Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Всероссийская онлайн-олимпиада по финансовой грамотности 09.04.2024

Обучающиеся нашей школы приняли активное участие во Всероссийской онлайн-олимпиаде по финансовой грамотности и предпринимательству на платформе Учи.ру
Как не потратить все деньги сразу и накопить на желанную вещь? Какими уловками пользуются мошенники? Олимпиада для школьников дала ответы на самые важные финансовые вопросы.
Ее участниками стали школьники 5-9 классов, которые награждены дипломами, грамотами и сертификатами. -
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» 08.04.2024

Класс сәгате «Мин җирне күрәм! Ул бик матур!»
Бүген, 8 апрельдә, «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклы кысаларында үткәрелә торган дәресләр Космонавтика көненә багышланды. Темасы: "Мин Җирне күрәм! Ул бик матур!"Дәреснең максаты: укучыларны Ю.А. Гагарин тормышы белән таныштыру, Россиянең космос тармагындагы казанышлары турында күзаллаулар формалаштыру, укучыларда космос белән бәйле һөнәрләргә кызыксынуны арттыру, патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияләү. Класс сәгатендә укучылар беренче космонавт Ю.А. Гагарин тормышы турында презентация карадылар, шулай ук әңгәмә үткәрелде.
Классный час «Я вижу землю! Это так красиво!»Сегодня, 8 апреля, занятия, проводимые в рамках цикла «Разговоры о важном», были посвящены Дню космонавтики. Тема: «Я вижу землю! Это так красиво!» Цель занятия: познакомить учащихся с фрагментами биографии Ю. А. Гагарина, формировать представления о достижениях России в космической отрасли, стимулировать у младших школьников интерес к профессиям, связанным с космосом, воспитывать чувство патриотизма и гордости за успехи отечественных покорителей космоса. На классном часе была просмотрена презентация о жизни первого космонавта Ю.А.Гагарина, а также проведена познавательная беседа.
-
Без бергә 04.04.2024

2024 нче елның 3 нче апрелендә Арча мәдәният йортында “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды. Вокал юнәлешендә 2 нче класс укучысы Гарипова Назгөл II нче урынга, хореография юнәлешендә Хәертдинов Раяз һәм Шәймәрданова Гүзәл II нче урынга, 9 нчы класс укучысы Шәфикова Гөлфия II нче урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләрен чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да зур үрләр яулауларын телибез!
-
Профсоюз оешмасында отчёт-сайлау җыелышы 03.04.2024

2024 елның 29 нчы мартында Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасында отчёт-сайлау җыелышы булып узды. Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Шәймәрданова Алия Рафис кызы оешма эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм Г. Камал исемендәге Сикертән төп белем мәктәбе белән профсоюз оешмасы арасында 2024-2027 нчы елларга төзеләчәк коллектив килешүе белән таныштырды. Мәктәп директоры Сөнгатов Шәүкәт Җәүдәт улы “Администрация һәм профсоюз оешмасының хезмәттәшлегендә мөһим юнәлеш буларак мәдәни һәм спорт-массакүләм эшчәнлек” темасына чыгыш ясады. Җыелыш комиссияләрнең отчетлары белән дәвам итте. Беренчел профсоюз оешмасы рәисе һәм профком әгъзаларының яңа составы сайланды. Җыелышта Урта Курса төп мәктәбенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Минһаҗев Марсел Вәдут улы да катнашты. Беренчел профсоюз оешмасы эшчәнлегендә актив катнашкан профсоюз әгъзалары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
#выборывпрофсоюзетатарстан
#edunionru
#арск -
Шахмат 02.04.2024

