Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Башлангыч классларда атналык 30.10.2014

Мәктәбебездә башлангыч классларда атналык эшчәнлеге башланып китте. Шуның уңаеннан "Көзге мизгел" дип исемләнгән матур кичә узды. Укучылар сәнгатьле, матур итеп шигырьләр сөйләделәр, көзгә багышланган яңа җырлар җырладылар, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.
-
"Золотая осень" рәсем конкурсы 29.10.2014

Мәктәбебездә "Золотая осень" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.Бу конкурста барлык укучылар да бик теләп катнаштылар. Иң матурларыннан күргәзмә оештырылды.
-
Проводился единый урок безопасности в сети Интернет 29.10.2014

-
"Урок мужества" 29.10.2014

Бүген мәктәптә барлык классларда "Урок мужества" дәресләре үтте. Чаралар 1941 елның 7 ноябрендә үткән парадларга багышланган иде. Тарих укытучылары Вильданов Рәҗәп Гыйльманович һәм Сәгъдуллина Рәзинә Рәисовна укучыларга бик эчтәлекле информация бирделәр, 1941 елгы Мәскәүдәге парадның видеоязмасын, шулай ук И.В.Сталинның чыгышының видеоязмасын тәкъдим иттеләр.
-
"Кәҗә кергән бакчага" спектакле 27.10.2014

Бүген иҗат түгәрәге җитәкчесе Вильданова Гөлфия Шамилевна җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары балаларга "Кәҗә кергән бакчага" музыкаль сәхнәләштерелгән спектаклен күрсәттеләр. Чара башлангыч класслар атналыгы кысаларында узды.Укучыларга һәм аларның җитәкчесе Гөлфия Шамилевнага зур рәхмәт!!!
-
Котлыйбыз! 27.10.2014

Бүген мәктәпкүләм линейкада республика буенча "Лучший университетский профильный класс-2014" конкурсында 3 призлы урынны яулаган 11 класс һәм аларның класс җитәкчесе Муртазина Фирая Салиховна КНИТУ ректоры Г.С.Дьяконовның дипломы белән бүләкләнде.
-
"SMS дети" яңа состав туплый 26.10.2014

Мәктәбебездә SMS дети проекты эшчәнлеген киңәйтә! Проектта катнашучы укучыларга тантаналы рәвештә бонус карточкалары тапшырылды. Укучылар исә линейкада үзләренең еллык эшчәнлеген презентацияләделәр.Яңа состав туплана башлады.Уңышлар сезгә!
-
"Көзге бал" бәйрәме 25.10.2014

9-11 класс укучылары өчен "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә "Шушмабаш мәктәбе телевидение"се эшләде. "Башваткыч", "Музыкаль каймак", "Модный приговор", "Сиңа миннән сәлам" , "Тамчы-шоу" тапшырулары бик күңелле узды. Афәрин егетләр һәм кызлар!
-
Көзге бал 24.10.2014

Бүген,23 октябрь мәктәбебездә 5-8 класслар арасында бик матур "Көзге бал" бәйрәме булып узды.Барлык укучыларда бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр . Яфраклардан төрле компазицияләр ясаганнар иде
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж 24.10.2014

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе педагогик коллективында пожар куркынычсызлыгы буенча инстуктаж үткәрелде. Укытучылар янгын сүндерү җайланмасы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр, эвакуация вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышып, классларда укучылар белән бу темага әңгәмәләр, инструктажлар үткәрү бурычын алдылар.
















