Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Язгы каникуллар дәвам итә 29.03.2021

Каникул дип рухи дөньяны баетудан, белем алудан туктарга кирәкми. Әлбәттә, бу сәгатьләр буе башны бәрә-бәрә фәнни китаплар укып, мәсьәлә чишеп утыру дигән сүз түгел. Моның өчен кызыклы матур әдәбият әсәрләре уку да җитә. Бары тик көненә 30-40 минут вакытыңны гына кызганмаска кирәк. Китапның шәбе дә эләксә, аннан аерылып та булмаячак. Укучыларыбыз каникул вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.
-
Халыкара театр көне 27.03.2021

1961 елдан башлап 27 март көнен бөтен дөньяда Халыкара театр көне итеп билгели башлаганнар. Рәсәйдә милли театрның килеп чыгышы халыкның гореф-гадәтләре белән бәйле.1906 елның 22 декабрендә Казан тамашачысы алдында беренче спектакль күрсәтелә һәм бу көн татар театры туган көн булып исәпләнә.
-
Ата-аналар җыелышы 24.03.2021

Бүген мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта ата-аналарны 3 нче чирек уку күрсәткеләре, сынап карау имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштырдылар. “Арча аграр сәнәгать һөнәр көллияте” мөгаллимнәре авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча әңгәмә үткәрделәр. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга аңлатмалы җаваплар алдылар. Җыелышта тәрбия мәсьәләләре дә каралды.
-
Соревнования по волейболу 22.03.2021

22 марта 2021 года на базе МБУ ДО «Дворец школьников» прошли зональные соревнования по волейболу среди членов профсоюза учреждений образования Арского муниципального района. Участвовали команды – Арского ДШ, Арской СОШ №2, Сизинской ООШ, Разъезд-Корсинской ООШ. После упорной борьбы женская сборная команда нашей школы заняла почетное 3 место. Искренне поздравляем нашу команду с победой и желаем дальнейших спортивных побед! Мы уже привыкли к нашим традиционным мероприятиям. Они здорово нас объединяют. Мы вместе их ждем, готовимся, участвуем, а потом долго живем полученной радостью от встреч, впечатлений и переживаний. Для того чтобы быть в тонусе, надо чтобы в тебе жил профсоюзный волейбол. Это не просто эффективный инструмент предупреждения эмоционального выгорания и сплочения коллективов, но и удобная, простая и доступная каждому программа зарядки и бодрости.
-
Нәүрүз бәйрәме 20.03.2021

2021 нче ел Татарстаныбызда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бүген мәктәбебездә татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелүче төрки халыклар бәйрәме.Кешеләр бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Бәйрәм дәресләрдән соң саф һавада үткәрелде. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә командалары көч сынаштылар,рәхәтләнеп уйнап күңел ачтылар. Соңыннан матур теләкләрен теләп кыш бабайны озатып җибәрделәр, Нәүрүзбикә үз урынын алды. Игелекле язлар килсен илебезгә! Нәүруз мөбарәкбад!
-
18 март - Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне 18.03.2021

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителә.Бу көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына керүе Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү нигезендә теркәлгән. Өстәвенә, әлеге документ нигезендә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре РФ составына кабул итеп кенә калмыйча, аның яңа субъектлары да булды. Бу тарихи вакыйга уңаеннан сыйныфларда “Без бербөтен” исемле класс сәгате үтте. Укучылар Кырым һәм Россиянең берләшү тарихы белән таныштылар, Кырымның үткәне турында мәгълүматлы булдылар.
-
«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры 15.03.2021

13нче март көнне Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры узды. Әлеге турда Казан, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Алексеевск, Балтач районнары үз эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим итте. Районыбыздан бик күп эшләр әлеге конкурска җибәрелде. Шулар арасыннан жюри әгъзалары зональ турга Арчаның 1 мәктәбе, Ашытбаш, Наласа, Шушмабаш урта мәктәпләре, Ташкичү, Сеҗе, Разъезд Курса, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәпләре һәм Нур телестудиясе укучыларының эшләрен кабул иткән иде. Безнең мәктәптән бу чарада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Җәләлиева җитәкчелегендә 9нчы сыйныф укучылары Алинә Абдуллина, Фәния Габдуллина, Язгөл Миннегалиева катнаштылар. Бәйгенең жюри рәисе — ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин: «Республика буенча без ничә айдан бирле йөрибез. Чагыштырырга да мөмкинлегебез бар. Казан тирәсе районары да актив катнашып, безгә эшләрен юлладылар. Беренче, икенче, өченче урыннарны алмаучылар борчылмагыз. Монда оттыручылар юк. Барыбыз да җиңүчеләр, бер максатка эшлибез. Бер корабта барабыз. Максат бер — туган телебезне саклау», — диде.
-
"Әкияттә кунакта" 10.03.2021

Әкиятләр – әхлакый тәрбия чыганагы, хис тәрбияләү чыганагы. Балалар әкиятләрне тыңлап, театральләштереп уңай һәм тискәре сыйфатларны аера белергә өйрәнәләр. Күңелләре белән гаделлекнең, дөреслекнең җиңүен телиләр. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Әкиятләрдә ялкаулык, эш сөймәү кебек сыйфатлар аеруча көчле ирония белән сүрәтләнә, хезмәт сөймәүчеләр хурлыкка калдырыла, аларга карата тискәре караш тудырыла. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның, бердәмлекнең иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, башка милләтләргә карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү. Укучыларны төрле халык әкиятләре белән таныштыру максатыннан “Төлке белән Бүре”, “Төремкәй” әкиятләрен сәхнәләштерү буенча эзлекле эш алып барыла.
-
8 март - Халыкара Хатын - кызлар көне белән! 08.03.2021

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне. Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк. Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде! Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Поздравления 07.03.2021

Учащиеся начальных классов МБОУ "Сизинская ООШ" поздравили труженика тыла Великой Отечественной войны, учителя-ветерана Ахтямову Шамсенур Шарафиевну с международным женским днем. Передали поздравления главы нашего района И. Г. Нуриева. Здоровья, долгих лет жизни, всего наилучшего вам Шамсенур апа!