Шахмат - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән - йөр, кулыңны фигурадан алсаң - йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.
Спортның бу төре укучыларыбыз арасында иң киң танылу алган уеннарның берсе. Мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф баласы да шахмат тактасын үз итә. Түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз өчен даими рәвештә осталык дәресләре оештырыла. Отставкадагы полковник, үзешчән рәссам Саляхутдинов Миннерадил Имаметдин улы укучыларыбызны шахмат уйнау серләренә бик теләп төшендерә. Яшь шахматистлар да остазларының мәктәпкә килүен зур түземсезлек белән көтеп алалар. Вакытын һәм хезмәтен балаларга багышлаган Минннерадил Имаметдин улына без зур рәхмәтле. -
ГТО 27.03.2024

Вот и прошел очередной и долгожданный этап сдачи нормативов Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне». Ребята готовились и показали отличные результаты.
Цель данного мероприятия состояла в вовлечении обучающихся школы в занятия физической культуры и спортом; популяризации здорового образа жизни среди подрастающего поколения; комплексного решения проблем двигательной активности и укрепления здоровья учащихся.
-
«Наука и молодежь Татарстана – шаг в будущее» 25.03.2024

Ежегодная научно-практическая конференция школьников «Наука и молодежь Татарстана – шаг в будущее»
Укучыбыз Зарипова Гөлшат Казан дәүләт аграр университетында үзенең проект эшен яклап зур уңышка иреште. Аны бу уңышы белән ихластан котлыйбыз!!! -
Иң яхшы шахматчы-2024” ярышлары 22.03.2024

Бүген мәктәбебез укучылары Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә Арча районы гомуми белем мәктәпләре арасында үткәрелгән шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 2 нче этабында катнаштылар. 3 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Д. 2 нче урынга, 6 нчы сыйныф укучысы Абрамова Р. 3 нче урынга, ә мәктәп командасы 1 нче урынга лаек булдылар. Барлык катнашучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Китап – белем чишмәсе 21.03.2024

Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Бу акция кысаларында төрле чаралар үткәрелә, укучылар татар телебезнең матурлыгын, аһәңлеген тоярга өйрәнәләр. Менә бүген дә башлангыч сыйныф укучылары түгәрәк өстәл артында утырып, татар халык әкиятләрен укыдылар.
-
21.03.2024

Мәктәбебездә язучылар белән очрашу кичәсе
Арча районы мәгариф идарәсе Язучылар берлеге белән берлектә укучыларга милли тәрбия бирү, татар халкының иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү максатыннан төрле чаралар оештыруда актив катнашырга чакыра. Якташ әдипләребез, фән эшлеклеләре, гомумән, туган төбәгебезне, мәдәниятебезне, халыкның көнкүрешен яхшыртуга лаеклы өлеш керткән шәхесләр белән очрашулар еш булып тора. 21 нче мартта Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе – Вакыйф Вәкил улы Нуриев һәм язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты – Камил Әдһәм улы Кәримов белән очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәнең төп максаты: укучыларны Вакыйф Нуриев һәм Камил Кәримов иҗатлары белән таныштыру, әсәрләре белән танышуга кызыксыну уяту, укучыларда татар халкының күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү һәм укучыларның иҗади сәләтен үстерү булды. Очрашу кичәсендә Вакыйф Нуриев һәм Камил Кәримовның әсәрләреннән өзекләрне “Без – Камал оныклары” түгәрәгенә йөрүче укучылар сәхнәләштереп күрсәттеләр. Сәнгатьле уку осталары язучыларның әсәрләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Шулай ук кичә моңлы җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле биюләр белән үрелеп барды. Язучылар укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Укучылар һәм укытучылар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Килгән кунаклар белән җанлы әңгәмә сизелмичә үтеп китте, күңелле истәлекләр белән хәтерләребездә уелып калды.
Гомумән, кичә бик тәэсирле, эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды. Милләтебезне саклауга керткән өлешләре өчен һәм безнең укучыларыбызны ихтирам итеп, ерак юлларны якын итеп килгән язучыларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗат уңышлары телибез! Сау-сәламәт булыгыз! Сез үз халкына, үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!











