Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108
-
Уеннарда һәм эшчәнлекләрдә интерактив уенчыклар. 03.04.2015 Интерактив курчакларның балаларны рус теленә өйрәтүдә әһәмияте зур. Балалар бу курчаклар ярдәмендә рус телендә иркен сөйләшергә өйрәнәләр, кызыксынулары, белемгә омтылышлары артуы сизелә.

-
Бакчабыз музеенда. 01.04.2015

Халкыбызның милли тормышын яктыртучы татар музеенда балалар бик еш булалар. Борынгы бабаларыбызның яшәешен, көнкүреш куллану әйберләрен кызыксынып өйрәнәләр.
-
Балаларыбыз хезмәтне теләп башкара. 27.03.2015 Язгы кояш нурлары карый башлагач, участокта кар тарату -балаларның кызыксынып башкара торган хезмәтләре. Өлкәннәргә ярдәм итү теләген үстерү белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирүче бу шогыльне балалар бик теләп башкара.

-
Дидактик уеннарга өстенлек бирәбез. 24.03.2015

Дидактик уеннар балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә зур этәргеч бирүен истә тотып, көн дәвамында бу төр уеннарга да өстенлек бирәбез.
-
Бездә "Нәүрүз" бәйрәме. 20.03.2015

Әнә яз яшелләнә,
Җир-анабыз гөлләнә,
Бозны тишә ак чәчәк,
Көнгә бага саф чәчәк!
Бүген көн тиң төннәргә,
Урын юк һич көнләргә,
Без дә тиң, без дә тигез!
Мөбәрәк Нәүрүз! - дибез.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында уен-викторина. 19.03.2015

Бүген бакчабызда ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында мәктәпкә хәзерлек һәм беренче сыйныф укучылары арасында күңелле уен-викторина булып узды. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен ныгытуга багышланган бу кичәдә үзара көч сынаштылар. Әлбәттә дуслык җиңүе белән тәмамланган бу очрашу һәр ике як өчен дә кызыклы һәм файдалы узды. Кунаклар тапшырган истәлекле бүләкләр балаларга сөенеч өстәде.
-
Юлда булсаң,бул уяу! 19.03.2015

Кечкенәләр төркеме балаларына юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәтү максатыннан,ЮХДИ хезмәткәрләрен чакырып ачык чара уздырдык.Бүгенге чарада балалар моңарчы алган белемнәрен күрсәттеләр, тагы да яңа белемнәр алдылар.Үз чиратында, ЮХИДИ хезмәткәрләре киңәшләрен бирделәр һәм алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Үзара тәҗрибә уртаклашу. 13.03.2015

Белем бирү учреждениесендә педагогларның узара тәҗрибә уртаклашу, бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге яңалыкларны эш практикасында куллануны өйрәнү макатыннан узара эшчәнлекләр күрсәттек.
-
Татар халык милли уеннар кичәсе. 10.03.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап,әби-бабаларыбызның бала вакытта уйнаган "Наза", "Түбәтәй", "Так калыш" , "Йөзек салыш" кебек татар халык уеннарын уйнап,бик күңелле җырлы-биюле кичә узды.
-
Әниләр бәйрәме белән! 06.03.2015

Кояшлы язның беренче бәйрәме - 8 март. Кадерле әниләребез, дәү әниләребез бездә кунакта. Алар һөрмәтенә балаларыбыз матур шигырьләр,җырлар,биюләр башкардылар,"Өч кыз"татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.Кулдан ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм белән Сезне! Бәйрәмегез сезгә бәхет, сәламәтлек китерсен, көнегез гел шат булсын. Елның һәрбер көне сезгә әниләр көне булсын!









