Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Шахмат ярышы 17.01.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә "Арча хәбәрләре" газетасы призына шахмат ярышы булып узды. Ярышта Арча, Балтач, Саба районнары командалары көч сынашты. 1 урынны Балтач гимназиясе, 2 урынны Саба гимназиясе, 3 урынны Ашытбаш урта мәктәбе командалары яулады.Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм кубоклар белән бүләкләнде. Безне хөрмәт итеп килгән барлык спортчыларга, тренерларга, иганәчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Күренекле тарихчы, педагог, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланган кичә 16.01.2018

Шушмабаш урта мәктәбендә 16 нчы гыйнвар көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Эльвира Альберт кызы күренекле тарихчы, педагог, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланган кичә үткәрде. Анда авылыбыз китапханәчесе Зарипова Чулпан Фәргать кызы һәм мәдәният йорты хезмәткәре Мөхәммәтшина Динә Габделхак кызы да катнашты. Укучыларга бик тулы эчтәлекле мәгълүмат җиткерелде.
-
Тылсымлы сүзләр 11.01.2018

Халыкара РӘХМӘТ көне уңаеннан мәктәбебездә акция үтте. Элеге акциядә башлангыч класс укучылары да бик теләп катнашты. Агачыбыз тылсымлы сүзләргә баеды.
-
"Барыбыз да чаңгыга!!" акциясе 05.01.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе коллективы "Барыбыз да чаңгыга!" акциясендә катнашты. Укучылар,укытучылар, әти-әниләр чана-чаңгыда шудылар, рәхәтләнеп кышкы уеннар уйнадылар,эстафетада катнаштылар.Ахырдан Кыш бабай дискотекасында туйганчы биеделәр, тәмле күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
-
Арча районы администрация башлыгының чыршы бәйрәме 26.12.2017

26 декабрь көнне мәктәпнең олимпиада да , төрле бәйгеләрдә актив катнашып җиңүче укучылар Тазетдинов Динарис, Каримова Алинә, Нигматзянова Наилә,Ахмадуллина Лилия Арча районы администрация башлыгының чыршы бәйрәмендә катнашып кайттылар. Бәйрәм чарасы бик күңелле булды.
-
Якынлашып килүче Яңа ел белән! 24.12.2017

Хөрмәтле коллегалар!
Сезне барыгызны да декабрь бураннары алып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Яңа еллар, яңа шатлыклар 23.12.2017

Шекә башлангыч мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Укучылар җырлап, биеп күңел ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызы яңа ел белән котлап, бүләк өләште. Яңа еллар уңышлы булсын.
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре 23.12.2017

23 декабрь көнне мәктәпнең Яңа ел чыршысы урнаштырылган, матур итеп бизәлгән заллары иртәнге 9.00 дан кичке 20.00 гә кадәр шау -гөр килеп торды. Бу көнне өч сменада чыршы бәйрәмнәре үткәрелде.Балалар Кыш бабай, Карсылу, әкият геройлары Шүрәле,Убырлы белән очраштылар. Бөйрәмгә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабайдан баллы күчтәнәчләр алдылар. Чыршы бәйрәменә әти-әниләр, әби-бабайлар дә күп булып килгәннәр иде. Балаларының уңышларына сөенеп рәхәтләнеп ял итеп киттеләр алар.
-
Кар сыннары ясадык 21.12.2017

Чыршы төсле, утлар балкый, яна.
Ай кояшны кочкан, күктән йолдыз ява.
Тотынышыйк, дуслар, кулны кулга,
Ак бәхетләр телик барсына.
Яңа елга язсын бергә аяк басарга.
Яңа ел, яңа өмет,
Шатлык, яңа бәхет килә.
Каршы алыйк, әйдәгез,
Бергә-бергә дуслар белән. -
Районный семинар профсоюзной организации работников образования 21.12.2017

Сегодня на базе нашей школе прошел районный семинар профсоюзной организации работников образования
















