Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Всероссийская робототехническая олимпиада 16.05.2017

Сегодня учащиеся нашей школы выступили на региональном этапе Всероссийской робототехнической олимпиады.
-
15 май -Халыкара гаилә көне 15.05.2017

15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя.
Безнең мәктәптә бу көнне башлангыч сыйныфларда иртәнге әңгәмәләр үткәрелде. -
Без варисың синең Татарстан! 11.05.2017

Бүген безнең мәктәпнең балалар оешмасында зур бәйрәм, 4 класста укучы 8 укучыны Татарстан варислары оешмасына кабул итеп,муеннарына кызыл,ак,яшел төстәге галстуклар бәйләдек. Яшь варислар укытучылар, өлкән варислар алдында тантаналы вәгъдә бирделәр, варисларның кагыйдәләрен, законнарын төгәл үтәргә сүз бирделәр. Бөтен отряд каршысында
Чын күңелдән сүз бирдек
“Без өйдә дә, мәктәптә дә
Үрнәк булырбыз!”-дидек
Бар эшкә дә, көрәшкә дә
Әзер торырбыз!-дидек
Чын варислар булыр өчен
Тырышып укырбыз,-дидек
-
"Укучының мәдәни көндәлегенә" нәтиҗә 10.05.2017

5 май көнне мәктәбебездә "Укучының мәдәни көндәлегенә" нәтиҗң ясалды.Иң әйбәт тутырылган көндәлек дип 1 сыйныф укучысы Вафин Дилүс дип табылды.Аның көндәлеге районга җибәрелде.Калган укучылар да тырышып катнаштылар.Молодцы!
-
Бөек Җиңү бәйрәме!!! 07.05.2017

Бүген мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары Җиңү парады атлап үттеләр. Һәр класс үзенең сугыш чоры җырларын җырлап , шарлар , чәчәкләр, фотографияләр күтәреп "Үлемсез полк" хасил итеп авыл урамнары аша үтте.. Аннан соң тантаналы митинг булды. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты.Сугышта безнең тыныч тормышыбыз өчен газиз гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә венок куелды.
-
Республика робот олимпиадасы 06.05.2017

Безнең мәктәп укучылары Яр Чаллы шәһәрендә үткәркәрелгән Республика робот олимпиадасында катнашып кайттылар
-
Бөек Җиңүне каршылап 06.05.2017

Шекә башлангыч мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышлап, мероприятие үткәрелде. Чарага сугыш ветераннары, тыл ветераннары чакырылды. Укучылар концерт күрсәттеләр, әби-бабайлар белән аралаштылар.
-
Ватаныма хезмәт итәм! 29.04.2017

29 апрельдә "Ватаныма хезмәт итәм!" республикакүләм проектлар конкурсында "Хәбәрсез югалганнар" проекты белән катнашып, физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна II урынга лаек булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
Язгы өмә 29.04.2017

Экология елы, чисталык икеайлыгы уңаеннан, мәктәп территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү максатыннан бүген мәктәптә мәктәпкүләм өмә оештырыла. Бердәм күмәк көч туплап укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр эшкә кереште. Кемдер чәчәклекләрне тырмалый, кемдер спорт мәйданчыгын тәртипкә китерә,8 класслар батырлар һәйкәле тирәсен тырмалый, 10 класслар исә дамба юлын чистарталар. Бүген әле агач утырту кампаниясе дә үз эшен башкарачак. Хезмәт фронтында уңышлар телибез!!!
-
Бәйрәм бүген! 26.04.2017

Сөекле Тукаебызны туган көне белән котлап, бүген иртәдән язгы кояш мул итеп нурын сипте. Бар татар җәмгыяте бөек Тукаебызны искә алган көндә, мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары да әлеге чарадан читтә калмады. Бүгенге көнгә махсус әзерләнеп бар да күркәм киенгән иде.Әлеге чара уңаеннан укучыларыбыз Тукай әсәрләренә багышланган рәсем күргәзмәсе булдырдылар, шагыйрьнең шигырьләрен ятладылар.
















