Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Сәнгать эшчәнлеге. 19.11.2015 Мәктәпкәчә чор – һәр кеше гомерендә аерым урын алып тора. Бу чорда бала бар нәрсә белән кызыксына. Үзенең нәни куллары белән тотып карап, ягымлы, кызыксынучан күзләре белән күзәтеп , күп вакыт алсу иреннәре белән тәмләп , гаҗәеп һәм таныш булмаган әйләнә-тирә дөньяны ачарга тырыша. Сәнгать эшчәнлеге белән кызыксынган бала күзәтүчән һәм уйлап табучан була, тирә – юньдәге һәр предметны, күренешне нәрсә беләндер чагыштыра. Сәнгать эшчәнлеге шулай ук әхләкый һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур роль уйный,кул-бармак моторикасы камилләшә.Бакчабызда сәнгать эшчәнлеге төрле ясау алымнары белән бик кызыклы һәм җанлы үтә.

-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 18.11.2015 Прогулка- балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, физик яктан сау-сәламәт бала үстерү өчен кулланыла торган төп чараларның берсе.Балалар прогулкаларны бик ярата. Алар тиешенчә ял итә: саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, кардан әвәләп Кар бабай ясыйлар, шул ук вакытта төрле хезмәт эшчәнлеге буенча олыларга булышалар.

-
Инглиз теле түгәрәге. 16.11.2015 Безнең балалар бакчасында балаларга татар һәм рус телләре генә түгел, инглиз теле өйрәтү дә алып барыла.Бүгенге көндә балалар бакчасында инглиз теле укытучысы Альфира Маскутовна бик мавыктыргыч, кызыклы итеп нәниләрне инглизчә сөйләшергә өйрәтә.Балалар бу түгәрәкне бик көтеп алалар, һәрдаим сүзләрне кабатлап йөриләр.

-
УМК буенча дидактик уеннар 11.11.2015 Бакчабызда УМК буенча дидактик уеннарга зур игътибар бирәбез. Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

-
Сэламэт яшик! 09.11.2015 Шогыльлэре кирэкле инвентарьлар белэн тулыландырылган спорт залында жанлы утэ. Балаларга шэхси гигиена кунекмэлэре биру;сэламэтлек очен кирэкле булган факторлар булдыру максатыннын балалар белэн спорт комплексында даими шогыльлэнэбез.

-
Бакчабызда-музей. 02.11.2015 Татар халык мәдәнияте,гореф-гадәте,үткән тормышы белән даими таныштырып тору өчен узебезнең балалар бакчасында музей оештырдык.Максатыбыз:балаларда туган якны ярату, халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбиләү;музейдагы борынгы әйберләрнең бүгенге көндәге әҺәмияте турында белемнәрен арттыру,эш кораллары белән таныштыру.

-
Балалар бакчасында УМКны куллану. 30.10.2015 Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык , аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы булып тора.УМКны кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен режим моментларында һәм эшчәнлекләрдә үстерәбез.

-
Көндәлек гимнастика 28.10.2015 Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан балага активрак булырга ярдәм итә. Менә безнең иртәнге гимнастиканың бер моменты.

-
"Козге калейдоскоп"конкурсы буенча диплом тапшыру тантанасында. 26.10.2015 Район күләмендә үткәрелгән "Көзге калейдоскоп" конкурсында безнең бакча балалары да актив катнаштылар. Араларыннан Накипова Ильвинаның эше Дипломга лаек булды.

-
"Козге калейдоскоп"конкурсы. 22.10.2015

Бакчабызда балалар арасында үткәрелгән "Көзге калейдоскоп" дип исемләнгән балалар иҗатына конкурс булып узды. Бу бәйгедә һәркем теләп, зур кызыксыну белән катнашты. Һәрбер эшкә нәтиҗә ясап, җиңүчеләр билгеләнде. Балаларның тырышлыгын исәпкә алып, барлык иҗади эшләргә дә бүләк әзерләнде. Бу рәсемдә сез 3-4 һәм 4-5 яшьлекләр арасында җиңүче дип табылган иҗади эшләрне күрәсез .









