Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
21 март Халыкара Урман көне 22.03.2015

21 март – Халыкара Урман көне. БМО инициативасы белән 1971 елда билгеләнә. Әлеге датаның төп максаты планетабыз халкын урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау, урман мәйданнарын арттыру,торгызу кирәклеге турында таныштыру. Урман мәйданнарының кимүе, деградациясе – халыкара проблемага әверелде. Аны чишү дөньяның барлык илләре бердәм эш иткәндә генә булачак. Сүзсез урманнарның бетүе халык санының артуы белән дә тарихи бәйле. Урман территорияләре һәртөрле хуҗалык эшчәнлеге өчен уңайлы итеп үзгәртеләләр. Шулай ук янгыннар, корткыч бөҗәкләр, авырулар, уңайсыз табигать шартлары һәм башка сәбәпләр дә аларның мәйданнарын киметә. Ә нәтиҗә нинди соң? Һичшиксез глобаль дәрәҗәдәге проблемалар: туфрак эрозиясе, үсемлек һәм хайваннар күптөрлелеге кимү, су бассейннары үзгәреше, атмосферада углекислый газ артуы, яхшы үзагачның кимүе һәм ахыр чиктә кешелекнең тереклек потенциалы азаю. Укучыларыбызның шушы юнәлештә белемнәрен тагын да тулылындыру максатыннан “Урман дәресләре” үтте. 5-7 классларда – “Урман яшәеш” чыганагы дип аталган беседа үткәрелде. Биология –география укытучысы Х.Рузиля Рафиковна Россиядә урман зоналары турында презентациягә нигезләнеп информация биргәннән соң, урманнның әһәмияте турында укучылар белән эчтәлекле әңгәмә алып барды. “Урман Адәм баласына эшләргә көч-куәт биргән, аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китерүе кыен. Агачлар кадерле, яшәү өчен бик тә кирәкле . Мәсәлән, агачтан ясалган тараклар чәчне үстерә һәм нерв системасына уңай тәэсир итә. Баш авыртканда усактан ясалган ятакта ятарга кирәк. Үлән белән дәвалаучылар, усак энергияне ала да бирә, дип исәпли. Чыршы энәләренә ятсаң, ул арганлыкны бетерә. Бармакларыгызны нарат күркәләре арасына тыгып, бер генә минут тотып карагыз әле, шунда ук үзегездәге начар хисләрнең китә баруын сизәрсез” һәм тагын күп мәгълүматлар укучыларны һичшиксез кызыксындырды.
-
"Урман дәресләре" дәвам итә 22.03.2015 Дөньяның икътисади һәм социаль географиясен укучы 10 класс укучылары, 21 март – Халыкара Урман көнен - Дөньяның урман промышленносте турында дәрес - лекция аша белемнәрен яңартып, тулыландырып билгеләп үттеләр. Урман - җир кешесенең иң зур яшел байлыгы, аның да бәяләп бетергесез хәзинәсе - агач. Бер генә төзелеш тә агачтан башка алып барылмый. Җир йөзендә беренче суүткәргеч тә агачтан төзелгән. Мәскәү, Новгород, Киев һәм башка кайбер шәһәрләрнең Кремль стеналары агачтан салынган. Урман дымны саклый, ул - кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Ә менә җыелмыйча череп яткан агач ботаклары, еллар үтү белән, һавага углекислый газ тарата. Урман ничәмә-ничә гасырлар буена кешегә файда күрсәтеп килә. Башта аны умартачылыкны үстерү, аучылыкны алга җибәрү, дегет әзерләү, юкә кабыгы алу өчен файдаланганнар. XII гасырдан башлап урман Россиядә сумала кайнату һәм дегет ясау производствосы өчен хезмәт иткән. XVI гасырда агачтан селте үзлекләренә ия каты ак матдә ясый башлыйлар. Ул мануфактура промышленносте өчен кирәк булган. Барлык урман мәйданы Төньяк һәм Көньяк урман поясына бүленә. Кайсысына нинди төркем илләр керә, нинди токымлы агачлар өстенлек итә, нинди максатта файдаланыла, кайсы илләрнең специальләшү тармаклары урман һәм башка күп сорауларга җавап таптылар.

-
Урман һәм Кеше - Халыкара урман көненә багышланган әңгәмә 22.03.2015 Гүзәл дә соң инде урман! Аның эченә кереп, бер хозурлануың ни тора! Нинди генә агач юк! Монда нарат һәм чыршы да, имән һәм усак та, юкә һәм карама да бар. Ә менә каеннарның кәүсәләре ерактан көзгедәй ялтырап тора. Төннәрен алар шәм яктысы сибелгәндәй, кешеләргә юл күрсәтә. Борынгы заманда бабаларыбыз каеннар дүрт төрле үзлеккә ия, дип уйлаганнар. Беренчедән, алар тирә-юньне яктыртып тора. Икенчедән, тавышны басу үзлегенә ия. Мәсәлән, каен агачы калдыкларыннан ясалган дегет белән арба тәгәрмәчләрен майлап шыгырдавын туктатканнар. Өченчесе - дәвалау үзлеге. Каен энергия бирә, организмны савыктыра, суы канны чистарта. Дүртенче үзлеге - чисталык саклау. Шушы дәвалау үзлегеннән файдаланып, каен калдыкларыннан диабет белән авыручылар өчен шикәрне алыштыручы ксилит ясыйлар. Бер каены гына да шулкадәрле файда китергән урманга кешенең мөнәсәбәте ничек соң? Бу сорауга җавапны 8,9,11 класс укучылары “Лес и Человек” видеосын карагач тагын да киңрәк,тулырак таптылар.

