Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Язгы табигатькә сәяхәт 14.04.2015

Туган ягыбызга яз килде. Табигатьнең кышкы йокыдан уянуын күзәтү максатыннан башлангыч класс укучылары Шушма елгасы буена сәяхәткә чыкты. Язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү яхшылап аңлатылды. Тал песиләрен, беренче чәчәкләрне укучылар сокланып күзәтте.
-
12 апрель- космонавтлар көне 13.04.2015

12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Быел, 2015 ел , бигрәк тә истәлекле.Космоска менүгә 50 ел тулды. 1961 елның 12 апрелендә беренче булып, бортына кеше утыртылган космик корабль орбитага оча . Ул -очучы-Юрий Алексеевич Гагарин була. Шушы истәлекле дата буенча мәктәптә укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Өй эше буларак,космонавтикага багышланган рәсемнәр ясап килгәннәр иде.
-
Сәлам фронттан 12.04.2015

"Казан арты" тарих- этнография музеенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, "Сәлам фронттан" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә укытучылар, тәрбиячеләр һәм укучылар катнашты. Безнең мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Сәгъдуллин Айзат уңышлы чыгыш ясап диплом белән бүләкләнде.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 10.04.2015

Бүген "Самостоятельные дети" проекты кысаларында "Будь готов! Скажи нет!" акциясе булып үтте. Акцияне оештыручылар җәмәгать урыннарына чыгып "Сез законны беләсезме?" викторинасы үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар, наркотик матдәләр саклау, кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тарту булачагы һәм аның статьялары белән таныштырдылар.
-
Тиздән безнең имтиханнар 10.04.2015

4 нче сыйныф укучылары өчен тиздән имтиханнар. Укучылар яңа стандартлар буенча үзләренең алган белемнәрен тикшерәчәкләр. Ә хәзер алар һәрбер фәннән янып- пешеп белемнәрен ныгыталар.”Китап белем чишмәсе” дип тикмәгә генә әйтмиләр икән.
-
IX республика фәнни-гамәли конференциясе 09.04.2015

8 апрель көнне Шушмабаш урта мәктәбенең 9 һәм 11 класс укучылары Самигуллина Айгөл һәм Хасанова Гөлназ Казанның 6 гимназиясендә "Глобализация-реальность современного мира" дип исемләнгән республика фәнни-практик конференциясендә катнаштылар.Укучылар үзләренең проект эшен тәкъдим иттеләр, жюри әгъзаларының һәм конференциядә катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Нәтиҗәдә кызлар III дәрәҗә дипломга лаек булдылар. (җитәкчеләре Самигуллина Ч.М., Хадиева Р.Р.) Моннан тыш үзләренең проектлары кергән тезислар җыелмасы брошюрасы белән бүләкләнделәр. Укучыларга яңа фәнни эзләнүләр, уңышлы иҗади проектлар юлдаш булсын !
-
Күңелле ял 09.04.2015

Яз җитте. Тышта инде җылы, саф һава. Без урамда тәнәфес вакытында төрле кызыклы уеннар уйныйбыз, саф һава суларга чыгабыз. Ә бүген без уйнаганда , ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Табигать тагын да матурланды. Безгә дә бик күңелле булып китте.
-
Театрда кунакта 08.04.2015

Бүген,8 апрель Арча мәдәният йортында Г.Камал тетры артистлары башкаруында "Авыл эте Акбай" дип исемләнгән спектакль булды.Спектакль эчтәлекле, киемнәре,сәхнә бизәлеше бик матур иде.Балаларга спектакль бик ошады
-
Мәктәбебездә Сәламәтлек көне 07.04.2015

7 апрель - Сәламәтлек саклау көне. Бу уңайдан башлангыч класс укучылары өчен "Яхшы һәм яман гадәтләр" дигән чара уздырылды. Сәламәт булып үсү өчен спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, көндәлек режимны үтәүнең мөһимлеге аңлатылды. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән мәкальне һәркем истә тотсын иде!
-
Афәрин,Адилә! 07.04.2015

Бүген,7 апрель Арча педагогия көллиятендә студентлар һәм укучылар арасында "Наука и Мы"дип исемләнгән VIII фәнни-практик конференция булып узды. Төрле мәктәпләрдән килгән укучылар 10 секциягә бүленеп чыгышлар ясадылар.Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Газизова Адилә уңышлы гына чыгыш ясап II дәрәҗәле дипломга лаек булды(җитәкчесе Г.Р.Вафина).Аны шушы җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
















