Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Табигать фәннәре атналыгы күргәзмәсендә укучылар иҗаты: "Язгы пейзаж" 22.03.2018

Табигать фәннәре кысаларында экологик даталарга күзәтү ясау, өстәмә мәгълүматлар туплау, күргәзмәләр өчен материаллар әзерләү дәвам итә.Әйдәгез, барыбыз да табигать дуслары булыйк! Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк .Гүзәл туган ягыбызны тагын да ямьләндерик!
-
Биологиядән ачык түгәрәк занятиясе: "БДИ ның авыр сораулары.Метаболизм" 22.03.2018

Бүген, табигать фәннәре атналыгы кысаларында,биология укытучысы Самигуллина Ч.М., 9-11 класс укучылары арасында эшлекле очрашу үткәрде. Чарада 11 класста биология фәненнән БДИ бирүче укучылар бүген иптәшләре каршында "имтихан тотты". БДИның авыр сорауларына тулы һәм матур җавап биреп укытучыларын сөендерделәр алар. Имтиханнарыгызда зур уңышлар юлдаш булсын, җиңел сораулар эләксен, чыгарылыш класс укучылары!!!
-
Веб-зарядка: "Бер,ике,өч - безнең кулда көч" 22.03.2018

Табигать фәннәре кысаларында бүген Шушмабаш мәктәбендә иртәнге зарядка башкачарак үтте. 1 нче класстан алып, 11 нче класска кадәр укучылар спортзалда бердәм спорт күнегүләре ясадылар.6 нчы класс укучыларының иртәнге зарядка күнегүләре, 10 классларның флеш-мобы барлык катнашучыларга күтәренке кәеф, позитив энергия бүләк итте.
-
Ашытбашта "Без бергә" республика конкурсының зона туры 21.03.2018

21 март көнне Ашытбаш мәдәният йортында "Без бергә" республика конкурсының зона этабы үтте.Ашытбаш, Шушмабаш, Носы,Апаз, Хәсәншәех мәктәп укучылары чыгыш ясадылар.
-
Тәрбия сәгате: "Чисталык - сәламәтлек нигезе"
21.03.2018
Табигать фәннәре кысаларында биология укытуысы Хадиева Р.Р. - "Чисталык - сәламәтлек нигезе" исемле, 5- 8 класслар өчен, тәрбия сәгате үткәрде. Гигиена таләпләренең үтәлеше, мәктәптә укучыга таләпләр, көндәлек үз-үзеңә тәрбия һәм без һәрвакыт кешеләр арасында булу мәсьәләләребез күтәрелде.Сәламәтлекнең нигезендә чисталыкның да урыны зур булуы күрсәтелде.
-
Мәктәптә табигать фәннәре атналыгы гөрли: "Экологик ассорти" 21.03.2018

5- 7 класс укучылары катнашында бүген биология укытучылары Самигуллина Ч.М. һәм Хадиева Р.Р. “Экологик ассорти ” дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрделәр. Чарада укучылар Тукталышлар буенча һәртөрле биремнәр үтәп, туган авыллары табигате, топонимикасы, экологиясе турында бик кызыксынып уйладылар, фикерләрен матур итеп җиткерә белделәр. Аралашу, өстәмә белем туплау бик җылы матур атмосферада үтте.
-
8 класс укучыларын - Химикларга кабул итү тантанасы
21.03.2018
Традициясенә тугры калып химия укытучысы Лилия Шагимулловна быел да үзенең яраткан 8 класс укучыларын “Яшь химиклар” сафына кабул итте. 11 класс укучылары белән берлектә төрле сынаулар аша укучыларны төп химик төшенчәләр, җиһазлар, процесслар дөньясына алып керделәр. Белемнәрен тикшерделәр, сынадылар, гаҗәпләндерделәр. Яңа кызыксынулар өстәделәр.Чара – “Яшь химиклар” хөрмәтенә “вулкан аттыру” һәм таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.
-
Географиядән дәрес - конференция "Кешелекнең глобаль проблемалары" 11 класс 20.03.2018

Бүген, табигать фәннәре атналыгы кысаларында 11 классларда "Кешелекнең глобаль проблемалары"темасына дәрес-конференция узды. Чыгарылыш класс укучылары үзләрен борчыган экологик проблемаларны күтәрделәр, аларны чишү юлларын эзләделәр, кешелекне борчыган иң зур мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Үз фикерләрен кыю җиткерә алган укучыларыбызга без киләчәктә уңышлар телибез!
-
Биологиядән ачык дәрес:"Кошларның тышкы төзелеше" 7 класс Самигуллина Ч.М. 20.03.2018

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 7 класс укучылары белән биология укытучысы Чулпан Миннуловна “Кошларның тышкы төзелеше” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укытучы ФГОС классында яңа стандартлар буенча методик яктан дөрес төзелгән, эшлекле дәрес әзерләп тәҗрибә уртаклашты. Кошларның тышкы төзелешендә очуга җайлашу эзләнү –дәресе аша яхшы үзләштерелде, укучыларда фән белән кызыксынуга тагын да омтылыш өстәде. Һәр укытучы өчен үрнәк, матур дәрес булды.
-
Табигать фәннәре атналыгы:"Могҗизалы иҗат дөньясы" күргәзмәсе - Канатлы дусларга - мәдхия 19.03.2018

Мәктәбебездә табигать фәннәре атналыгы башланды. Бу атнада укучыларыбызны ачык дәресләр, кызыклы чаралар, күңелле конкурслар көтә. "Могҗизалы иҗат дөньясы" стенды укучылар иҗаты - матур кош рәсемнәре белән тулыландырылды. Язгы кошлар сәламен без түземсезләнеп көтәбез!!!
















