Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Химиядән ачык түгәрәк занятиесе 02.04.2016

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында химиядән ачык түгәрәк занятиесе булып узды. Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. "Оксидлашу-кайтарылу реакцияләре" темасын видеофрагментлар, тәҗрибәләр ярдәмендә аңлатты. Укучылар эшлекле уен барышында имтихандагы катлаулы биремнәрне бергәләп үтәделәр, үзләре тәҗрибәләр үткәрделәр. Дәрес файдалы һәм кызыклы үтте.
-
"Язны сәламли кошлар!" 02.04.2016

1 апрель-Кошлар көне уңаеннан "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда кошлар турында күңелле, файдалы мәгълүматлар куелды һәм укучыларның язгы пейзажны сурәтләгән рәсемнәре урын алды.
-
1 апрель-Кошлар көне 02.04.2016

1 апрель-кошлар көне уңаеннан ОГЭ һәм БДИ бирүче 9-11 класс укучыларына "Кошларга гомуми характеристика, кошларның экологик группалары һәм әһәмияте" турында видеолекция бирелде. Биология укытучылары Самигуллина Ч.М.һәм Хадиева Р.Р. укучыларны имтиханда очрый торган сорауларга җаваплар белән кабаттан таныштырып, материалны ныгыттылар.
-
Кошлар көне 02.04.2016

1 апрель -Кошлар көне уңаеннан 5-7 класслар өчен "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән дәрестән тыш чара үткәрелде. Укучыларга кошлар турында викторина сораулары, "Сез беләсезме?" рубрикасы, кошлар турында кызыклы фактлар һәм видеофрагментлар тәкъдим ителде. Кичә кошлар турында җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. "Язгы пейзаж" рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды, сыерчык оясы ясаган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Кошлар -безнең дусларыбыз. 01.04.2016

Яз җитүгә туган якларына бер-берартлы кошлар кайта башлый. Табигать ямьләнә.
Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Кошлар - табигатьнең күрке, яме, урман табиблары.Без кошларны сакларга тиеш.
-
Биологиядән ачык дәрес
01.04.2016
Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 5 классларда биологиядән ачык дәрес үтте. Биология фәне укытучысы Самигуллина Ч.М. тарафыннан "Лишайниклар" темасы буенча үткәрелгән дәрес федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә төзелгән иде. Методик яктан дөрес оештырылган, мәгълүматларга бай, төрле уку эшчәнлекләренә бай дәрес укучыларга һәм укытучыларга файдалы булды.
-
Урысча да яхшы бел, татарча да яхшы бел... 01.04.2016

Укучыларыбыз конкурсларда даими катнашып килә. "Русский медвежонок - языкознание для всех" конкурс-уенында 2 укучыбыз 100 балл җыйнап диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
-
Табигать фәннәрендә кызыклы видео-беседалар.
01.04.2016
-
Видеоәңгәмә 31.03.2016

Бүген имтиханга әзерләнүче 9 һәм 11 класс өчен "Кеше анатомиясе һәм физиологиясе" темасы буенча видеоәңгәмә булды. Укучыларга БДИ да очраган авыр сорауларны профессиональ педагоглар аңлатты.Әңгәмә укучылар өчен күп мәгълүмат бирде.
-
"Тәмәке-сәламәтлек дошманы" 31.03.2016

Бүген, иртәнге беседада 8, 10 класс укучылары өчен химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. "Тәмәке- сәламәтлек дошманы" дип исемләнгән чара уздырды. Чарада укучылар тәмәкенең организмга тәэсире турында видеофильм карадылар, тәмәке тартуга карата үз фикерләрен әйттеләр, тәмәкегә каршы антиреклама уйлап чыгардылар.
















