Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Профориентация юнәлешендә очрашу 03.03.2016

2 март көнне Шушмабаш урта мәктәбендә профориентация буенча Казан шәһәреннән килгән белгеч Биккинеева Диляра Рафхатовна белән очрашу булды. Диляра Рафхатовна 8-11 класс укучыларына бүгенге көндә кирәкле профессияләр турында эчтәлекле видеороликлар тәкъдим итте, укучыларга профессиональ юнәлеш бирү максатыннан тест үткәрде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Очрашу эшлекле һәм укучыларга файдалы булды.
-
Кызыксынып өйрәнәләр. 03.03.2016

4 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән үзенчәлекле дәрес узды. Укучылар "Сизү органнары" темасы кысаларында эзләнү-тикшерү эше алып барды. Ныклы белем һәм күнекмәләр формалаштыруда инновацион технологияләр куллануның әһәмияте зур.
-
Тиздән бәйрәм! 03.03.2016

Әни... Бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә башлангыч класс укучылары үз куллары белән искитмәле бүләкләр ясады.
-
Имтиханнарга әзерлек бара 02.03.2016

Бүген 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан белемнәрен сынадылар
-
Республика олимпиадасы 01.03.2016

Шушы көннәрдә Казанда физкультура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы бара.Безнең мәктәп укучысыда бу олимпиада да катнаша,аңа уңышлар телибез.
-
Молодцы - 3 урын 29.02.2016

26 февраль көнне Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында "Мәңгәр беренчелегенә" 1997 елгы егетләр арасында көрәш бәйгесе булып узды.Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап 3 урын яуладылар.Көрәшче егетләребезне һәм тренерларын (З.Т.Хайруллин) чын күңелебездән котлыйбыз.Молодцы!
-
Әлифба бәйрәме 26.02.2016

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
Шекә мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре- Әлифба белән саубуллаштылар, аңа рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Ватанны саклаучылар көне 25.02.2016

Бүген мәктәптә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8 класс укучыларының иҗат концерты булды.Укучылар тамашачыларны яңа матур җырлар, күмәк биюләр, күңелле интермедияләр белән сөендерделәр. Данлыклы "Катюша" биюе, хәрби темага башкарылган җырлар берәүне дә битараф калдырмады. Концерт эчтәлекле презентация белән үрелеп барды. Концертны оештырган укучыларга һәм аларның класс җитәкчесе Галяутдинова Л.Ф.га укучылар һәм укытучылар коллективы исеменнән зур рәхмәт әйтәбез.
-
Бәйрәм белән! 23.02.2016

Бүген башлангыч сыйныф кызлары классташ егетләрен бәйрәм белән котлады. Егетләр үз чиратында яхшы укырга, тәртипле булырга сүз бирде.
-
I урын 22.02.2016

21 февраль көнне Хәрби-патриотик айлык кыссаларында 2000 елге егетләр арасында хоккей ярышы булып узды.бу ярышта 4 мәктәп катнашты һәм безнең мәктәп укучылары 1 урын яуладылар.егетләребезне һәм тренерлары Гараев Р.К. җиңүләре белән котлыйбыз.
















