Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Минем яраткан укытучым” 11.10.2022
Арча муниципаль районы башкарма комитеты “Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе планы буенча бәйгеләр узып тора. Безнең мәктәп укучылары “Минем яраткан укытучым” дигән иншалар бәйгесендә катнаштылар. 9 нчы класс укучысы Шәмсемөхәмәтова Илүзә 1 нче урын, 7 нче класс укучысы Камалова Диләрә 3 нче урын алды. (Җитәкчеләре: Нәгыймова Р.Р. ) Укучыларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез.
По плану муниципального учреждения “Управление образования» исполнительного комитета Арского муниципального района проводятся конкурсы. Учащиеся нашей школы приняли участие в конкурсе сочинений «Мой любимый учитель" Ученица 9 класса Шамсемухаметова Илюза заняла 1 место, ученица 7 класса Камалова Диляра - 3 место. (Руководитель: Нагимова Р. Р. ) Желаем учащимся дальнейших творческих успехов!
-
Акция «Мы с Вами» 08.10.2022В знак поддержки военнослужащих и мобилизованных граждан Арского района ученики нашей школы приняли участие в патриотической акции «Мы с Вами», нарисовали иллюстрации, в которых выражают благодарность за смелость и мужество.
-
«Посади дерево–вырасти добро» 08.10.2022Каждый человек в этом мире должен оставить в нём след. Это дело, которое он выполнил, это творение, которое он создал. Почему бы не посадить дерево? Это будет самая лучшая память. Сменяются поколения, а дерево живёт, каждый год, радуя нас зелёным нарядом.Сегодня на территории школы прошла акция под девизом «Посади дерево–вырасти добро». Целью данной акции является воспитание у учащихся бережного отношения к природе, к лесу и зеленым насаждениям.
-
Галиәсгар Камал театрында – премьера! 07.10.2022
Театр - яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Галиәсгар Камал театрында – премьера! 6 нчы октябрь көнне «Өйләнәм.tat» дип исемләнгән «усал комедияне» мәктәбебез коллективы белән карап кайтырга насыйп булды. Комедия дәвамында көләрлек тә, уйланырлык та урыннар байтак күп булды. Спектакль бик ошады, чын күңелдән көлеп, ял итеп кайттык. Барлык актерларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Укытучылар көненә багышланган чара 06.10.2022Бүген Арча Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бик матур чара булып үтте. Анда безнең мәктәбебез укытучылары да катнашты. Мәктәбебезнең абруйлы география һәм биология укытучысы Сәгыйдуллина Чулпан Рәсим кызы Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты И.И. Гыйльметдиновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Барлык укытучыларны да бу матур бәйрәм - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!Мероприятие, посвященное Дню учителяСегодня в Арском Доме культуры прошло торжественное мероприятие, посвященное Дню учителя. В нем приняли участие и учителя нашей школы. Учитель географии и биологии Сагидуллина Чулпан Расимовна награждена Благодарственным письмом депутата Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации И.И.Гильмутдинова за высокий профессионализм, душевную щедрость и плодотворный труд в области школьного образования. Поздравляем всех учителей с прекрасным праздником – Днём учителя и желаем дальнейших творческих успехов!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2022Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Хөрмәтле укытучылар! Лаеклы ялдагы укытучыларыбыз! Сезнең барыгызны да бәйрәмегез белән котлыйбыз. Эшегездә тагын да зуррак уңышларга ирешүгезне, мәктәп данын тагын да күтәрүегезне телибез. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез!Белем бирүләре җиңел түгел,Эшкә өйрәтүе җиңелме?Сез шул эшкә багышлагансыз битҖиңел генә яшәр гомерне.Сез мәктәпкә багышлагансыз битҺәр иртәне, көнне, кичләрне.Сүзләр белән әйтеп буламыниАндыйларга чып-чын хисләрне!Рәхмәт Сезгә — барсы-барсы өчен,Әҗерләре язсын дөньяның.Игелекле эшләр авырдыр да,Бик зур саваплары бар аның.
-
04.10.2022Көзге уңышКөз - яшелчә, җиләк-җимешләр өлгерүнең матур чоры. Һава торышы безне кояшлы җылы көн белән сөендерде һәм без мәктәп бакчасына уңыш җыярга чыктык. Кече яшьтәге укучылар кишер һәм чөгендер уңышын җыеп алдылар. Укучылар барысы да бик тырышып эшләделәр.Осенний урожайОсень – красивая пора листопада, созревания ягод рябины, овощей, фруктов. Погода порадовала нас тёплым солнечным деньком, и мы выщли на пришкольный участок собирать урожай. Младшие школьники убирали урожай моркови и свёклы. Все ребята работали очень старательно.
-
03.10.2022Халыкара өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан мәктәбебез һәм Сикертән балалар бакчасы коллективы озак еллар мәктәбебездә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбызны һәм өлкән яшьтәге хезмәткәрләребезне бәйрәм белән котладылар. Хөрмәтле якын кешеләребез, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы,гаилә иминлеге телибез. Балаларыгызның уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез.Сезнең тормыш юлы матур тарих,Күпләр өчен үрнәк булырлык.Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,Сезнең гомер – безнең горурлык.В связи с Международным днём учителя и с днём пожилых людей коллектив школы и Сикертанского детского сада поздравили с праздником учителей-ветеранов и сотрудников пожилого возраста. Поздравляем вас с вашим праздником! Спасибо вам за то, что много лет подряд отдавали свои силы и старания нам, а также с удовольствием передавали знания, мудрость и опыт! Вы заслуживаете наивысших похвал. Будьте счастливы, здоровы и полны сил и энергии!
-
1 октябрь – Өлкәннәр көне 01.10.2022Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәктәбебез укучылары һәм укытучылары олы тормыш юлы үткән, зур хөрмәткә ия булган авылыбыз кешеләрен бәйрәм белән котладылар. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!Международный день пожилых людей — 1 октября!В связи с Международным днем пожилых людей, ученики и учителя нашей школы поздравили уважаемых жителей нашего села, прошедших большой жизненный путь с этим почётным праздником. Желаем вам крепкого здоровья, долгих лет жизни, любви и уважения близких, душевного спокойствия и благополучия!
-
Ватан нәрсәдән башлана? 29.09.2022Укучыларга патриотик тәрбия бирү, Ватаныбызга карата горурлык хисләрен уяту, туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм мәхәббәтхисләре тәрбияләү максатыннан агымдагы уку елында районыбыз мәктәпләрендә “Ватан нәрсәдән башлана?” дип исемләнгән тәрбия дәресләреузачак. Шундый дәресләрнең берсен 5 нче класс укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы уздырды.Укучылар укытучылары белән туган ягыбызның күренекле шәхесләре турында сөйләштеләр һәм бик күп яңа мәгълүмат тупладылар.С чего начинается Родина?В целях патриотического воспитания учащихся, воспитания чувства гордости за свою Родину, углубления знаний о родном крае и воспитаниячувства любви в текущем учебном году в школах района проводится цикл лекций “С чего начинается Родина?» Один из таких уроков для учащихся 5класса провела учитель татарского языка и литературы Нагимова Равиля Рафкатовна. Учащиеся поговорили о выдающихся личностях родного края иузнали много новой информации.