МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422033, Республика Татарстан, Арский район, с. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 13 |
Телефон: | +79586248175 |
E-Mail: | dsshurabash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шурабашский детский сад» |
Руководитель: | Хасбиуллина Лилия Рафкатовна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 10 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Тәҗрибә уртаклашу. 19.01.2017
Арчабызның 11 нче балалар бакчасында студентлар һәм тәрбиячеләр өчен ачык дәресләр күрсәттеләр. .Безгә шундый бай эчтәлекле дәресләр күрсәтеп , үзләренең осталыклары белән уртаклашканнары өчен анда эшләүче тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Аларга авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә зурдан зур уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.
-
Сюжетлы уеннар 18.01.2017
Максат:
уенда табиб һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү.
әлеге намуслы хезмәткә кызыксыну,хөрмәт уяту.
табиб һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү.
рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау.
авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү.
табиб өчен кирәкле булган атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү.
уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру.
бердәм, бер төркем белән дус,тату уйнауларына ирешү.
уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.
-
Кем тизрәк. 17.01.2017
Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Шуңа да эшчәнлегемнең һәр төрендә үстерелешле уеннар кулланам.Туп белән уеннар үткән материалны ныгыту өстендә эшләгәндә бик уңайлы.
-
Буген бездә Яңа ел! 29.12.2016
Кыш бабабыз безгә дэ килде.Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,Кыш бабай белән берлектә уйнадылар, биеделәр, бергәләшеп күңел ачтылар.Бәйрәм бик куңелле булды, балалар шат күңелләр белән өйләренә таралыштылар.
-
Мәктәптә - кунакта. 26.12.2016
Мәктәпкә башлангыч класслар оештырган Яңа ел бәйрәмен карарга бардык.Бэйрэмгә Шүрэле белән убыр , Кыш бабай белән Кар кызы һәм башка бик күп җәнлекләр дә килгән иде.Бәйрәм бик күңелле узды.Мәктәптән кутәренке күңелләр белән кайттык.
-
Без булдырдык! 17.12.2016
Аллага шөкер.Кыш бабай белән Кар кызы безнең бакча каршында басып торалар.Аларга бары тик җан гына өрәсе калды.Хәзер инде аларга сөйләр өчен матур - матур шигырьләр , җырлар өйрәнербез.
-
Китап- безнең дустыбыз. 16.12.2016
Кешенең күзен ача
Безнең яраткан китап
Кем күп белергә теләсә -
Китап була кулында.
-
Суык диеп тормыйбыз. 15.12.2016
Балаларның бар хыялы тизрәк участокны матурлау.Һәркөн саен сыннар саны арта бара.Эш нәтиҗәләрен күреп балаларыбыз бик сөенәләр.
-
Тырышлык. 14.12.2016
Тырышсаң була икән.Үзләре кечкенә генә булсалар да нинди матур сын оештырдылар..Бу әле аларның быелгы беренче сыннары.Билгеле инде аларга тәрбияче апайлары да булышты.
-
Нинди матур безнең чыршы! 13.12.2016
Яңа елны каршы алырга җыенабыз.Әкренләп группаны бизәргә тотындык.Бу эшкә балалар да бик теләп катнашалар.