Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Котлыйбыз 27.05.2017

27 нче май көнне Казан шәһәренең Пирамида залында республика олимпиадасы җиңүчеләрен , аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңү яулаган укучыларны һәм аларның остазларын ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттәхов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И. Вәлиев, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А. Ратникова, югары уку йортлары ректорлары һәм башка рәсми затлар котлады. Тантаналы чарада мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Кәримова Алинә һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. дипломнар белән бүләкләнде.
-
Сау бул, мәктәп!
27.05.2017
25 май иртәсе... Чәчәк кебек киенгән кызлар, кияү егетедәй чибәр егетләр "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен үткәрде... Күзләрдә шатлыклы елмаю очкыннары белән беррәттән
күз яшьләре җемелди. Чыннан да, мәктәп белән хушлашу мизгелләре, яраткан укытучылардан аерылу, әти-әниләрнең җылы канаты астыннан чыгып китү минутлары җиңелләрдән түгел . 11 ел буе ныклы белемле , тәрбияле, игелекле, шәфкатьле балалар тәрбияләгәнбез икән дип, горурланып утырды бүген укытучылар. Ә бәйрәм, дөрестән дә, искиткеч иде...
-
Без бүген походта 26.05.2017

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары бүген походта булды. Уха пешерелде.Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңелле итеп көн уздырдылар.
-
Бездә бүген бәйрәм 25.05.2017

Шекә башлангыч мәктәбендә ярминкә һәм сабантуй булды.Укучылар ярминкәдә авыл халкына үзләренең товарларын саттылар. Аннан соң укучылар сабантуе үткәрелде. Укучылар төрле спорт ярышларында актив катнаштылар.
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 25.05.2017

Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керделәр. Алар өчен бүген соңгы тапкыр кыңгырау чылтырады. Бүгеннән алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Ак юллар аларга!!!
-
Конкурс проектов "Киләчәк" 23.05.2017

23 мая проектная олимпиада в формате ярмарки идей впервые прошла в Арске. На презентацию каждого из 26 представленных проектов школьникам отводилось полторы минуты. В течение еще двух минут эксперты задавали вопросы и оценивали проект по пятибалльной шкале. Команда в составе Гараевой Н.,Сагдуллина А. и Хадиевой Р. (рук.Муртазина Ф.С.) представили социально-познавательный проект «Узнай свой край велостопом» и успешно защитили его его. Поздравляем!
-
Көрәшчеләр афәрин 22.05.2017

20 май көнне "Арча" спорт комплексында 2003 елгы һәм яшҗрәкләр арасында көрәш ярышлары булып узды.Бу ярышларда үз үлчәүләрендә Тазетдинов Динарис 2 урын, Каримов Таһир,Губайдуллин Ильдар 1 урын яуладылар.Аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз.
-
ГТО фестивале 22.05.2017

20 май көнне Арча стадионында ГТО фестивале үтте.Башта барлык катнашучылар белән иртәнге зарядка (флеш моб) үткәрелде.Аннары 11-12 яшьлекләр һәм 13-15 яшьлекләр 60 м,1500-2000 м,150 г.тупны ераклыкка аттылар.Безнең укучыларыбызда бу фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар
-
19 май- Пионер оешмасына- 95 яшь! 19.05.2017

19 май- Пионер оешмасына- 95 яшь! Барлык пионерларны юбилей белән котлыйбыз. Безнең Шушмабаш мәктәбендә бу көнне зурлап билгеләп узды. Табигатьнең матур, яшелеккә күмелеп килүче Шушма елгасы буенда 1-8,10 класс укучылары катнашында, "Дуслык учагы-2017" үткәрелде. Укучыларыбыз төрле тукталышларда булып, төрле яктан сыналдылар, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Үзләре тергезгән учакларда пешергән тәмле ашлар, пловлар, шашлыклардан авыз иттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды. Афәрин укучылар!
-
Ата-аналар җыелышы 16.05.2017

16 май көнне мәктәбебездә 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналарга кабат ОГЭ бирү тәртибе аңлатылды,мәктәптә үткәрелә торган имтихан нәтиҗәләре белән таныштырылды.
















