МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Әниләр -тормышыбызның яме 05.03.2020
Әниләр- тормышыбызның яме. Бәрәкәтле, имин тыныч тормышка бары тик әниләрнең хәер-догасы, аларның фатихасы белән генә ирешеп була. Мәктәпнең уку-укыту системасында шушы фикер укучыларга тәрбия сәгатьләрендә төшендерелә, әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләнелә.
Тиздән “8 март – Халыкара Хатын-кызлар көне “ җитә. Бәйрәм белән котлап, әниләрне олылау, хөрмәтләү тәбрикләү максатыннан, бүген 8 - 9 класс укучылары һәм әниләре катнашында “ Башваткыч” үткәрелде. Уен әниләр, гаилә темасына багышланган иде. Класс җитәкчеләре Гыйләҗиева Гөлчәчәк Рифгатовна һәм Хисматуллина Венера Бариевна уенны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен, зур көч куйганнар. Барлык сорауларга дөрес җавап бирү, супер призга машина алу куанычы, телевизордан гына карап барган уенда үзең катнашу мәктәп елларының онытылмаслык хатирәсе булып укучылар һәм аларның әниләре хәтерендә озак сакланачак эле.
-
Финансовая грамотность 04.03.2020
Проект «Онлайн-уроки Финансовой грамотности» помогает старшеклассникам из любой точки России получить равный доступ к финансовым знаниям, предоставляет возможность «живого» общения с профессионалами финансового рынка, способствует формированию принципов ответственного и грамотного подхода к принятию финансовых решений. Эксперты рассказывают школьникам о личном финансовом планировании, инвестировании, страховании, преимуществах использования банковских карт. Особое внимание уделяется правилам безопасности на финансовом рынке и защите прав потребителей финансовых услуг. Организатором данного проекта выступает регулятор финансового рынка России – Центральный банк Российской Федерации. Сегодня в 7 классе был проведён онлайн урок на тему "Пять простых правил, чтобы не иметь проблем с долгами". Урок был для учащихся необычным, интересным. Затронутая тема актуальна для подростков, поэтому тема урока была выбрана не случайно. Во многих семьях родители берут кредиты на приобретение каких-либо товаров, в том числе дорогостоящих телефонов для детей. Дети должны знать и понимать , каким образом необходимо возвращать деньги за кредит. Какие действия будут правильными, а какие могут принести печальные последствия.
-
02.03.2020
Балалар арасында травматизмны кисәтү максатыннан , 8-9 классларда класстан тыш чара үткәрелде. Куркынычсызлык кагыйдәләре, юл билгеләре , юлда йөрү кагыйдәләре тагын бер кат аңлатылды, искәртелеп үтелде.
-
Тыл ветераннары белән очрашулар 28.02.2020
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында, мәктәп укучылары һәм укытучылары сугыш чоры балалары, тыл ветераннары турында мәгълүматларны тулыландыру максатыннан, очрашуларга йориләр. Безнең Иске Кырлай мәктәбе территориясенә караган Иске Кырлай, Әзәк,Өтнә авылларында барысы 6 тыл ветераны яши: Акберов Минсабир Галимзянович,Гарифуллина Кафия Юнысовна,Мукаева Салима Салихзяновна,Файзуллин Нурулла Шагидуллович,Хасаншина Фатыма Файзиевна,Шарипова Зиляфруз Гиззатулловна. Аларның сафлары да көннән - көн сирәгәя бара. 2020 нче елга аяк баскач кына да, 2 ветераныбыз арабыздан китеп барды. Аларның күргән авырлыклары, кичергән михнәтләре сөйләп бетергесез.Сугыш чоры һәркемнең күңеленә тирән эз калдырды. Ризыкка, киемгә сакчыл караш, кешеләргә карата кызгану, булышырга теләү хисе тәрбияләде.Кайсы белән генә аралашсак та, барысы да беравыздан: "Без күргәнне күрергә язмасын иде сезгә. Сугышлар булмасын, тынычлыкта яшәгез. Белем алырга тырышыгыз. Кечкенәдән эшкә өйрәнегез, эш белгән кеше, беркайчан да югалмый" - дип телиләр.
-
27.02.2020
26 март көнне район күләмендә булып узган "Без бергә" дип аталган фестивальдә 6 класс укучысы Габдрахманов Әмир нәфис сүз номинациясендә катнашып , уңышлы чыгыш ясады. Ул халкыбызның "Тургай моңы" дип аталган легендасын сөйләде.
-
отборочный тур Национального фестиваля "Без бергэ" 26.02.2020
Сегодня в Детской школе искусств прошел муниципальный отборочный тур Национального фестиваля "Без бергэ", посвященный 100- летию образования ТАССР, в котором приняли участие учащиеся нашей школы в номинациях: "Хореография", "Художественное чтение", «Ярмарка выставок ».
-
"Ут дус һәм дошман" 25.02.2020
Бүген башлангыч класслар да “Ут дус һәм дошман ” темасына класс сәгате үткәрелде. Борынгы заманнардан бирле ут кешенең дустына әверелде. Ул кешегә кыргый хайваннардан сакланырга, торакларын яктыртырга һәм җылытырга булышкан. Ут ярдәмендә кеше тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәнгән. Ә хәзерге заманда без тормышыбызны уттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безгә һәркайда: өйдә һәм мәктәптә, завод һәм фабрикаларда, шәһәр һәм авылларда кирәк. Янгын – кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, ул гадәттән тыш хәл. Ә гадәттән тыш хәл вакытында иң мөһиме – югалып калмау, дөрес эш итү. Әгәр мәктәптә гадәттән тыш хәл килеп чыкса, куркыныч урыннан чыгып китәргә кирәклеге аңлатылды.
-
Халык хәтере - мәңгелек! 22.02.2020
Хәрби - патриотик айлык кысаларында, укучылар белән берлектә, туган төбәктән чыккан батырлар, хәбәрсез югалганнарның язмышларын ачыклау буенча эзлзнү эшләре дәвам итә. 6-9 класс укучылары төркемнәргә бүленеп, Иске Кырлай, Әзәк, Өтнә, Александровка авылларыннан сугыш кырларына озатылганнарның исемнәрен, язмышларын ачыклау буенча эш алып баралар.
-
"Ягез әле, егетләр!" 21.02.2020
Озакламый февраль аеның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе- Ватанны саклаучылар көне килеп җитә. Мәктәбебездә хәрби-патриотик план буенча эш даими алып барыла. Бүген 1-4 класс егетләре катнашында "Ягез әле,егетләр!" уены үткәрелде. Егетләребез тапкырлыкта, җитезлектә, бердәмлектә сыналып төрле уеннарда катнаштылар. Кызлар аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар. Муса Җәлил "Бер үгет" шигыре белән кешелеклелек,ирлек турында бик тирән мәгънәле фикерләр әйткән. Без дә үзебез тәрбияләгән балалар намус белән, тугрылык беләр яшәрләр һәм хезмәт итәрләр дип ышанып калабыз.
-
Туган тел көне 20.02.2020
Буген мәктәбебездә "21 февраль - Халыкара Туган тел көне" уңаеннан "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уен-бәйге үткәрелде. Укучылар бик актив булдылар,һәр өлеш аларда зур кызыксыну уятты. Туган телебезне сакларга, якларга кирәклеге аңлатылды.