Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
"Самостоятельные дети" 23.10.2014

Бүген Арча укучылар сараенда мәктәбебезнең SMS -дети проектында катнашучы укучылары район семинарында "Здоровая пробежка" акциясендә катнаштылар. Семинардан шат күңел, позитив эмоцияләр белән кайттылар.
-
Укытучылар ГТО тапшыра 15.10.2014

-
Республика ярминкәсе 12.10.2014

11 октябрьдә Казанда агропромпаркта мәгариф учреждениеләренең республика ярминкәсе узды. Ярминкәдә 43 районнан сату нокталары урнаштырылган иде. Бу ярминкәдә безнең мәктәп тә катнашты. Бәйрәмне ачу танатанасында премьер-министр Илдар Халиков, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, премьер- министр урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов катнашты.
-
"Ялкын" бездә кунакта 10.10.2014

Бүген мәктәбебездә "Ялкын" журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды.
-
"Ялкын" бездә кунакта 10.10.2014

Бүген мәктәбебездә "Ялкын" журналы редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан "Журналистика", "Әдәбият", "Фото" остаханәләре үткәрелде. Очрашу бик күңелле һәм файдалы узды.
-
"Буыннардан килә ул җылы..." 07.10.2014

Бүген мәктәбебездә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Буыннардан килә безгә кирәк җылы" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концерт башлангыч класс укучылары көче белән әзерләнде.Өлкәннәребезне хөрмәтләп укучылар матур җырлар җырладылар, шаян, күңелле шигырьләре белән әби-бабайларыбызның күңелен күрделәр, дәртле биюләре белән йөрәкләрне җилкендерделәр.Концерттан соң мәктәп ашханәсендә өлкәннәребез белән сый- нигьмәтләр белән тулы өстәлләр артында бәйрәм дәвам итте.
-
День учителя 05.10.2014

Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән котлыйбыз! Бүгенге истәлекле көндә барлык Укытучыларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең таләпчән, профессиональ, игътибарлы булуыгыз һәм күңел җылыгыз безгә, балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында үз Укытучысы бар. Без, барыбыз да, барыннан да элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар-алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы-ул белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын!
Иң изге теләкләр белән Шушмабаш мәктәбе укучылары.
-
03.10.2014

Учитель физики и математики Нуриева Рамля Равиловна приняла участие в торжественной церемонии награждения лучших учителей РТ
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

-
көзге кросс 30.09.2014

















