Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Видео беседа "Биология серләре" 11.12.2014

7 класс укучылары табигать фәннәре кысаларында биология дәресендә микроскоп төзелеше ,күзәнәк төзелеше, кеше организмы төзелешендә кызыклы саннар турында электрон белем бирү сайтындагы видеолар белән таныштылар.
8 класс укучылары шушы ук сайттагы география фәнен яктырткан видеоларны ошатып карадылар. Татарстандагы табигать һәйкәлләре (ерымнар,карст кое һ.б.), Зәңгәр күл, Болгар шәһәренең тарихи -архитектура үзәге булуы бик матур,аңлаешлы тасвирланган.
-
Матур әдәбият күргәзмәсе 11.12.2014

Атналык кысаларында китапханәче Ләлә Фоатовна табигать фәннәре тематикасы әдәбияты күргәзмәсен булдырды.
-
Котлыйбыз 11.12.2014

Укучыларның бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында физкультура фәне буенча призер(III урын) булган 8 класс укучысы Валиева Кадрияне(укытычылары Вафина Г.Р.һәм Гараев Р.К) чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз.
-
Биология һәм имтихан түгәрәге 11.12.2014

11 класс укучылары һәр сишәмбедә "Биология һәм имтихан" түгәрәгенә бик кызыксынып, яратып йөриләр. Әзерлекләре һәртөрле юнәлештә белем алуга корылган: аерым сораулар да өйрәнелә, мәсьәләләр дә чишелә,төшенчәләр дә ныгытыла, рәсемнәр дә анализлана, БДИ вариантлары да карала. Уңышлар телибез.
-
Биологиядән ачык дәрес 11.12.2014

Бүген 11 класс укучылары биологиядән "Эволюция" бүлеген гомумиләштерү темасы буенча ачык дәрес күрсәттеләр. Укытучылары Рузилә Рафиковна белән төрле эш формалары аша белемнәрен системалаштырдылар, ныгыттылар. Гомумиләштерү сәяхәт - дәрес формасында тукталышлар белән барды.Укучыларның һәр тукталышта БДИ сораулары буенча белемнәре сыналды.
-
Беседа - эзләнү эше нәтиҗәләре 11.12.2014

"Арча районында туризм үсешенең торышы һәм үстерү юллары" ( география фәне кысаларында ) дип аталган эзләнү эше белән 11 класс укучылары Нургалиева Алия һәм Рахматуллина Алсу - 8 -11 класс укучыларына чыгыш ясадылар. Кызыксынучан, эзләнүчән укучылардан үрнәк аласы гына кала. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Сәламәтлек формуласы 11.12.2014

Биология укытучысы Чулпан Миннуловна 5,7 класс укучылары өчен "Сәламәтлек формуласы" дип аталган әңгәмә үткәрде. Укытучы бик мөһим проблемаларны укучыларга үтемле тел белән презентацияләр аша аңлатты. Укучылар арасындагы авыруларның сәбәпләрен, дөрес туклану кирәклеген җиткерде. Нәтиҗә ясарга матур җирлек бирелде.
-
Сәламәтлек тәгәрмәче 10.12.2014 Бүген 6-7 класс укучылары арасында "Сәламәтлек тәгәрмәче" дип аталган биологик стартлар булды.Уен ярышны биология укытучылары Чулпан Миннуловна һәм Рузилә Рафиковна үткәрделәр.Уен укучыларыбызга охшады.

-
Своя игра 10.12.2014

Табигать белеме дәресеннән "Җир" бүлеген йомгаклау-дәресен уен дәрес итеп үткәрделәр.Укытучылары Чулпан Миннуловна белән берлектә төп төшенчәләрне матур презентация аша ныгыттылар.
-
Химикларга кабул итү 10.12.2014

Табигать фәннәре атналыгында Химия укытучысы Лилия Шагимулловна ел саен традицион рәвештә 8 класс укучыларын бик матур чара аша тантаналы итеп "мәктәбебез химиклары" рәтенә кабул итә.Укытучыга бу эшендә бик теләп 11 класс укучылары ярдәм итте.
















