Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Чираттагы утырыш 17.03.2016

Шушмабаш урта мәктәбе башлангыч класс укытучыларының чираттагы методик берләшмә утырышы Шекә башлангыч мәктәбендә узды. Һәр укытучы ачык дәрес күрсәтте, дәресләргә анализ ясалды. Түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашып, киләчәккә бурычлар куелды.
-
Арчада матурлык һәм зәвыклылык балы 17.03.2016

Бүген "Арча " спорткомплексында матурлык һәм зәвыклылык балы булып узды. Барлык мәктәпләрдән чибәр кызлар һәм егетләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 19 гасыр стилендәге технология укытучы Шавалиева Г.Ф. теккән зәвыклы күлмәкләрдән киенгән матур прическалы кызларыбыз үзләренең кавалерлары белән җитәкчеләре Вильданова Г.Ш. өйрәткән вальсны күбәләктәй әйләнделәр, тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерделәр.
-
Математик бәйге 16.03.2016

Бүген Сагдуллин Р. Ш . җитәкчелегендә 5-6 класслар арасында математик бәйге ярышы булып үтте. Укучылар төрледән төрле раундлар үтеп, мәсәләләр, мисаллар чишеп ярыштылар. Бу бәйге логик фикерләү сәләтләрен арртыруның кулай корал булуын исбат итте. Укучылар бик куңелле итеп катнаштылар.
-
Кем отличник булырга тели? 16.03.2016

Бүген 10 класс укучылары катнашында физика фәне буенча "Кем отличник булырга тели?" исемле ачык чара булды. Укучылар барлык сынауларны уңышлы үтеп, җиңүгә ирештеләр.
-
Открытый урок по робототехнике 15.03.2016

Сегодня прошел открытый урок по робототехнике по теме "Управление серводвигателями". Учащиеся ознакомились с принципами сервомоторов, и их управлением. А также показали свои творческие изобретения.
-
ГТО нормативлары тапшыру 14.03.2016

12 март көнне мәктәбебез укытучылары Хадиева Р.Р., Зайнагова Л.Р., Нуриева Р.Р., Зарифзянова Л.Ф. ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаштылар. Бу көнне һәр кеше үз уңышларына нәтиҗә ясады, киләчәккә бурычлар куйдылар.
-
Атналык дәвам итә 14.03.2016

Физика, информатика һәм математика фәннәре атналыгы кысаларында бүген 8 класста "Электр күренешләре" темасы буенча ачык дәрес булып үтте. Дәрестә төрле эш алымнары кулланылды, укучылар төркемнәрдә проблемалы сорауларга җавап эзләделәр, эксперименталь мәсьәләләр чиштеләр. Дәрес бик җанлы үтте.
-
Очрашу 14.03.2016

Бүген мәктәбебездә Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Гөлзадә Сафиуллина белән очрашу булып узды.Гөлзадә ханым укучыларга үзенең үгет нәсихәтләрен тапшырды, үтемле һәм төпле киңәшләрен җиткерде. Очрашу Гөлзадә апаның иҗат юлын күрсәткән презентациягә нигезләнеп укучыларның чыгышлары белән бергә үрелеп барды. "Шушмабаш мәктәбе укучылары бик талантлы, сәләтлеләр икән", - дип үзенең соклануын яшермәде җырчыбыз.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар алдылар бу очрашуда. Шулай ук җырчы белән аның легендар җырларын бергәләп башкару бәйрәмгә күңелле мизгелләр бүләк итте.Укучылар кулы белән иҗат ителгән чәчәк гөлләмәсе Гөлзадә ханымга бүгенге очрашу истәлеге буларак бүләк ителде.Әлеге бәйрәм укучылар күңелендә якты матур хатирә булып сакланачак.
-
Проектная работа "На балу Золушки" 13.03.2016

"Изобразительное искусство" вносит особый вклад в формирование универсальных учебных действий: личностных, регулятивных, познавательных, коммуникативных, через организацию совместной учебной деятельности, использование проектных, игровых, поисковых методов, и способствует активизации учебно-познавательной деятельности учащихся. Ученики 5 класса с удовольствием оформили проектную работу «На балу Золушки».
-
Афәрин, дуслар! 13.03.2016

Безнең мәктәп укучылары Клара Булатова иҗатына багышланган "Дулкыннар" республика фестивале җиңүчеләре булдылар! 2 класс укучысы Халиуллин И., 5 класс укучысы Худодойдова М.ны һәм аларның җитәкчеләре Габитова Л.М. һәм Вильданова Г.Ш.ны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
















