МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Занятие по ПДД
17.03.2020
Вот и дорожки уже подсыхают, и солнышко светит, и птички поют. как тут удержаться и не "дать " кружочек на велосипеде. О том как и где можно кататься, куда нельзя выезжать, как "переходить" дорогу на велосипеде, как ездить в темное время суток - вот на все эти вопросы отвечали детки на очередных занятиях по ПДД.
-
Классные часы
16.03.2020
Панделия коронавирусной инфекции COVID-19, вызванная коронавирусом SARS-CoV-2 изменила жизнь многих людей и к сожалению, не в лучшую сторону. Классные часы, на тему "Как уберечься от заразы?", прошли сегодня во всех классах.
-
"Без - табигать дуслары" 14.03.2020
Әзәк башлангыч мәктәбендә "Без - табигать дуслары " - дигән кичә үткәрелде. Балалар кошларга, хайваннарга ничек ярдәм итәргә,елга - күлләрне ничек саегудан сакларга икәнлеге турында сөйләделәр. Кошлар, хайваннар тормышын сурәтләгән әкиятләрне сәхнәләштерделәр. Кичә күңелле үтте.
-
13.03.2020
Табигать фәннәре атналыгын дәвам итеп, Гилязиева Г. Р. 5-6 нчы классларда уен-дәрес күрсәтте.Укучылар география, биология фәненнән булган белемнәрен үстерделәр, уен барышында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларга туган илгә, туган авылга, табигатькә карата сакчыл караш булырга тиешлеге тагын бер кат искәртелде.
-
Табигать фәннәре атналыгы. 12.03.2020
Мәктәбебездә табигать фәннәре атналыгы башланды. Укытучылар, Гилязиева Г.Р. һәм Гилязиев Х.Р. һәр чараны мавыктыргыч,кызыклы итеп оештырганнар.
Табигать фәннәре атналыгы программасы:
I . “Географик – биологик викторина”
II . “Табигать һәм без” плакатлар һәм рәсемнәр конкурсы.
III . “Синең аша беләм мин, табигатьнең серләрен”.Уен- дәрес. 7-9 класслар.
IV . “Табигатьнең җан авазы” (5 – 6 сыйныфлар) .
V . Кроссвордлар, ребуслар чишү. (5-9 класслар)
һәрбер конкурста укучыларга уңышлар !
-
“Үлгәннәрнең кадерен белмәсәң, тереләрне яратырга өйрәнә алмассың...” 11.03.2020
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, мәктәптә чаралар уза тора. Җиңүгә өлешне фронтта гына түгел, ә тылда да керткәннәр. Көнне төнгә ялгап, завод – фабрикаларда, колхоз – совхозларда фидакарь хезмәт куелган. Без бу хезмәтне, бу батырлыкны онытырга тиеш түгелбез. Бүген 6 класс укучылары белән “Үлгәннәрнең кадерен белмәсәң, тереләрне яратырга өйрәнә алмассың...” исемле әңгәмә дәрес уздырылды. Укучыларга түбәндәге мәгълүматлар җиткерелде: Сведловск өлкәсе губернаторы Е.В.Куйвашев указы белән 11 март көне Бөек Ватан сугышы елларында Сверловск өлкәсе халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен мәңгеләштерү һәм фашистларны җиңгән өчен рәхмәт белдерү максаты белән Ирекле Урал танк Корпусы оештырган өчен Халык Батырлыгы Көне дип игълан ителгән. Ирекле Урал танк Корпусы оешу – ул Бөек Ватан сугышы тарихының үзенчәлекле һәм мөһим битләренең берсе булып тора. Сталинград сугышында Җиңүдән соң, урал заводлары эшчеләренең идеясе белән, ирекле танк корпусы төзү планы корыла. Эшчеләр фронтовикларга җавап йөзеннән шундый бүләк әзерлиләр. Бу эш өчен завод эшчеләре үз хисапларыннан, үз мөлкәтләреннән өлеш чыгаралар. Алар үз сменалары тәмамланганнан соң да, өйләренә кайтмыйча, йокламыйча, берничә тәүлек дәвамында эшлиләр. Бу Урал эшчеләренең зур хезмәт батырлыгы була.
1943 елның 11 мартында оборона комиссары әлеге корпуска 30 нчы Урал Ирекле танк Корпусы дигән исем бирә. “Бу корпуста рядовойдан башлап генералга кадәр һәркем кара саплы пычак белән кораллана. Аларны Злотоуст эшчеләре махсус ясыйлар. Фашистлар аларны “шварцмессер дивизиясе” дип атыйлар.
Сугышчан батырлыклары өчен Ирекле Урал Корпусы сугышчыларына Верховный Командующий 21 тапкыр рәхмәт белдерә, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов, II дәрәҗә Кутузов орденнары белән бүләкли.
“Үлгәннәрнең кадерен белмәсәң, тереләрне яратырга өйрәнә алмассың...”
-
"Әнием портреты" конкурсы 10.03.2020
Башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән "Әнием портеты" конкурсына нәтиҗә ясалды. Укучылар үз әниләренен рәсемнәрен бик матур итеп ясап килгәннәр. Без иң-иң яхшыларын сайлап алдык. 1 урын - 3 классукучысы Нотфуллина Гөлинә, 2 урын - 1 класс укучысы Сабирова Сөмәя, 3 урын - 1 класс укучысы- Гайсин Гыйззәт.
-
С 8 Марта! 08.03.2020
Прекрасный день настал в году,
Принёс он нам тепло, весну,
Улыбки, радость, настроение,
А дамам нашим — поздравления!
Желаем, чтоб вы улыбались,
Весной пришедшей наслаждались,
Купались в море нежных слов
И самых сказочных цветов!
-
Әниләр бездә кунакта 07.03.2020
8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүген безгә кунакка 1-4 класс укучыларының әниләре килде. Укучылар әниләргә "Урман әкияте,"Теремкәй" әкиятләрен күрсәттеләр, аларны котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Кичә ахырында үз кулларын белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Ягез әле, кызлар" бәйгесе 06.03.2020
6 март көнне мәктәттә "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үткәрелде. Кызлар өчен кызыклы уеннар оештырылды, алар бик актив катнаштылар. Егетләребез хатын-кыз укытучыларны һәм кызларны котлап матур шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр.