Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Бердәм мәдәният дәресләре" 01.10.2019

Буген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә “Бердәм мәдәният дәресләре” үтте. Класс җитәкчеләре мәдәният дөньясына, республикабызның тарихи истәлекле урыннарына, мәдәни чараларга күзәтү оештырдылар. “Бердәм мәдәният дәресләре” яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итте.
-
Милли көрәш ярышлары 30.09.2019

28 нче сентябрь көнне Арчаның 6 нчы мәктәбе базасында 2004-2005 нче елгы укучылар арасында милли көрәш буенча ярышлар булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәбебез укучылары да актив катнаштылар. 9 нчы сыйныф укучысы Кәримов И.Ш. мактаулы беренче урынны алды. Сафин И.Я. белән Җиһаншин А.А. шулай ук матур көрәш алымнары күрсәтеп көрәштеләр. Укучыларны ярышка Ахмадиев М.Г. әзерләде. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Спорт - сәламәтлек нигезе 27.09.2019

Мәктәбебездә көрәш түгәрәге даими эшләп килә. Укучылар аңа бик теләп йөриләр. Спорт түгәрәгенә йөрү балаларның физик усешен арттыра, алар тагын да көчлерәк булалар. Шулай ук көрәш буенча төрле ярышларда катнашып, бик еш призлы урыннар алалар. Алга таба тренерларына һәм укучыларга зурдан-зур уңышлар телибез!
-
Мәдәни көндәлек 26.09.2019

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Чараны Гөберчәк авылы китапханәчесе Зарипова Г. З. һәм мәктәбебез китапханәчесе Кәримова Л. Г. үткәрделәр. Укучыларга Казан һәм Арча шәһәрләре, андагы мәдәният учаклары турында мәгълумат җиткерелде, мәдәни көндәлекне тутыру тәртибе аңлатылды.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясе 25.09.2019

Мәктәбебездә 21 сентябрьдән башлап "Тынычлык күгәрчене" дип исемләнгән акция бара. Тәрбия дәресләрендә укучыларга тынычлык төшенчәсе тирән мәгънәдә аңлатып үтелде.
-
Көзге уңыш... 24.09.2019

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш дәвам итә. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе бушка булмаган: укучыларыбыз үз тырышлыклары белән үстергән кишер, чөгендер, кәбестә уңышын җыеп, саклауга куйдылар. Чәчәкләрнең орлыкларын җыеп, чәчәклекләрне җыештырдылар.
-
Күңелле стартлар 23.09.2019

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” булып узды. Укучылар ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. “Ак барс” командасы 11 очко туплап җиңү яулады. Бу ярышлар киләчәктә ГТО нормаларын тапшыру өчен әзерлек булып тора.
-
Оста куллар түгәрәге 20.09.2019

Дәрестән тыш чараларга укучыларыбыз бик теләп йөриләр, кул эшләренә өйрәнәләр. Мәктәбебезнең “Оста куллар” түгәрәгендә өлкәннәр көненә бүләк әзерләү башланып китте. Укучылар Шәймарданова Алия Рафисовна җитәкчелегендә тырышып кул эшләрен башкардылар. Аларга уңышлар телибез!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 19.09.2019

Мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлекнең һәр төре буенча түгәрәкләр эшли.Бүген "Шушы яктан, шушы туфрактан без" исеме астында әдәби һәм "Туризм" түгәрәкләре уза. " Туризм" түгәрәге " Ориентировка" темасына багышлана. Шул ук вакытта ул киләчәк районара ярышларга әзерлек ролен дә үти. Балалар түгәрәкләрдә зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр.
-
Вручение дневника безопасности школьника 18.09.2019

С целью снижения детского дорожно-транспортного травматизма разработан инновационный двуязычный проект "Сакла". Проект направлен на создание уникальной интерактивной среды по обучению правилам дорожного движения. В этом году участниками образовательно-воспитательного проекта "Дневник безопасности школьника", который функционирует в рамках портала "Сакла", стали ученики 5 класса. Библиотекарь школы Каримова Л.Г. провела с пятиклассниками Урок безопасности и вручила "Дневник безопасности школьника", объяснила, как его заполнять.