-
Кояшка үрелә гөлләр дә 22.03.2015

11 класс укучылары атна дәвамында мәктәпкүләм дежур тордылар. Һәрвакыттагыча гөлләрне дә игътибарсыз калдырмадылар.Күп еллар дәвамында биология укытучылары Рузилә Рафиковна белән берлектә гөлләрне яратып карадылар. Рәхмәт аларга.
-
Мәктәпкүләм соңгы дежурлык 22.03.2015

Атна дәвамында 11 класс укучылары соңгы тапкыр мәктәпкүләм дежур тордылар. Мәктәбебез директоры Рәзилә Габделнуровна өченче чирекне йомгаклау линейкасында укучыларга бу мәсьәләдәге фикерләрегезне башкаларга да җиткерегез диеп, сүз бирде. Укучыларның : "Мәктәпне саклагыз,безнең кебек матур булыгыз" һ.б.шундый фикерләре тыңланды. Укыту - тәрбия завучы Чулпан Миннуловна тулы отчетлар язып, эчтәлекле матур "Яшен" чыгарып дежурлыкка йомгак ясый торган класс булдыгыз, диеп мактады. Киләчәктә уңышлар сезгә, укучылар!
-
"Созвездие - Йолдызлык - 2015" - иң шәп фестиваль! 22.03.2015

21 март көнне Арча мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык - 2015" фестиваленең гала-концерты узды. Мәктәбебезнең яшь "йолдызчыклары" Ахмадуллина Лилия (җитәкчесе - Самигуллина Ч.М.) һәм Елисеева Камилла (җитәкчесе - Тазетдинова Г.Р.) конферанс номинациясендә җиңүче-лауреатлар булдылар. Инде хәзер бик тырышып Биектауда узачак зона ярышларына әзерләнәләр. Кызларыбызга уңышлар телибез!
-
Белемгә омтылыш дәвамлы,ныклы уйланган булсын иде 22.03.2015

ВУЗлар турында материаллар туплау, кызыксыну, яңалыклар белән танышу, киңәшләшү дәвам итә...
-
Карга боткасы нинди тәмле 22.03.2015

21 март көнне үткәрелгән Нәүрүз бәйрәмендә без,11 класс укучыларына Карга боткасы пешерелгән күңелле ашханәдәге эшне оештыру йөкләнгән иде. Һәрберебезнең өлеше кергән төрледән-төрле ярмалар,тәмле җимешләр белән телне йотарлык ботканы саф һавада, кояш нурлары иркәләвендә, кошлар чыркылдашуында тәмләп ашадык. Повар апаларыбыз гадәттәгечә бик тәмле пешергәннәр иде. Өстәмәләр салдырып, кайнар чәйләр эчеп ошатып сыйланды дусларыбыз. Бәйрәмнең бик күңелле өлешенең берсе иде бу - ашханә. Рәхмәт һәммәгезгә дә!
-
Шушмабашта Нәүрүз бәйрәме 22.03.2015

Кадерле дуслар! Сезне халкыбыз йолаларының берсе- Язгы Яңа ел-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез!Барлык өметләрегез тормышка ашсын, Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!
Ә мәктәбебездә чын-чынлап бәйрәм рухы иде бүген. Урамда пешкән хуш исле, телеңне йотарлык карга боткасы ашау үзе генә дә ни тора! Укучыларыбыз тәмле ботка белән сыйландылар, төрле уеннар һәм җырлар ярдәмендә Яз килүен котладылар. Ә бәйрәмнең азагы символик карачкы ягу белән тәмамланды. Барлык начар гадәтләр алтынсу ут ялкынына чорналып безнең мәктәбебездән юкка чыкты. Бәйрәм белән!
-
"70 еллыкка-70 оя" 22.03.2015

"70 еллыкка-70оя " акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары күп итеп сыерчык оялары ясады. Сыерчык оялары конкурсы буенча нәтиҗәләр дә билгеле булды: башлангыч класслар арасында 1 урын-Гараева Назлыгөл, 2 урын-Тазетдинова Зәлия, 3 урын-Валиев Фаил, ә урта һәм югары өлештә 1 урын-Хәйруллина Ләйлә, 2 урын-Хадиев Илгиз, 3 урын-Нуриева Кадрия. Шулай ук номинацияләр буенча да урыннар билгеләнде. "Иң оригиналь сыерчык оясы" номинациясе-Хасанов Фәрит, "Иң җыйнак сыерчык оясы" -Каримов Камил, "Иң зур сыерчык оясы" номинациясе-" Гиззатуллин Айназ, Муртазин Булат , "Иң ишле гаиләле сыерчык оясы" номинациясе- Шамсетдинов Рәдис һәм Шамсетдинова Рәмзия, "Иң нечкә билле сыерчыклар өчен оя" номинациясе-Хадиева Рамилә. Сыерчык оялары ясаган һәрбер укучыга һәм аларның әти-әниләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Туган якларыбызга матурлык бүләк итүче кошкайлар! Без сезне каршыларга әзер!
















