Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Первенство Арского муниципального района по спортивному туризму 14.10.2024

11 октября 2024 года на стадионе Арского муниципального района прошли соревнования по различным видам спортивного туризма среди учащихся общеобразовательных школ Арского муниципального района. В этом соревновании учащиеся нашей школы под руководством учителя физкультуры и ОБЖ приняли активное участие и заняли следующие места.
Младшая возрастная группа:
«Дистанция на средствах передвижения» (велосипед)
Асхадуллина Алина - 3–е место
Средняя возрастная группа:
«Дистанция – пешеходная»
Абрамова Рамзия – 2-е место
«Дистанция – водная – катамаран-2»
Султанов Рамзиль – 3-е место
Шавалиев Илюс – 3-е место
Старшая возрастная группа:
«Дистанция – водная – катамаран-2»
Абрамова Рамзия – 2-е место
Победителям вручили грамоты и медали. Поздравляем участников соревнований и желаем дальнейших успехов!!! -
Ата-аналар җыелышы 11.10.2024

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Хидиятуллина Алсу Айдар кызы һәм Арча районы юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы катнаштылар. Алар административ тәртип бозулар, вандализм, экстремизмның киң таралуы, аварияләрне булдырмый калуда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге, яктырткыч кайтаручы элементларны булдыру, питбайклар, мопед, скутерларның куркыныч фаҗигаләргә китерергә мөмкин булуы турында эчтәлекле чыгыш ясадылар.
-
Кеше китә – җыры кала 10.10.2024

«Туган телем сагында» акциясе кысаларында укучылар якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын тирәнтен өйрәнәләр. Шундый әсәрләрнең берсе - күптән язылып та, үз кыйммәтен югалтмаган “Кеше китә-җыры кала” исемле повесть. Ул киң колачлы вакыйгаларны, драматик эпизодларны үз эченә алган, олы һәм катлаулы язмышлы характерларга, кызыклы образларга бай булган, гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан рухлы, олы хисле, зур яңгырашлы әсәр. Хәзерге вакытта җирлегебездә Татарстанның халык язучысы, филология һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” әсәренә нигезләнгән сериал төшерелә. Укучыларыбыз да бу эштә бик теләп катнашалар. Әлеге сериалда төшү укучыларыбызда туган телгә карата мәхәббәт уята, иҗади сәләтне үстерә.
-
08.10.2024

Киләсе ел уңышына нигез салына. Укучыларыбыз сарымсак утырту эшенә кереште.
-
Международный день врача. 08.10.2024

Сегодня с восьмиклассниками поговорили о Международном днем врача.
Ежегодно в первый понедельник октября во многих странах отмечают Международный день врача (International Doctor’s Day), который считается днём солидарности и активных действий врачей всего мира. Ведь главная цель доктора любой национальности – улучшение и сохранение здоровья пациентов. -
5 нче октябрь – Халыкара Укытучылар көне 05.10.2024

5 нче октябрьдә Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан бүген мәктәбебездә бик матур чара үткәрелде. Укучыларыбыз мөгаллимнәргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Ахырдан укытучыларга матур-матур открыткалар тапшырдылар. 9 нчы сыйныф укучылары төрле-төрле шаян номинацияләрдә укытучыларны грамоталар белән бүләкләделәр. Чара бик күңелле һәм истәлекле булды. Аны әзерләгән һәм зур өлешен керткән укытучыларыбыз: Нуриева Д.Г., Шамсемухаметова Г.Ф, Сунгатова А.И. Укучыларга һәм бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зурдан-зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез!
-
«Туган телем сагында» акциясе. 04.10.2024

«Туган телем сагында» акциясе кысаларында укучылар мәктәп китапханәсенә килә торган газета-журналлар белән таныштылар. Кече яшьтәге мәктәп укучылары “Сабантуй” газетасын һәм “Ялкын” журналын яратып укыйлар. Укучылар ребусларны, кроссвордларны кызыксынып чишәләр.
-
Укытучылар бәйрәме 03.10.2024

Көз матур бәйрәмнәргә бик бай. Шуларның иң күңелдә кала торганы - укытучылар көне. Бүген районыбызда укытучыларыбызны зурлап бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда директорыбыз Шәүкәт Җәүдәтович җитәкчелегендә безнең мәктәбебез укытучылары да катнашты. Күп еллар, мәктәбебездә эшләүче, укучыларга белем бирүдә, төрле конкурсларда, спорт ярышларында бөтен көчен куйган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Каримова Лилия Госман кызын шушы бәйрәмдә котлаулары бик шатлыклы вакыйга булды. Лилия ханымга районыбыз җитәкчесенең мактау кәгазе тапшырылды. Шушы җиңүе белән аны котлыйбыз, алда һаман да уңышлар елмайсын! Барлык укытучыларны да бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Өлкәннәрнәр – безнең тормышны бизәүчеләр. 02.10.2024

Өлкәннәр көне көз фасылына туры килүе очраклы түгел. Алтын көзге чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез.
Бәйрәм тарихы узган гасырга барып тоташа. Башта Өлкәннәр көнен – Европада, аннары – Америкада, ә 80 нче еллар ахырында бөтен дөньяда билгеләп үтә башлыйлар. Ләкин бәйрәмгә нигез салучы ил булып Япония санала. 5 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары әбиләренең һәм бабайларының тормыш юлларын өйрәнеп, “Безнең әбиләр һәм бабайлар” темасына инша яздылар.
Ләкин әби-бабаларыбыз, гомерләренең «көмеш» чорына кергән апа-абыйларыбыз бәйрәм көнне генә түгел, ә һәрвакыт игътибарга, яратуга, назга мохтаҗ. Аларга рәхмәт белдереп, хөрмәт күрсәтик! -
1 октябрь – Өлкәннәр көне! 01.10.2024

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Безнең халыкта элек–электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Бүген мәктәбебез укытучылары һәм укучылары өлкәннәребез белән аралашып, аларның хәлләрен белделәр. Укучыларыбыз үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.











