Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Педсовет 20.11.2017

Сегодня прошел очередной педсовет. Тема "Инновационная деятельность как условие формирования профессиональной компетентности педагогов"
-
Яшь карлыгачлар бәйрәме 17.11.2017

Бүген безнең Шушмабаш мәктәбендә 2 класс укучыларының иң шатлыклы көннәре. Класстагы 21 укучыны “Карлыгач” балалар оешмасына кабул иттек. Без икенче класс укучыларының нәрсәгә сәләтле булуларын, укуларын, тәртипләрен, үз-үзләренең башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрен тикшердек. Бу атнада группа вожатыйлары тарафыннан үткәрелгән “Карлыгач” атналыгында 1-көн “Әйдәгез таныш булыйк!” уеннар көне, 2нче көн “Тапкырга -табышмак”- уен-ярышында үзләренең бик тапкыр, бик зирәк булуларын, бик авыр табышмакларга да җавап табулары, 3нче көн “Әкиятләр илендә күңелле стартлар”, 4 көн “Уеннар, уеннар, уеннар” көнендә вожатыйлар тарафыннан күңелле уеннарда катнаштылар. Күп төрле һөнәрләр белгәч, без 2 класс укучыларын “Карлыгач”балалар оешмасына керергә лаеклы дип саныйбыз. Бүгенге бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Карлыгачлар шәһәре
Исеме юк картада
Хыялыбыз шикелле
Чиксез дә ул, якты да
Яши анда балалар.
Уйнап, җырлап, гөрләшеп
Түшләрендә значок
Балкып тора нур чәчеп.
-
Олимпиадалар башланды
15.11.2017
Мәктәбебез укучылары 14.11.17 көнне экология фәне олимпиадасының муниципаль этабында катнаштылар. Һәм матур нәтиҗәләр белән кайттылар: 8 - класстан - Каримова Алинә,
10 класстан - Хадиев Ильгиз, 11 класстан - Вильданов Фазыл - өчесе дә призерлар.Тырыш укучыларны һәм аларны укыткан укытучылары - Хадиева Рузилә Рафиковнаны һәм Самигуллина Чулпан Миннуловнаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Линейка-атналык күзәтүләргә йомгак 14.11.2017

Дүшәмбе көн мәктәп күләмендә линейка үткәрү көне. Анда атналык дежур торучы класс йомгак ясый, укучыларны ирешелгән уңышлар белән таныштыра, кимчелекләрне барлый. Узган атнада дежур торучы 9 класс укучылары тулы отчет тәкъдим итте. Аннан соң төрле конкурсларда катнашып җиңү яулап кайткан укучылар бүләкләнде.
-
"Карлыгач" балалар оешмасына кабул итү атналыгы игълан ителде. 13.11.2017

2 класстагы 21 укучыны Арча районы "Карлыгач" балалар оешмасына кабул итүгә әзерләү максатыннан 13 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр "Карлыгач"лар атналыгы игълан ителде. 1 нче көн:"Әйдәгез дуслашыйк",2 көн:"Тапкырларга- табышмак", 3 көн: "Әкиятләр илендә күңелле стартлар", 4 көн: "Уеннар,уеннар,уеннар",5 көн: "Карлыгачларга кабул итү тантанасы".
-
Халыкара акция "Зур этнографик диктант" 03.11.2017

Буген мәктәбебезнең тарих укытучысы Сагдуллина Рәзинә Рәисовна һәм биология - география укытучысы Хадиева Рузилә Рафиковна Халыкара акция кысаларында үткән "Зур этнографик диктантта " катнашып кайттылар.
-
Каникул файдалы үтә 02.11.2017

Көзге каникуллар чыгарылыш класс укучыларының кызу эшчәнлек вакыты. Бу атнада 9, 11 класс укучылары имтихан фәннәреннән пробный имтиханнар тапшыралар, фән укытучыларының консультацияләрендә катнашалар. Шулай ук район олимпиадаларына әзерлек дәвам итә. Актлар залында "Мәктәп театры" дәрестән тыш эшчәнлеге эшли. Мәктәптә уку вакытындагы кебек балалар тавышы гөрләп тора.
-
Республиканский родительский форум 28.10.2017

Республиканский родительский форум «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции»
Место проведения:
Международная школа Казани ( ул.Мавлютова, д.5 )
Дата проведения:
28 октября 2017 года, 10.00-14.00 ч.Уважаемые родители, здесь вы можете задать интересующие вас вопросы:
-
"Алтын көз" бәйрәме 27.10.2017

26 октябрь көнне башлангыч класс укучыларының көз бәйрәме узды. Алтын көз бәйрәме Көзбикә һәм хәйләкәр төлке катнашында җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. 3 нче класс укучылары уйнаган скетч белән яшелчәләрнең витаминга бай булулары турында белдек. Табышмакларга җавап бирдек,бәйрәм ахырында бик рәхәтләнеп уйнадык,биедек. Бәйрәмебез бик күңелле узды.
-
Подари книге вторую жизнь! 27.10.2017

С 28 июля в республике стартовала благотворительная акция «Подари книге вторую жизнь!». Это мероприятие, направленное на пополнение фонда школьных библиотек различной литературой, будет продолжаться до 28 октября. Участвовать в акции могут школьники, их родители и все желающие, а также организации, предприятия. Итоги акции будут подводиться на школьном, районном и республиканском уровнях. На республиканском уровне результаты будут озвучены 28 октября в Международный день школьных библиотек. Школы-лидеры, лидеры-классы и частные лица – наиболее отличившиеся дарители будут награждены Благодарственными письмами Министерства образования и науки РТ. Если у Вас дома есть прочитанные книги, учебники в хорошем состоянии, художественная литература по школьной программе, вы можете подарить их школе.
















