы в тебе жил профсоюзный волейбол. Это не просто эффективный инструмент предупреждения эмоционального выгорания и сплочения коллективов, но и удобная, простая и доступная каждому программа зарядки и бодрости.
-
Нәүрүз бәйрәме 20.03.2021

2021 нче ел Татарстаныбызда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бүген мәктәбебездә татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелүче төрки халыклар бәйрәме.Кешеләр бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Бәйрәм дәресләрдән соң саф һавада үткәрелде. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә командалары көч сынаштылар,рәхәтләнеп уйнап күңел ачтылар. Соңыннан матур теләкләрен теләп кыш бабайны озатып җибәрделәр, Нәүрүзбикә үз урынын алды. Игелекле язлар килсен илебезгә! Нәүруз мөбарәкбад!
-
18 март - Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне 18.03.2021

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителә.Бу көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына керүе Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү нигезендә теркәлгән. Өстәвенә, әлеге документ нигезендә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре РФ составына кабул итеп кенә калмыйча, аның яңа субъектлары да булды. Бу тарихи вакыйга уңаеннан сыйныфларда “Без бербөтен” исемле класс сәгате үтте. Укучылар Кырым һәм Россиянең берләшү тарихы белән таныштылар, Кырымның үткәне турында мәгълүматлы булдылар.














