МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422033, Республика Татарстан, Арский район, с. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 13 |
Телефон: | +79586248175 |
E-Mail: | dsshurabash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Шурабашский детский сад» |
Руководитель: | Хасбиуллина Лилия Рафкатовна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 10 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Шурабашский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шурабаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Яңа елны көтәбез. 18.12.2017
Кыш бабайны каршы алырга җыенабыз.Балалар белән берлектә чыршы бизибез.
-
Нинди рәхәт, күңелле саф һавада уйнавы! 13.12.2017Салкын, саф һава,Йомшак кар ява.Урамга чыксаң,Битләр кызара.
-
Әвәләп ясау шөгыле. 05.12.2017Өстәл артында берничә минут хәрәкәтсез утыру нәниләрне ардыра,аларның игътибарлары кими.Шүңа да шөгыль башланып берникадәр вакыт үткәч,кечкенәләр белән тәнәфес ясап алабыз –физминутлар үткәрәбез.Аяк-кул,бармак,муен,гәүдә өчен хәрәкэтләрне эченә алган гимнастик күнегүләр күңелле,файдалы узсын өчен,аларны төрле җыр,такмаклар белән башкарабыз.Шигъри юллар белән яисә көй ярдәмендә үткәрелә торган ял минутларын балалар бигрәк тә ярата.
-
Кышның беренче көне. 01.12.2017
Менә бу елның соңгы, ә кышның беренче ае - декабрь дә башланды. Халыкта "Декабрь елны тәмамлый, кышны башлый", дигән әйтем бар. Кышларыгыз җылы һәм могҗизаларга бай булсын. Юлларда сак йөрегез, сәламәтлегегезне саклагыз! Кышны исән-имин уздырып җибәрергә язсын!
-
Бармак уеннары. 28.11.2017
Бармак моторикасын ныгыту өчен үз эшемдә бармак уеннарына аеруча зур игътибар бирәм. Бармак хәрәкәтләре артта калса,сөйләм үсеше тоткарлана.Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.Шуңа күрә балалар белән бармак уеннарын бик еш уйныйбыз
-
Кабатлау. 24.11.2017
Юл билгеләре темасын ныгытканда уеннарның ярдәме бик зур.
-
Тылсымлы куллар. 17.11.2017Мин үз эшчәнлегемдә бик күп традицион булмаган рәсем ясау алымнарын кулланып карадым. Алар минем үземдә дә, балаларда да канәгатьләнү хисе тудырды.Бармаклар белән ясау алымын без кечкенәләр төркемендә куллана башладык. Бармаклар ярдәмендә ясалган “Чебиләр”, “Миләш” рәсемнәре бик уңышлы килеп чыкты.Уч төпләре белән ясау алымын да мин үз эшемдә киң кулланам. Чөнки бу алым белән эшләүнең нәтиҗәсе бик кызыклы. Уч төбеннән төшкән тапларны, өстәмә элементлар белән баетып, бик кызыклы сурәтләр ясап була.
-
Табигать почмагында хезмәт. 09.11.2017
Төркем бүлмәсендәге гөлләргә су сибү,төпләрен йомшарту,алрның исемнәрен атау.Матурлыкны күрә белергә,гөлләргә карата сак караш тәрбияләү
-
Уйный-уйный үсәбез. 03.11.2017
Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә.
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә. -
Сүз схемасы төзү. 01.11.2017
Авазларны шартлы билгеләр белән күрсәтеп, сүзнең схемасын төзү күнекмәсен булдыру.
Сүзнең беренче авазын аерып ала белү күнекмәләрен ныгыту. Уку эшчәнлеге компоненты булган үзконтроль, үзбәя күнекмәләрен булдыру.