Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Чаңгы туризмы ярышлары 04.02.2024

3 нче февраль көнне Арча районы беренчелегенә чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча шәхси - команда ярышлары узды. Безнең мәктәп укучылары бу ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Икенче төркемгә кергән укучылар командасы беренче урын алды. Шәхси беренчелектә үз төркемнәрендә Солтанов Рамзил, Шәймәрданов Илсаф, Әсхәдуллина Алинә 3 нче урын белән сөендерделәр. Ярышларда катнашкан һәр укучыга да мәктәп җитәкчелеге тарафыннан рәхмәт белдерелде. Ярышларга команданы Набиуллин Разил Расипович әзерләде.
-
Сталинградская битва 02.02.2024

Сталинградская битва — одно из важнейших и крупнейших генеральных сражений Второй мировой и Великой Отечественной войн между Красной армией и вермахтом при поддержке армий стран «оси», закончившееся победой Вооружённых сил СССР. Происходила битва с 17 июля 1942 года по 2 февраля 1943 года на территории современных Воронежской, Ростовской, Волгоградской областей и Республики Калмыкии. Активисты нашей школы провели классный час для 1-4 классов на тему Сталинградская битва. Ребята узнали о битве и их трудностях.
-
Кошлар – якын дусларыбыз 02.02.2024

Кыш көне кошларга азык табуы бик кыен. Укучылар кошлар турында кайгырталар, җимлекләр куеп, җим салып торалар. Канатлы дусларыбыз сәйләшә белмәсәләр дә, һичшиксез рәхмәт әйтерләр, яз башында матур тавышлары, бөҗәкләрдән коткарган зур уңышлары белән шатландырырлар.
Кошларга таш атма,
Баласын елатма,
Таш атма кошларга, атма син.
Кошлар бит – дусларың
Буранлы кышларда
Ярдәм ит, аларны сакла син. -
Сталинград сугышы 01.02.2024

Бүген мәктәбебездә М. Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыям кызы укучыларны “Синең батырлык мәңгелек, Сталинград!”дигән класс сәгате белән таныштырды. Сталинград сугышы 1942 нче елның 17 июненнән 1943 нче елның 2 февраленә кадәр дәвам итә. Быел бу вакыйгага 81 ел. Совет гаскәрләре 125 көн батырларча фашистларга каршы көрәшә. Әлеге сугышта безнең якташларыбыз да катнаша, күбесе сугыш кырларыннан кире әйләнеп кайта алмый. Аларның һәрберсе туган иле өчен, аны фашистлардан азат итәр өчен, ватандашларының тыныч, аяз күк астында яши алулары өчен тырышкан.
-
Профсоюз оешмалары жыелышы 31.01.2024

Бүген Арчаның 6 нчы мәктәбендә профсоюз оешмалары җыелышы үткәрелде. Максаты: 2024-2026 елга булган өч яклы килешүне (соглашение) раслау. Бу җыелышта мәктәп директорлары, профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм балалар бакчасы мөдирләре катнашты. Мәктәбебез директоры Сөнгатов Ш.З. «Администрация һәм профсоюз оешмасының хезмәттәшлегендә мөһим юнәлеш буларак мәдәни һәм спорт-массакүләм эшчәнлек» дигән темага чыгыш ясады.
Сегодня в Арской школе №6 состоялось собрание профсоюзных организаций. Цель: утверждение трехстороннего соглашения на 2024-2026 годы. На собрании присутствовали директора школ, руководители профсоюзных организаций и заведующие детскими садами. Директор школы Сунгатов Ш. З. выступил на тему «Культурно-массовая и спортивно-массовая деятельность как важнейшее направление взаимодействия администрации и профсоюзной организации". -
Туризм түгәрәге 30.01.2024

Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә инде шактый еллар туризм түгәрәге эшләп килә. Туристларыбыз кыш көне чаңгы сукмакларында, җәен урман-болын, инеш буйларында еш сәяхәт итәләр, слетларда катнашалар. Мәктәп спортзалында кыяга менү җайланмалары, арканнар, төрле каршылыклар беркетелгән. Укучылар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Тренерлары Нәбиуллин Разил Расип улы районда иң тәҗрибәлеләрдән санала. Туризм – балаларны җитезлеккә, гадәти булмаган хәлләрдән югалтусыз чыгарга, мөстәкыйль тормышка өйрәтүче кирәкле юнәлеш.
Спорт туризмы – киләчәгебез. Ул сәламәт җәмгыять һәм булачак һөнәре турында төпле фикер йөртүче яшьләребезнең саны күбрәк булсын өчен бик мөһим. -
"2024 - Год Семьи в Российской Федерации" 28.01.2024

27 января в нашей школе прошли классные часы на тему "2024 - Год Семьи в Российской Федерации". В ходе беседы учащиеся узнали о роли семьи в обществе, о мерах государственной поддержки многодетным семьям, посмотрели видео, ответили на вопросы.
-
Классный час "Блокадной вечности страницы" 27.01.2024

Ко дню освобождения Ленинграда от 971-дневной блокады, активисты Движения Первых нашей школы провели классный час «Блокадной вечности страницы». Классный час проходил в формате обсуждения, в котором приняли участие ученики 2-4 классов. Учащиеся читали письма детей осаждённого города, говорили о трудностях тех лет, а ещё сами приготовили «блокадный хлеб». В ходе мероприятия ученики узнали о трудной жизни людей во время блокады, основных цифрах, связанных с данным историческим событием и осознали героизм людей, живших в то время.
-
“Туган телем сагында” акциясе дәвам итә 26.01.2024

Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә.Тәнәфесләрдә татар халкының хәрәкәтчән уеннары уйнатылды. Маскат: - татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.
Бурычлар: татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау формалаштыру;
- халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата балаларда ихтирам хисе тәрбияләү;
- татар милли уеннары белән кызыксынуны, уеннарны мөстәкыйль эшчәнлектә куллану теләген үстерү. -
Туган тел – тылсымлы ачкыч 25.01.2024

Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган тел - дөньяны танып белү, өйрәнү-төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал ул. Адәм баласының иң изге, иң даhи хисләренең берсе - туган телгә гамьле, хөрмәте булу, туган төбәгеңне, шәҗәрәңне белүдер. “Туган телем сагында” акциясе кысаларында мәктәп укучылары туган телгә багышланган стенгазеталар чыгардылар.











