Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мәктәп укучылары белән саф һавада күңелле эстафета уеннары. 16.02.2016 Мәктәп белән бердәм, тыгыз элемтәдә торып эшләү, ике арадагы дуслыкны ныгыту максатыннан очрашуларны еш уздырабыз. Күңелле эстафета ярышлары һәркемнең күңелен күтәреп кенә калмыйча, сәламәтлекне ныгытырга, саф һавада рәхәтләнеп ял итәргә, әкият геройлары белән күңел ачарга да мөмкинчелек бирә.

-
Мәктәп укучылары бездә кунакта. 15.02.2016 УМК ны нәтиҗәле кулланып, балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү чараларының берсе буларак, башлангыч сыйныф укучылары белән рус телендә экологик викторина уздырдык. Балаларның рус телендә иркен аралашулары, активлыклары һәр ике як өчен дә сөенеч тудырды. Балаларның әйләнә тирәлек турында белемнәре, тереклек белән кызыксынулары канәгатьләнү хисләре тудырды

-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 12.02.2016 Уртанчылар төркемендә,үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан, тәрбияче Ибатуллина Фәния кисеп-ябыштыру эшчәнлеге үткәрде. Үткәрү формасы: Уен-эшчәнлек. Максат: Кисеп ябыштыру турындагы белемнәрне ныгыту, камилләштерү (түгәрәк, турыпочмаклы өлешләрен кисәргә өйрәтү). Бурычлар: Тәрбияви: тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру. Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү. Белем дәрәҗәсен үстерү: психик процессларны үстерү; игьтибарлылык, хәтер, фикерләү. Укыту, өйрәтү: транспорт төрләре буенча белемнәрне ныгыту.Төрләре буенча аера белүне формалаштыру,исемнәрен дөрес әйтү.Балаларның белем дәрәҗәсен тирәнәйтү. Нәтижә: Тәрбияче соравына тулы итеп җавап бирү. Сөйләм вакытында аралашу.Транспорт турында табышмаклар әйтү. Кисеп ябыштыру вакытында активлык күрсәтү.

-
Гөлләр тәрбиялибез. 11.02.2016

Экологик тәрбия бирүне тагын да тирәнәйтү максатыннан группа бүлмәсендә табигать почмагы бар. Анда без төрле гөлләр, аквариум һәм балалар хезмәте өчен кирәк булган әсбаплар урнаштырдык. Уртанчылар белән бүлмә гөлләре белән таныштырганда шөгыльне табигать почмагында үткәрәбез.Гөлләрнен яфрак формаларын, яфрак, чәчәк төсен күзәтәбез. Табигать почмагында төрле тәҗрибәләр, күзәтүләр алып барабыз. Бүлмә гөлләренең тере икәнлекләренә төшендерәбез: алар сулый, ничек сулый? – Яфраклары аша. Су эчәләр, тукланалар- тамырлары аша. Бер көнне караңгыга куеп су сипми торабыз. Моннан балалар белән бергәләп нәтиҗә ясыйбыз: гөлләр тере. Алар сулыйлар, тукланалар, үсәләр. Шуның өчен дә аларга яхшы шартлар тудырырга кирәк. Гөлләр һәрвакыт игътибар сорыйлар. Алар уссен өчен, безгә матурлык өстәсен өчен аларга яктылык, җылылык, су кирәк. Балалар моны бик яхшы аңлыйлар, табигать почмагында деҗур торалар, гөл яфракларының тузаннарын сөртеп, су сибеп торалар.
-
Зурлар төркемендә рус теле эшчәнлеге. 10.02.2016

Балаларның сөйләм телен һәрьяклап камилләштерү өстендә эшлибез.Рус теле дәресләрендә балалар бик актив катнашалар. Интерактив чаралар эшчәнлекне тагы да отышлырак итә.
-
ЭТИ-ЭНИЛЭРГЭ КИНЭШЛЭР. 09.02.2016 Всем полезная информация 01.02.2016 Что делать,если ребенок не хочет убирать за собой игрушки. Прежде всего,просьба убрать игрушки должна звучать доброжелательно.Уборка не должна стать наказанием,желательно чтобы стала заключительной частью игры. Если вы приняли решением научить ребенка убирать за собой игрушки, то быстрее добьетесь успеха, если будите выполнять несколько несложных правил: Твердо решите для себя, необходимо ли это. Будьте примером для ребенка, убирайте за собой вещи. Убирайте игрушки вместе с малышом. Убирая игрушки, разговаривайте с ребенком, объясните ему смысл происходящего. Формулируйте просьба убирать игрушки доброжелательно.Не приказывайте. Используйте маркировку, схемы на коробках и ящиках для игрушек( например: на коробке,в которой хранятся машинки,можно нарисовать машинки и.т.д) Придумайте интересную игру,что бы уборка стала желанной для малыша. Сделайте уборку игрушек ритуалом перед укладыванием ребенка спать.

-
"Рукавичка"әкиятен сәхнәләштерү. 08.02.2016

Өлкән тәрбияче Нигматзянова Суфия җитәкчелегендә мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Рукавичка"әкиятен рус телендә сәхнәләштерделәр.Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар.
-
Суган утырту. 05.02.2016 Бакчада балаларны табигать белән таныштыру, аңа мәхәббәт тәрбияләүдэ табигать почмагы ярдәм итә. Монын өчен без төркемдә шартлар тудырып, экологик почмак булдырдык. Табигать почмагына яшь узенчәлегенә туры килерлек гөлләр утырттык.Ә бүген без балалар белән суган утырттык.Суганның яшел кыяк чыгарганын һәрдаим күзәтеп торачакбыз. Табигать почмагында эшләү нәтиҗәсендә балаларда зиһенгә алу, фикерләү, хыяллану, игътибарлылык, хәтер кебек тынып белү процесслары арта, хезмәт күнекмәләре: эш сөючәнлек, табигатькә сак караш һәм җаваплылык тәрбияли.

-
Математика эшчәнлеге. 04.02.2016

Балалар гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлегендә бик яратып шөгыльләнәләр.УМК материаллары ярдәмендә түгәрәк, өчпочмак, квадратны танып әйтергә; балаларны уң һәм сул кулларын, пространстводагы юнәлешләрне аера белергә өйрәтәбез;эшчәнлеккә кызыксыну , мөстәкыйльлек тәрбиялибез; игътибарлыкларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерәбез.
-
Ком үзлекләрен тикшерү. 03.02.2016 Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән эзләнү эшчәнлегендә ком үзлекләрен тикшердек.Максатыбыз:ком турындагы белемнәрне камилләштерү,тәҗрибә ясау,ясаган тәҗрибә турында хикәяләп сөйләргә өйрәнү.Балаларның танып белү эшчәнлегн үстерү:коры ком (тарала),юеш ком (формасын саклый).










