МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Экология көне 19.06.2014

Без бүген экологик темага төрле эшләр башкардык. Табигать - безнең иң зур байлыгыбыз. Аны сакларга кирәк. Һәм без экологик эмблемаларга конкурс оештырдык. һәр укучы бу эшне бик теләп башкарды. Кирәксез материаллардан бик матур эшләнмәләр ясадык. Көн ахырында табигать турында кызыклы кроссворд чиштек. Шулай итеп тагын бер көнебез файдалы үтте.
-
Музыка көне 18.06.2014

Бүген музыка көне. Үзебезнең яраткан җырларыбызны җырладык. Музыка буенча белемнәребезне "Көйне таны" уены белән тикшердек. Көнебезне саф һавада музыкаль - хәрәкәтле уеннар белән дәвам иттек. Ике звено арасында "Рифма" уены бик күңелле үтте. Көн артыннан көнебез шулай күңелле үтә.
-
Пожар куркынычсызлыгы көне. 17.06.2014

Укучылар пожар куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Лагерь буенча эвакуация ясалды. "Тамчы" һәм "Дуслык" командалары арасында КВН уткәрелде. Нәтиҗәдә ике команда арасында дуслык җиңеп чыкты. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көнебез куңелле һәм файдалы үтте.
-
Яшел ут көне 16.06.2014

Бүгенге көнебезне "Яшел ут" көне диеп атадык. Көнебез юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юл билгеләрен белүне тикшерүгә багышланды. Шул нисбәттән уздырылган әңгәмә, рәсем конкурсы, юл билгеләре ярдәмендә оештырылган инсценировка бик отышлы булды. Имин булсын юлларыбыз!!!
-
Уен көне 15.06.2014

Бүгенге көнебез "Уен көне" диеп игълан ителде. Көнебез "Мобильный телефон-вещь нужная, но опасная" дип аталган әңгәмә белән башланып китте. Без аларга телефонның кирәкле һәм шул очракта зарарлы әйбер икәнен аңлаттык. Көннең икенче яртысында "Минем яраткан уенчыгым" темасына рәсем конкурсы оештырылды. Ике звено арасында уздырылган футбол матчы балаларны тагын да җанландырды.
-
Сәламәтлек көне 14.06.2014

Бүгенге көнебез сәламәтлеккә багышланган иде. Без, балалар белән ЗОЖ үткәрдек, аларга сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк икәнен аңлаттык. Балалр бик теләп катнашып утырдылар. Аннары аларга начар гадәтләр турында сөйләдек. Бүгенге көн аларга бик ошады.
-
Матурлык көне 13.06.2014

Бүген "Колак, күзне ничек сакларга" дигән беседа үткәрдек. Балаларны гигиенетик кагыйдәләр белән таныштырдык. Бүген лагерның "Мисс"ын һәм "Мистер" ны билгеләдек. Алар төрле сынаулар аша , конкурста катнаштылар һәм түбәндәге укучылар Ахметов Рузилҗ, Махмутова Зарина лагерыбызның "Мисс" һәм "Мистер"лары булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Аларга алдагы сынауларда уңышлар телибез.
-
Россия көне 12.06.2014

Бүгенге көнебез Россия көненә багышланган иде. Без балалар белән "Россия - родина моя" диеп исемләнгән беседа үткәрдек. Балалар бик актив булдылар. Аларның белемнәрен тикшерү өчен викторина үткәрдек. Ике отряд та бик белемле булып чыктылар. Икесе дә җиңү яуладылар. Викторина беткәч, балаларга "Мин яратам сине, Россия" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Матур итеп ясалган рәсемнәр бүләкләнде. Көннең икенче яртысында без балалар белән саф һавада төрле-төрле уеннар уйнадык. Көнебез бик күңелле үтте.
-
Әйләнә -тирә көне 11.06.2014

Бүген табигатькә экскурсияга чыктык. "Җәйге сукмак буйлап" дигән сәяхәт уен уйнадык. Табигать турында бик күп сынамышлар һәм мәкалләр белән танышып киттек.
-
Талантлар эзлибез 10.06.2014

Лагерь буенча талантлар эзләү максатыннан "Талантлар эзлибез" дигән мероприятие үткәрдек. Безнең арабызда бик оста биючеләр, җырчылар, акробатлар , хәтта фокусниклар да бар икән бит... Талантлы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.






