Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Тантаналы митинг "Җиңү килде безгә яз булып!" 07.05.2016

Бүген Шушмабаш мәдәният йорты каршындагы мемориал янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митнингта сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.Язгы кояшның мул итеп елмаюы, сугыш елларындагы матур җырлар, тәмле коймак исе иртәдән үк бәйрәм кәефе тудырды. Укучыларның ветераннарны эчкерсез котлап яңгыраган шигырь юллары, җырлар, легендар "Катюша" биюе берәүне дә битараф калдырмады. Сугышта һәлак булучы якташларыбыз һәйкәленә веноклар салынды. Дөньялар тыныч, күгебез аяз, гаиләләребез бөтен булсын!
-
Мемориаль такта ачылу тантанасы 05.05.2016

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә истәлекле вакыйга- авылдашларыбыз Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдуллин һәм Александр Матросов батырлыгын кабатлаган батыр солдат Кәрим Исхаковка багышланган мемориаль такта ачылу тантанасы булды. Тантанада Арча башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Гарифзянов Рамиль Илгизович, якташларыбызның якыннары һәм туганнары, авылдашлар,ветераннар катнашты.Геройларның якыннары район җитәкчелегенә тирән ихтирамын, олы рәхмәтен җиткерде. Шушы бөек кешеләр безнең җирлектән булулары белән, аларның исемнәре тарих битләрендә зур хәрефләр белән язылып куелганлыклары белән без чиксез горурланабыз.
-
Конкурсларда катнашабыз 05.05.2016

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары төрле конкурсларда катнашып торалар ." Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш." дигән Бөек шагыребез. Тырышсаң, һәрвакытта эшеңнең нәтиҗәсе уңай була.
-
Лесхоз мәктәбендә фәнни-практик конференция үтте 05.05.2016

5 нче май көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында “Совет һәм Россия халкы тормышында Бөек Ватан сугышы” темасына Җиңүнең 71 еллыгына багышланган район күләмендә фәнни-практик конференция үтте.Бу чарада мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. катнашты.Ул"Үлемне җиңгән ветеран"темасына чыгыш ясады.Чыгыш ясаучыларга сертификат тапшырылды.
-
Арчада сәяхәттә 05.05.2016

-
"Имин тәгәрмәч-2016" 02.05.2016

30 апрель көнне Арчаның №5 е гимназиясендә юлның яшь инспекторларының районкүләм бәйгесе"Имин тәгәрмәч-2016" булып үтте. Ул быел ГИБДД ның 80 еллык юбилеена багышланды. Барлыгы 37 мәктәп катнашты. Безнең мәктәпнең дә 4 укучысы Шакиров Рәзил, Каюмова Азалия, Сагдуллин Алмаз, Спиридонова Анна бу бәйгедә бик актив катнашып 1 урынны яуладылар. Аларны һәм аларның җитәкчеләре: Вильданов Р.Г.,ны Каюмова Г.Н.ны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Алда тагын да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Баскетбол ярышы 29.04.2016

Бүген укучылар Арча районының 5 нче гимназиясендә үткәрелгән баскетбол ярышында үзләренең көчләрен сынап кайттылар. Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Укытучылар - ярышта. 29.04.2016

28 апрель көнне Арча стадионында укытучылар арасында җиңел атлетика буенча ярышлар үтте. Укытучыларыбыз сынатмады. Эшкә дәрт алып, күтәренке кәеф белән яңа җиңүләргә рухланып кайттылар.
-
"Без Тукай варислары" 28.04.2016

28 апрельдә Арчаның 5 нче гимназиясендә "Без Тукай варислары" дигән баш астында шигырь укучылар бәйгесе узды. Мәктәбебез укучылары уңышлы чыгыш ясады. 3 класс укучысы Кәримов Таһир һәм 7 класс укучысы Әхмәдуллина Лилия 2 урынга лаек булды. 4 класс укучысы Фәттахова Айгөл "Тамашачы мәхәббәте" , 9 класс укучысы Газизова Адилә "Сәхнәдә үзен оста тотучы" номинациясенә ия булды. Афәрин, булдырдыгыз!
-
Мәктәп инспекторы Нигъмәтуллин М.К. белән очрашу
28.04.2016
Бүген 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга мәктәп инспекторы Нигъмәтуллин М.К. килде. Ул укучылар белән эшлекле әңгәмә корды. Җәмәгать урыннарында, урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
















