Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
2016 ел-сулыкларны саклау елы 31.03.2016

2016 ел- Татарстанда сулыкларны саклау елы уңаеннан биология-география укытучысы Хадиева Р.Р. 6-8 класслар өчен телдән журнал уздырды. Чарада сулыкларның әһәмияте, су белән булган проблемалар хакында сөйләнде, Татарстан сулыклары турында информация бирелде, Россия күләмендә узган " Хранители воды"акцииясе хакында сөйләнде. Әлеге чарада укучылар үзләренең сулыкларны саклау буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.
-
"Кем эрудит булырга тели?" 31.03.2016

Бүген, табигать фәннәре атналыгы кысаларында химия һәм биология фәннәренең бәйләнеше буенча интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда укучылар химия һәм биология фәннәре буенча бик күп яңалыклар алдылар.
-
Табигать фәннәре атналыгы 30.03.2016

Бүген мәктәптә табигать фәннәре атналыгы башланды. Каникуллардан ял итеп килгән укучыларны күптөрле эшчәнлек көтә: кызыклы очрашулар, күңелле мероприятиеләр, ачык дәресләр, төрледән төрле конкурслар... Атналык кысаларында биология - география укытучысы Хадиева Р.Р. үткәргән ачык дәрес барлык укучыларда һәм дәрестә катнашкан укытучыларда матур тәэсирләр калдырды.5 класста географиядән "Африка" темасына үткән дәрес Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә оештырылган иде. Укытучы җитәкчелегендә укучылар үзләре мөстәкыйль уку материалын үзләштерделәр, универсаль, коммуникатив, шәхси уку гамәлләре формалашты. Атналыкта барлык чараларда укучыларның актив катнашуын көтеп калабыз.
-
Китапханәчеләр киңәшмәсе 30.03.2016

30 мартта Арча мәгариф идарәсендә мәктәп китапханәчеләренең киңәшмәсе үтте. Методист Гөлфирә Кәнәфиевна 2016-2017 нче уку елына дәреслекләргә бирелгән заказлар буенча чыгыш ясады. Китапханәчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
-
Практикум 30.03.2016

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында 10-11 класс укучылары өчен "БДИга ничек әзерләнергә"дип исемләнгән практикум булды. Укучылар биология буенча БДИне бәяләү критерийлары белән танышты, катлаулырак мәсьәләләрне бергәләп чишеп,аларны дөрес итеп язарга өйрәнде.
-
Робототехника 25.03.2016

Мәктәптә робототехника түгәрәгенә бик яратып йөргән укучылар күп. 7 класс укучысы Набиев Д. каникулның 1 көнен дә бушка уздырмый, көн саен мәктәпкә килеп укытучысы Нуриҗанов Э.Т. белән берлектә төрледән төрле робот элементлары ясый, аларны сынап карый. Тырышлыгың бушка китмәс, Данис, синең бу өлкәдә яңа үрләр яулавыңны телибез!
-
Молодцы 2 урын 25.03.2016

Кичә,24 март көнне "Арча" спорткомплексында районара теннис ярышы булып узды.Безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясап 2001-2002 елгылар арасында 2 урын яуладылар.
1 урында - Теләче, 2 урын - Шушмабаш, 3 урын-Арча командалары булды.
-
Котлыйбыз!!! 23.03.2016

Бүген Яңа Кишет мәктәбе базасында башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча ярышы булды. Ярышта Шушмабаш урта мәктәбе коллективы да актив катнашты. Кызлар командасы уңышлы чыгыш ясап икенче урынны яулады. Афәрин кызлар!
-
Без - Тукай оныклары 23.03.2016

Сөнгатуллин Р.Т. җитәкчелегендә 23 март көнне укучыларыбыз Хәбибрахманова Айгөл, Хәбибрахманов Айтуган, Кәримов Таһир Казан шәһәре Тукай музеена барып ТНВ каналы өчен өйрәнгән шигырьләрен яздырып кайттылар. ТНВ хезмәткәрләре тарафыннан укучыларыбыз чыгышы югары бәяләнде.
-
"Яңгыравык шигырь тамчылары" 22.03.2016

Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә "Яңгыравык шигырь тамчылары" дип аталган Республикакүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. 3 класс укучысы Хәбибрахманов Айтуган (җитәкчесе: Сөнгатуллина Ф.М.) "За оригинальное выступление" номинациясе җиңүчесе булса, 4 класс укучысы Елисеева Камилә (җитәкчесе: Тазетдинова Г.Р.) III дәрәҗә дипломга лаек булды. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
















