МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Хезмәт көне. 09.06.2014

Бугенге көнебез хезмәткә багышланган иде. Шушы темага багышлап без табигый материаллардан эшкәртмә эшләдек. Ике отряд та тырышып эшләде.
-
Дуслар көне 07.06.2014

Иртәбез куңелле зарядка белән башланып китте. Бугенге көннең максаты клад эзләү иде. Ике отряд та җиңү яллау теләге белән эзләделәр. Алар шикәрдән эшләнгән замокны табырга тиешләр иде. Бу уенда "Тамчы" отряды җитезрәк булып чыкты. Аларны "Дуслык" отряды белән котлап үттек.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 06.06.2014

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл темасына әңгәмә үткәрелде. Командалар арасында күңелле старт үткәрелде. Ә нәтиҗәдә ике команданың дуслыгы җиңде. Ура ! Без җиңүчеләр!
-
Яшь романтиклар көне 05.06.2014

Көнебезне куңелле сәяхәт белән башлап җибәрдек. Авылыбызның ямьле болынына, Ашыт елгасы буена бардык. Анда төрле-төрле, аллы-гөлле, ак-сары, төрле бизәкле күбәләкләр күзәттек. Күбәләкләр турында әңгәмә үткәрелде. ямьле болында төрле уеннар уйнадык. Көнебезне Г. Тукайнын "Бала белән күбәләк" шигыренә төзелгән мултьфильм карадык, фикерләр алыштык. Көннең икенче яртысында шашка ярышы булды. I урын - Гимадиева Рәзинә, II урын - Ахметов фәнзил, III урын - Ахметшин Руслан. Алларны чын куңелдән көтлыйбыз.
-
Без лагерьда! 04.06.2014

Лагерьда көннәр сизелмичә дә үтеп китә. Бүген матур шигырьләр , җырлар өйрәндек һәм "Кояшкай" лагереның ачылу тантанасын үткәрдек.
-
Әкият дөньясына сәяхәт 03.06.2014

Лагеребызның 3 нче көне "ДУСТЫМ КИТАП" темасына багышланды.Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң без авыл китапханәсенә юл тоттык. Китапханәче Халикова Миләүшә апа безне "китап уку серләренә" төшендерде. Яңа чыккан китаплар белән танышканнан соң Абдулла Алиш әкияте буенча эшләнгән фильм карадык. Китапханәдән без "Күп укыган - күп белә" - дигән нәтиҗә белән чыктык.
-
Рәхәт тә соң лагерьда... 03.06.2014

Күңелле , бик күңелле лагерьда! Ә ничек тәмле һәм файдалы ашаталар...
-
Лагеребызның икенче көне 02.06.2014

Күңелле итеп лагеребызның икенче көне башланып китте. Көнебез куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды.Имин үтсен ялларыбыз!
-
1 июнь - Балаларны яклау көне! 01.06.2014

Бүген мәктәп яны лагере башланып китте. Бу көн илебездәге зур датага - Балаларны яклау көненә туры килде. Шул уңайдан төрле кызыклы мероприятиеләр уздырылды. Звенолар әзерләгән зур концерт искиткеч булды.
-
Варис булдык! 27.05.2014

Бүген 4 класс укучылары варислар оешмасына кабул ителделәр.






