МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Бүген тугызынчылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Алда торган имтиханнарыгызда уңышлар юлдаш булсын сезгә. Тормыш юлыгыз сикәлтәләрсез булсын иде. Сезне яраткан, төпле белем биргән, сезгә бары тик яхшылык кына теләгән укытучыларыгызны, мәктәпне онытмагыз.
Очар кошлар күккә күтәрелә
Тиңлибез сезне очар кошларга.
Без фатиха бирәбез сезгә бүген
Өмет белән карап юлларга.
Тормыш булгач булыр кайгы да,
Җилләре дә каршы исәрләр.
Ходай сезгә ныклык һәм сабырлык
Бирсен иде гомер кичәргә.
Акыл камил, ә рух көчле булсын,
Хәләл көч белән сез яшәгез.
Гомер бит ул тик бер генә килә
Җирдә яшеннәрдәй яшьнәгез.
Канатларыгыз гына сынмасын да,
Өметләрне безнең кисмәгез.
Төн пәрдәсен күзгә элгәндә дә
Һәрвакытта безнең истә сез.
Сез кайтыгыз назлы җилләр булып,
Бер сөенеч булып кайтыгыз.
Баш очында Кояш, Йолдыз булсын,
Булсын һәрчак тулган аегыз.
Җирне ямьләр өчен кирәк бит сез,
Озын булсын барыр юлыгыз.
Утка салыр дөнья, суларга да,
Тик бәхетле генә булыгыз!
Тик бәхетле генә булыгыз! -
Котлыйбыз! 23.05.2014

Арчада үткәрелгән "Асфальтта рәсем ясыйбыз" дип аталган рәсем конкурсында 3 урынны алган 8 класс укучысы Ахмадуллина Рузиләне чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин, Рузилә!
-
Балалар Сабантуе 22.05.2014

21 нче май көнне табигать кочагында балалар Сабантуе үткәрелде. Төрле - төрле уеннар уйналды. Соңыннан бөтен кеше дә тәмле ботка белән сыйланды.
-
Ышаныч телефоны 18.05.2014

17 май Ышаныч телефоны көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне классларда тәрбия сәгатьләре шушы темага багышлап үткәрелде.
-
Молодцы! 13.05.2014

Җиңел атлетика буенча район күләмендә үткәрелгән ярышта безнең мәктәп командасы III урын алды. Молодцы!
-
Котлыйбыз! 13.05.2014

Җиңел атлетика буенча район күләмендә үткәрелгән ярышта 800 метрлы дистанциядә III урынны алган 8 класс укучысы Тухфатуллин Булатны чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар сиңа, Булат!
-
Экологический урок 12.05.2014

Сегодня в школе прошел «Единый экологический урок», посвященный Международному Дню экологического образования.
-
Бөек Җиңү көне! 08.05.2014

Бүген Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Җиңүне якынайтуга үз көчләрен керткән тыл ветераннары үз истәлекләре белән уртаклаштылар. Алар хөрмәтенә укучылар һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде. Сугышта һәлак булучылар истәленә куелган һәйкәлгә венок салынды.
Юллларның авырын үткәнсез,
Теш кысып елларны сүткәнсез.
Тормышка матурлык сипкәнсез
Һәм безне бәхетле иткәнсез.
-
Язгы өмә 02.05.2014

-
Парламентский урок "Мы - вместе" 30.04.2014

29 апреля в школе был проведен Парламентский урок на тему "Мы - вместе", посвященный интеграции России, Республики Крым и Севастополя.






