Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Рәхмәт сиңа, Әлифба! 19.02.2018

Әле кайчан гына мәктәп ишекләрен киң итеп ачып укучыларны кабул иткән булсак, инде бүген Әлифба бәйрәмнәре гөрли. Мәктәбебезнең 14 укучысы, ныклы әзерлек белән бәйрәм итеп, беренче китап белән хушлашты. Әти-әниләр катнашында үткән әлеге бәйрәм яхшы кәеф, күтәренке рухта үтте. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Атналыклар дәвам итә... 19.02.2018

Мәктәбебездә туган тел һәм тарих атналыгы башланды. Атна дәвамында укучыларны интеллектуаль бәйгеләр, эчтәлекле класс сәгатьләре, күңелле чаралар көтә.
-
Батырлык дәресләре 17.02.2018

15 февраль-Әфган сугышы геройларын искэ алу көне уңаеннан мәктәптә батырлык дәресләре үтте. Класс җитәкчеләре Әфган сугышы геройларының батырлыгы, әфганчы-интернационалист якташларыбыз хакында укучыларыбызга күп мәгълуматлар җиткерделәр, әфган җирендә башын яуда салган газиз якташларыбыз истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Хоккей ярышы 16.02.2018

Хәрби - патриотик айлык уңаеннан бүген 5-8 класс егетләре арасында хоккей ярышы үтте.
-
Рюкзак астым җилкәмә 16.02.2018

16 февральдә Мамадыш шәһәрендә мәктәп укучыларының Академик К.А.Валиев исемендәге III Идел буе фәнни-практик конференциясендә 2 класс укучысы Самигуллина Иркә (җитәкчесе - Тазетдинова Г.Р.) призлы III дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Ул "Рюкзак астым җилкәмә" исемле проектын яклады. Котлыйбыз!!!
-
"Биатлон 2018" 15.02.2018

Бүген мәктәбебездә биатлон ярышы узды. Бу ярышта башлангыч укучылары бик актив булды. Барлык укучыларда бик теләп катнаштылар һәм уңай нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Кышкы ап-ак буранда Кар көри тимурчылар. Таеп егылмаска, Җитәкли тимурчылар. 14.02.2018

Тимурчылар – дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылучылар, яхшылык эшләргә тырышучылар. Алар аңлы, ирекле рәвештә һәм файда күрү максатын куймыча, башкаларга булыша.Бик көчле бураннардан соң олы кешеләргә генә түгел, сау-сәламәт кешеләргә дә йөрү кыенлашты. Юлларны кар көртләре басты.Безнең мәктәпнең актив тимурчы отрядлары бураннар басылгач ярдәмгә мохтаҗ ,ялгыз әби-бабайларга,тыл ветераннарына ярдәмгә ашыктылар.Ишек алларын,капка төпләрен карлардан чистарттылар.
-
"Аҗаган - 2018"
14.02.2018
Бүген Арчада мәктәпләр арасында "Аҗаган" уены булды. Анда районыбызның урта мәктәпләре көч сынашты.Бу уенда безнең укучыларыбызда катнашты һәм лаеклы 2 урынны яуладылар (җитәкчеләре Гараев Р.К.). Укучыларны һәм укытучыларын шушы җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Хоккей 13.02.2018

Бүген 10 класс командасы һәм мәктәпнең җыелма командалары арасында дусларча хоккей ярышында көч сынаштылар. Бу ярышта 10 класс командасы җиңү яулады. Афәрин егетләр!
-
Хоккей ярышы 12.02.2018

Бүген башлангыч класслар арасында ( 2 класс һәм 3,4 класс җыелма команда) хоккей ярышы булып узды.Кискен ярыштан соң 2 класс командасы җиңү яулады.аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз.
















