• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21
Телефон: +7(843)-665-12-46
E-Mail: Ssiz.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сизинская ООШ"
Руководитель: Абдуллин Марс Миннеханович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 38
У нас учат: 14

Клуб по интересам для родителей/Ата-аналар өчен материаллар

                           Хөрмәтле әти-әниләр!

 Хәзерге заман җәмгыяте авыл мәктәбе алдына яңа таләпләр куя:

• ничек итеп җирнең чын хуҗаларын әзерләргә?

• авыл хуҗалыгында эшләүче эшмәкәрләрнең яңа буынын нинди тәрбия ысулларын кулланып формалаштырырга?

         Әлеге актуаль проблемаларны хәл итү юнәлешендә мәктәп коллективы барыннан да элек,

-         мәктәп яны тәҗрибә участогында эшне оештыру;

-          “Ак Барс Агро” авыл хуҗалыгы ширкәте белән берлектә  хезмәт бригадалары оештыру;

-          класстан тыш эшчәнлектә укучыларны  яңа юнәлештәге техник түгәрәкләргә җәлеп итү кебек эш төрләре куллана.

Укучы малайлар техника белән ныклап кызыксына. Машина-трактор йөртү генә түгел, аларга инде үзләренә ниндидер яңалык уйлап чыгарырга кирәк. Мәктәптә авиамодельләштерү түгәрәге ачылып, уңышлы гына эшләп китте. Авылыбызда ашлык тарту тегермәне, аэрочана, квадроцикл ясаган гаиләләр дә бар.

  Бу битебез яңа техник юнәлешләр турында,  теләгән һәр кеше  шунда үз фикерләрен җиткереп, киңәшләрен дә бирә ала. Ә инде яңа техника ясаучы әтиләргә үз эшләрен даими рәвештә күрсәтеп барырга тәкъдим итәбез.

    Сездән гамәли эшләр һәм конкрет тәкъдимнәр көтеп калабыз.

    Фикерләрегезне 0916000003@tatar.mail.ru   электрон почтасына язып җибәрә аласыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз.

     Аралашу өчен телефон 8(843)66 51-2-46.

   1) Мөбәрәкшин Булат һәм аның 9нчы сыйныфта укучы улы Илназ белән ясаган квадроцикл.

   2) Әхмәтҗанов Рәдис һәм аның 7нче сыйныфта укучы улы Рәмзил белән ясаган тарту тегермәне.

   3) Җәләлив Рафаэль һәм аның 7нче сыйныфта укучы улы Инсаф белән башкарган аэрочана моделе.

   4) Технология укытучысы Садыков Вилдан җитәкчелегшенәге техник иҗат түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар  эшләгән   планер моделе.

        Сездән эшлекле тәкъдимнәр көтәбез.