Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Әлифба” бәйрәме 05.03.2025

Бүген 1 нче сыйныф укучысы Ганиев А. белем дөньясындагы беренче җиңүе – Әлифба бәйрәмендә катнашты. Бәйрәмдә әти-әниләр һәм 3,4 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар, “Белем иле”нең «Әлифба», «Азбука», «Математика», “Әдәби уку”, “Туган (татар) теле” тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар. Шул рәвешле алган белемнәр гомумиләштерелде, кабатланды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучылары Гөлгенә Данисовнага 1нче сыйныф укучысының әнисе Ганиева А. рәхмәтләрен җиткерде. Альмир тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, туган илгә хезмәт итәргә сүз бирде. Ә без беренче сыйныф укучысын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз! #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
04.03.2025

Бүген Г. Курсави исемендәге күп профильле лицейда "Сәйяр" театр фестиваленең соңгы этабы узды. Әлеге фестивальдә мәктәбебезнең "Камал оныклары" театр түгәрәге өченче урынны яулады.
Җитәкчесе Нәгыймова Р. Р.
Аларга зур уңышлар телибез!#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
03.03.2025

28 февраль, 1 март көнненәрендә геология фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Укучыбыз Солтанов Рәмзилне һәм аның җитәкчесе Чулпан Расим кызын зур җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз! #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
Чаңгы ярышы 28.02.2025

Укучыларыбыз чаңгы ярышларына теләп катнашалар
2025 нче елның 28 нче февраленда Арча шәһәре стадионында Ф.К. Гарәфиев истәлегенә «АРСКМЕТАЛЛ» призына Арча муниципаль районының чаңгы ярышлары узды. Безнең мәктәп укучылары да һәр ел саен әлеге чаңгы ярышына теләп катнашалар, призлы урыннар алалар.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
27.02.2025

25-27 нче февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушмы спорткомплексында
2009-10 нчы елгы яшүсмерләр арасында "Ялкын" журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үткәрелде. Ярышларда мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Гобәев Рәдис тә катнашты. Арча районы җыелма командасы 1 нче урынны яулады. Катнашучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
Туган телем сагында 26.02.2025

"Туган телем сагында” акциясе
2025 нче елның 24 нче февралендә татар халкының күренекле шагыйре Сәгыйть Лотфулла улы Рәмиевнең тууына 145 ел тула. Шул уңайдан 6 нчы сыйныф укучылары белән Сәгыйть Рәмиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация карадык, әңгәмә үткәрдек, шигырьләр укыдык. Мондый чаралар туган телгә мәхәббәт уята, татар әдәбияты һәм аның күренекле шәхесләре белән кызыксыну уята.#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
25.02.2025

25 февраль көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе базасында 2024-2025 нче уку елы “КЭС – Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында күрсәткән нәтиҗәләр буенча мәктәпләргә тантаналы рәвештә баскетбол туплары тапшырылды.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
Разговоры о важном: «Моя малая родина» 24.02.2025

Сегодня в нашей школе прошли традиционные «Разговоры о важном», посвящённые теме «Моя малая родина». На уроке ученики посмотрели вдохновляющий видеоролик, в котором известный актёр поделился своими размышлениями о малой Родине, о том, как она влияет на формирование личности и мировосприятия человека.
После просмотра видео активно обсудили значение малой Родины. Каждый из ребят мог высказать своё мнение, делясь воспоминаниями о родных местах, о том, что они особенно ценят в своём селе. Многие говорили о красоте природы, о дружелюбии соседей и о том, как важны традиции, которые передаются из поколения в поколение.
Родина – это не только страна, но и то место, где мы родились, растём и становимся лучше. Это наши улицы, дома, школа, друзья, любимые уголки природы и семейные традиции.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2025

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, бабайларны, абыйларны ихластан котлыйбыз!
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз! #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала -
Тел - күңел көзгесе 21.02.2025

Бүген, 21 нче февраль көнне, мәктәбебез укучылары Шәймарданова Гүзәл, Камалова Диләрә һәм мәктәбебез укытучысы Шәймарданова Алия Рафис кызы Халыкара туган телләр көне уңаеннан үткәрелгән "Тел - күңел көзгесе" дип исемләнгән район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз икесе дә икенче урынга, ә Алия Рафисовна җиңүче дипломына лаек булдылар.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала











