МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422033, Республика Татарстан, Арский район, с. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 13 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsshurabash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шурабашский детский сад» |
Руководитель: | Хасбиуллина Лилия Рафкатовна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 13 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Кем тизрәк.
17.01.2017
Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Шуңа да эшчәнлегемнең һәр төрендә үстерелешле уеннар кулланам.Туп белән уеннар үткән материалны ныгыту өстендә эшләгәндә бик уңайлы.
-
Буген бездә Яңа ел!
29.12.2016
Кыш бабабыз безгә дэ килде.Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,Кыш бабай белән берлектә уйнадылар, биеделәр, бергәләшеп күңел ачтылар.Бәйрәм бик куңелле булды, балалар шат күңелләр белән өйләренә таралыштылар.
-
Мәктәптә - кунакта.
26.12.2016
Мәктәпкә башлангыч класслар оештырган Яңа ел бәйрәмен карарга бардык.Бэйрэмгә Шүрэле белән убыр , Кыш бабай белән Кар кызы һәм башка бик күп җәнлекләр дә килгән иде.Бәйрәм бик күңелле узды.Мәктәптән кутәренке күңелләр белән кайттык.
-
Без булдырдык!
17.12.2016
Аллага шөкер.Кыш бабай белән Кар кызы безнең бакча каршында басып торалар.Аларга бары тик җан гына өрәсе калды.Хәзер инде аларга сөйләр өчен матур - матур шигырьләр , җырлар өйрәнербез.
-
Китап- безнең дустыбыз.
16.12.2016
Кешенең күзен ача
Безнең яраткан китап
Кем күп белергә теләсә -
Китап була кулында.
-
Суык диеп тормыйбыз.
15.12.2016
Балаларның бар хыялы тизрәк участокны матурлау.Һәркөн саен сыннар саны арта бара.Эш нәтиҗәләрен күреп балаларыбыз бик сөенәләр.
-
Тырышлык.
14.12.2016
Тырышсаң була икән.Үзләре кечкенә генә булсалар да нинди матур сын оештырдылар..Бу әле аларның быелгы беренче сыннары.Билгеле инде аларга тәрбияче апайлары да булышты.
-
Нинди матур безнең чыршы!
13.12.2016
Яңа елны каршы алырга җыенабыз.Әкренләп группаны бизәргә тотындык.Бу эшкә балалар да бик теләп катнашалар.
-
Яңа елны көтәбез.
12.12.2016
Бакчабызда " Иң матур елка уенчыгы" дип аталган конкур игълан иткән идек.Балалар әти-әниләре белән берлектә бик матур кул эшләре эшләп китерә башладылар.Һәркөн алар үзләре алып килгән уенчыкларны карап куаналар.Аларны ничек ясаганнары турында бик сөенеп сөйлиләр.
-
Түгәрәк уен
05.12.2016
Бала тормышында уенның әһәмияте бик зур. Өлкән кешенең тормышында эшчәнлек, хезмәт, эш нинди урын тотса, бала өчен уен шундый ук урын тота. Бала уенда нинди булса, үскәч эшендә дә күбесенчә шундый ук була. Шуңа күрә дә кешенең киләчәктәге эшчәнлеген тәрбияләү иң элек уен процессында үтә.