Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Эковесна 2016" республика конкурсы 08.06.2016

Шушмабаш урта мәктәбе "Эковесна 2016" республика конкурсында катнашып "ЭКОШКОЛА" номинациясендә җиңү яулады. Әлеге конкурска мәктәбебез коллективы экологик икеайлык кысаларында башкарган эшчәнлеген тәкъдим итте. Тирә-юнь чисталыгын даими кайгырту, чишмәләрне тәрбияләү, агачлар утырту, мәктәп яны территориясенең матурлылыгын, зәвыклылыгын булдыру һәм табигатьне саклау- безнең бурыч.
-
Волейбол ярышы 08.06.2016

Матур гына эшләп алганнан соң , егетләр һәм кызлар командары арасында волейбол ярыш булды.Укучыларыбыз бу ярыштан бик канәгать калдылар көн файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Табигатькә сәяхәт 08.06.2016

Иртәнге аштан соң куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып табигатькә сәяхәткә чыктылар. Рәхәтләнеп ял иттеләр,табигатьне күзәтеп,чәчәкләр,дару үләннәре җыеп кайттылар.
Төшке аштан соң "Уеннар,кызыклар,мәзәкләр иртәсе" аеруча күңелле узды.Һәркемнең күңеле шат иде. Көн файдалы,кызыксыну уята торган,күңелле булды.
-
Ел фасылларына сәяхәт 07.06.2016

Иртәнге гимнастика,иртәнге аштан соң "Ел фасылларына сәяхәт" дип исемләнгән мероприятие үткәрелде. Яз,көз, җәй,кышның үзенчәлекле билгеләре белән танышылды,төрле күңелле биремнәр үтәлде.
Көннең икенче яртысында шау-гөр килеп 5*5 уены уздырдык.Һәр биремне балалар кызыксынып,теләп башкардылар.Көн салкынча, яңгырлы булса да ,балалар шат күңелле иделәр,күтәренке рух белән таралдылар.
-
"Шушма"лагереның 7 көне 07.06.2016

Бүген иртәдән яңгыр булганлыктан балалар мәктәп эчендә эшләделәр.Алар библиотекарь Ләлә Фоатовнага китапларны ремонтларга, полкаларны чистартырга һәм китапларны икенче уку елына әзерләргә булыштылар
-
Лагерьның 6 көне 06.06.2016

Кичәге көн күңелле узгангадыр,балалр бүген шат күңел белән җыйналдылар.Көндәлек чаралардан соң (иртәнге аш,гимнастика) Рус халкының бөек поэты А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан презентация карадык. Шул уңайдан КВН- викторина үткәрелде.
Төшке аштан соң, А.С.Пушкинның әкиятләрен карадылар. Ахырдан шул әкиятләргә рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Шушма лагеры"Арча" боз сараенда кунакта 06.06.2016

Бүген лагерга йөрүче балаларыбыз "Арча" боз сараенда кунакта булдылар.Алар анда рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Тылсымлы көн 05.06.2016

Лагерьда бүген тылсымлы көн. Балаларны тәрбиячеләр әкият геройлары киемнәреннән каршы алдылар.Кайберләрен хәтта балалар таный алмыйча тордылар.Бик күңелле итеп "Әкичттә-кунакта" кичәсе үткәрделәр.Балалар үзләренең кичерешләрен яшерә алмыйча,"Әкият илендә" булдык дип шатландылар.
Көннең икенче яртысында спорт мәйданчыгында "Көчлеләр,кыюлар,җитезләр" күңелле стартлар уены үткәрелде.
-
"Шушма" лагеребызның 5 көне
05.06.2016
Матур гына эшләп алганнан соң тәмле ашлар белән сыйлангач инде уйнарга да була дип бераз уйнарга булдык. Тәрбиячеләребез балаларга бик мавыктыргыч уеннар уйнаттылар.Укучыларга бик ошады көн бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
"шушма" лагеребызның 4 көне
04.06.2016
Бүгенге көн дә иртәнге зарядкадан башланып китте.Балалар көне буена җитәрлек энергия алганнан соң тырышып эшкә керештеләр.Ял вакытында тәрбиячеләре белән берлектә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
















