Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Неделя русского языка и литературы 10.12.2018

С 10.12.2018 по 17.12.2018 года началась неделя русского языка и литературы.
-
Инвалидлар декадасы 10.12.2018

Укучыларда ярдәмчеллек, кешелеклелек сыйфатлары формалаштыру максатында һәм инвалидлар декадасы уңаеннан мәктәбебезнең 8 класс укучылары Губайдуллин Р. һәм Закиров И . янында булып, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, күчтәнәчләр биреп кайттылар. Балалар килгән кунакларга үзләренең һөнәрләрен күрсәтте, гармунда уйнап, җыр да җырлап, күңелле аралашу оештырылды.
-
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел... 07.12.2018 Көн иртәдән 2 классларда “Дус яшәү серләре” исемле тәрбия сәгате белән башланып китте. 3 класста рус теленнән узган ачык дәрестә укучылар “Склонение имен существительных” темасы белән танышты. Атналык һәр баланы мавыктыргыч эшчәнлеккә тартып, файдалы һәм эшлекле узды. Атна буе укучыларга күңелле ребуслар, кроссвордлар, төрле бәйге-күргәзмәләр тәкъдим ителде.

-
Тәрбия чаралары 06.12.2018 Бу көнне без тәрбия чараларына багышладык. 4 класс укучылары “Мин – бала, мин – кеше” дигән баш астында үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре исә укучыларыбызга республикабызда нәшер ителүче газета-журналлар аша журналист һөнәренә кызыксыну уяттылар, QR код белән эш итәргә өйрәттеләр.

-
Ачык дәресләр 05.12.2018 1 класста үткән әдәби уку дәреседә укучылар ирен-ирен [w] һәм ирен-теш [в] авазлары. В,в хәрефләре белән таныштылар. 4 класста исә сынлы сәнгать дәресе итеп йолдызлы күккә сәяхәт иттеләр.

-
Атналыкның икенче көне 04.12.2018 Атналыкның икенче көнендә 2 класста “Тере почмак хайваннары” дип аталган әйләнә-тирә дөнья дәресе узды. Дәрестә укучылар тере почмак хайваннарының күптөрлелеген һәм аларны тәрбияләү ысулларын өйрәнделәр. Физик тәрбия укытучысы Вафина Г.Р. җитәкчелегендә “Батырлар бәйгесе” үтте. Көннең икенче яртысында 3 класста “Адымнар – нык, юллар имин булсын!” дигән баш астында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класстан тыш чара уздырылды.

-
Башлангыч класслар атналыгы 03.12.2018

Бүген мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы башланды. Атналыкны ачу линейкасында укучыларга атналык расписаниесе игълан ителде. 1 класста "Митя һәм Гриппус вирусы" дип аталган ачык тәрбия чарасы узды. Укучылар грипптан саклану алымнары турында мәгълүмат алдылар. Чара һәркем өчен файдалы булды.
-
Битва хоров 30.11.2018

Бүгенге иртә мәктәбебездә “Битва хоров” чарасы белән башланып китте. 5-8сыйныф укучылары әни турында җыр җырладылар. Һәрбер сыйныф тырышып әзерләнгән. Барлык укучылар да актив катнашып матур чыгыш ясадылар
-
Флешмоб 30.11.2018

Инглиз теле атналыгы кысаларында үткәрелгән флеш-моб укучыларының күңеленә хуш килде. Һәрберсе рәхәтләнеп биеп күңел ачты.
-
Правила английского чаепития 29.11.2018

Инглиз теле атналыгының бүгенге иртәсе инглиз чәен эчү кагыйдәләре белән танышудан башланды. Укучылар Англиядә чәй эчү гадәтенең барлыкка килү тарихы, чәй сортлары, чәй янына нәрсәләр бирелә – шулар белән танышты
















