МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422033, Республика Татарстан, Арский район, с. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 13 |
Телефон: | +79586248175 |
E-Mail: | dsshurabash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шурабашский детский сад» |
Руководитель: | Хасбиуллина Лилия Рафкатовна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 10 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Китапханәдә кунакта. 22.09.2017
Шурабаш авылы китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдык. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.“Нәниләр әлифбасы”, "Нәни болан баласы" китапларына күзәтүләр ясалды. -
Эшләгәнем кешегә, өйрәнгәнем үземә. 21.09.2017
Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Лабиринттан чыгу юлын тап. 19.09.2017
Уен-күнегү.Тиешле юнәлештә хәрәкәт итәргә өйрәтү.
-
Лего 18.09.2017
Лего,конструктордан төрле корылмалар ясап уйныйлар.
-
Хезмәт. 15.09.2017
Балада хезмәткә мәхәббәтне ул бик кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк.Көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек,оешканлык,активлык тәрбияли.
-
Без мультфильм яратабыз! 13.09.2017
Г.Тукай әкиятләренә төзелгән мультфильмнар карыйбыз.
-
Туган конең белән! 12.09.2017
Маратның туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк;
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы;
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач! -
Грамотага әзерләү. 11.09.2017
Заман миңа: «Югарыга мен!» — дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе — татар теле,
Икенчесе — бөек рус теле!.. -
Күмәк хезмәт. 08.09.2017
Балалар белән берлектә уенчыкларны юып кую,эшкә балаларны тарту.
-
Уен. 05.09.2017
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау – сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Бигрәк тә хәрәкәтле, җырлы – биюле уеннар балаларда эстетик тойгы тәрбияләүгә, аларның шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә.
Уен вакытында текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, аңарда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.