Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Йөрәкләрдә Син, Тукай 26.04.2016

26 апрель- бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне. Бу көннәрдә бөтен татар дөньясы Тукай рухы белән яши. Шушы бәйрәм уңаеннан мәктәптә "Йөрәкләрдә Син, Тукай" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар, өкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичәбез "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Тукай шигырьләре тәрбиягә өнди 26.04.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучылары арасында "Тукай конкурсы" үтте. Конкурс кысаларында укучылар шагыйрьнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Жюри тарафыннан нәтиҗә ясалды, укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Җыентык 26.04.2016

Хисләремне һаман яшерәмен,
Татар кызы, артык сабырмын.
Йөрәгемнән чыккан хисләремә
Шигърияттә урын табармын.
Арча ягы – бик бәхетле төбәк. Бу төбәктән татар халкының
мәшһүр әдипләре, шагыйрьләре, галимнәре һәм хезмәт сөйгән
талантлы башка бик күп вәкилләр чыккан.
2016 – Тукай елы икәнен истә тотып безнең башлангыч
профсоюз оешмасы әдәбиятка битараф булмаган коллегаларын
барлап чыкты һәм аларның иҗатын бер җыентыкка туплады
Сезне дә танышырга чакырабыз!
-
Тукай-мәңгелек исем 26.04.2016

Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре,җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора.Хәтта кечкенә генә күләмле әсәрләре дә аерым китап итеп әзерләнә.Әйе,чынлап та,без бишектә чакта ук Тукайның көйләрен ,җырларын ишетеп үсәбез ,телебез Тукай шигырьләре белән ачыла. Без дә Шекә укучылары, Тукай иҗатын өйрәнәбез.Аның иҗаты буенча КВН үткәрдек. "Яз галәмәтләре" белән "Карлыгач "командалары ярышты. "Яз галәмәтәләре" командасы беренче урынны алды. Котлыйбыз!
-
Тукай безнең йөрәкләрдә! 26.04.2016

Тукай иҗатын өйрәнү максатыннан башлангыч класс укучылары белән "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Чара кысаларында Тукайның бала чагы, иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Республика буенча татар теленнән тест эшләү
25.04.2016
25. 04.2016. Бүген 9 класс укучылары ЕРТ эшләре эшләп кайттылар.
-
Г.Тукай әсәрләре 25.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелеп килә. Бөек шагыйрьебезнең әсәрләренә багышлап кул эшләре конкурсы игълан ителде. Укучыларыбыз берсеннән-берсе матур эшләрне бүген күргәзмәгә тәкъдим иттеләр.
-
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш 25.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгын каршы алган бу көннәрдә башлангыч класс укучылары аның әсәрләренә багышланган кул эшләре әзерләде. Бөек шагыйребез иҗатын кече яшьтән үк яратып өйрәнәбез.
-
Котлыйбыз!!!
24.04.2016
23 март көнне Кукмара күп профильле лицеенда Р.И.Утямышев исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе булды. 10 класс укучылары Самигуллина А.һәм Гарифуллина Г. конференциядә уңышлы чыгыш ясап 3 урын алдылар. Кызларны һәм аларның фәнни җитәкчеләре Самигуллина Ч.М. һәм Хадиева Р.Р. ны котлыйбыз. Иҗат уңышлары телибез!
-
Волейбол ярышы 22.04.2016

21 апрель көнне мәктәбебездә төп мәктәпләр арасында волейбол буенча зона ярышлары булып узды.Бу ярышта 1 урынны Шурабаш мәктәбе ,2 урынны Иске ашыт мәктәбе,3 урынны Хәсәншәех мәктәбе егетләре алды.Кызлар арасында 1 урынны Носы мәктәбе,2 урынны Яңа Кишет мәктәбе алды.Аларга финал ярышларында уңышлар телибез.
















