Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Әти-әниләр белән берлектә рәсем күргәзмәсе 07.12.2015 Зурлар төркемендә"Ак карлар патшалыгында" дип аталган рәсем күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәгә чарасы әти-әниләр белән берлектә узды.Балалар бу чарага бик кызыксынып һәм теләп катнашты.Күңел җылысын салып ясалган эшләргә йомгак ясалды.

-
Әти-әниләр җыелышы. 01.12.2015

Бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды.Биредә бакча мөдире һәм төркем тәрбиячеләре катнашты.Әти-әниләргә чыгышта балалар бакчасында умк куллану турында сөйләнде.Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасының старт алуы; бу программаны тормышка ашыру өчен балалар бакчасы умк комплектлары, ноутбуклар,экраннар, белән җиһазлануы турында әйтелде.Бүгенге көндә яңа укыту методик әсбаплар, күрсәтмә материаллар, балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек яңа заманча уеннары, эш дәфтәрләре белән эшләвебезне якыннан таныштырдык.
-
Бакчабызда "Әниләр бәйрәме"! 30.11.2015

Бүген бакчабызда әниләр бәйрәмен билгеләп үттек.Бәйрәмчә бизәлгән залда балалар үзләренең әниләрен котлап төрле һөнәрләр күрсәттеләр.Бәйрәм бик матур,зәвыклы булды,әниләр катнашында кызыклы уеннар белән бергә үрелеп барды.Балалар да,әниләр дә шат иде.
-
Бәйрәм белән,ӘНИЛӘР! 29.11.2015 Кадерле әниләр!Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сез – яклаучы да, саклаучы да, барыр юлны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояш та. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

-
Кечкенәләр төркемендә хәрәкәтле уеннар. 27.11.2015

Без тәрбиячеләр- балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү өчен төрле юлларны кулланабыз. Шуларның иң әһәмиятлесе һәм нәтиҗәлесе- уеннар. Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыруга сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.
-
Юл кагыйдәсен син бел! 25.11.2015 Безнең балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр күп эш алып баралар.Бакчабыз авылының үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан үзәк юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур эш булып тора.Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Юлда булсаң,бул өлгер-Юл кагыйдәсен син бел!"исемле әкият-инценеровка куйды.Зурлар һәм кечкенәләр төркеме балаларына да бу чара бик яхшы тәрбия чарасы булды.

-
Яңа технологияләр кулланабыз. 23.11.2015

Яңа технологияләр ярдәмендә мәктәпкәчә тәрбия бирүнең сыйфатын үстерү өстендә эшлибез.Бүгенге көндә бакчабызда тәрбия һәм белем бирү процессында яңа мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне киң куллану мөмкинлеге бар. Бу нисбәттән сабыйларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек туа.Алга таба да Һәр шөгыльне үстерергә, тагын да камиләштерергә дигән максат куябыз.
-
Сәнгать эшчәнлеге. 19.11.2015 Мәктәпкәчә чор – һәр кеше гомерендә аерым урын алып тора. Бу чорда бала бар нәрсә белән кызыксына. Үзенең нәни куллары белән тотып карап, ягымлы, кызыксынучан күзләре белән күзәтеп , күп вакыт алсу иреннәре белән тәмләп , гаҗәеп һәм таныш булмаган әйләнә-тирә дөньяны ачарга тырыша. Сәнгать эшчәнлеге белән кызыксынган бала күзәтүчән һәм уйлап табучан була, тирә – юньдәге һәр предметны, күренешне нәрсә беләндер чагыштыра. Сәнгать эшчәнлеге шулай ук әхләкый һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур роль уйный,кул-бармак моторикасы камилләшә.Бакчабызда сәнгать эшчәнлеге төрле ясау алымнары белән бик кызыклы һәм җанлы үтә.

-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 18.11.2015 Прогулка- балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, физик яктан сау-сәламәт бала үстерү өчен кулланыла торган төп чараларның берсе.Балалар прогулкаларны бик ярата. Алар тиешенчә ял итә: саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, кардан әвәләп Кар бабай ясыйлар, шул ук вакытта төрле хезмәт эшчәнлеге буенча олыларга булышалар.

-
Инглиз теле түгәрәге. 16.11.2015 Безнең балалар бакчасында балаларга татар һәм рус телләре генә түгел, инглиз теле өйрәтү дә алып барыла.Бүгенге көндә балалар бакчасында инглиз теле укытучысы Альфира Маскутовна бик мавыктыргыч, кызыклы итеп нәниләрне инглизчә сөйләшергә өйрәтә.Балалар бу түгәрәкне бик көтеп алалар, һәрдаим сүзләрне кабатлап йөриләр.










