МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Дус класс серләре! конкурсы 19.11.2018

Укучылар арасында дус, тату яшәүне пропагандалау максатында, күп төрле чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе- "Дус класс серләре" дип атала торган конкурс. Безнең мәктәп укучылары да бу конкурста теләп катнаштылар. 7 класс укучылары үзләренең активлыгы белән аерылып торалар. Конкурска да әти-әниләре белән әзерләнделәр hәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
29.10.2018

Активисты отряда "Волонтеры Победы" МБОУ "Староашитская ООШ" приняли участие во Всероссийской акции "Великие имена России".
-
"Көзге бал" бәйрәме. 27.10.2018

hәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән. Яз-челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның матурлыгы hәм күркәмлеге, көзге муллык белән билгеләнә. Бүген мәктәбебездә "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе җырлар, биюләр, юмор белән үрелеп барды.
-
Көз патшалыгында. 25.10.2018

Уучылар әти-әниләре белән берлектә көзге уңыштан бик матур композицияләр тудырган. Алардан матур күргәзмә төзелде.
-
Парламентский урок "Парламент, общество и я". 24.10.2018

Парламентский урок "Парламент, общество и я" проходит во всех школах Республики Татарстан, 20 октября для старшеклассников парламентский урок провел учитель истории и обществознания Фатхуллин Р. Н. . Главной целью проведения урока стало воспитание у школьников гражданской активности, формирование правовой культуры, углубление знаний школьников о роли и месте заонодательного органа государственной власти РФ И РТ.
-
Хөрмәтле укытучыларыбыз! 05.10.2018

Сезне елның иң күркәм, иң олы бәйрәмнәреннән берсе-Укытучылар көне белән котлыйбыз! Эшегездә иҗади уңышлар,бетмәс-төкәнмәс яшәү көче, сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете телибез. Сез- кешелек дөньясы туплаган гыйлемнәрне буыннан буынга тапшыручы, үткәннәр белән киләчәкне тоташтыручы иң кирәкле кешеләр. hәр дәресегез- яңа ачыш, hәр сүзегез - кыйммәтле хәзинә булып калсын, акыллы киңәшләрегез балаларга гомер җитәрлек терәк булсын. Шәкертләрегезнең җылы карашларын,хөрмәтен тоеп,авыр, ләкин абруйлы хезмәтегездән ямь табып, сәламәтлектә, муллыкта, бәхеттә куанып яшәгез!!!
-
1-10 октябрь-"Өлкәннәр декадасы" 04.10.2018

Өлкәннәр декадасы кысаларында мәктәпкүләм чаралар планлаштырылды. Шуларның берсе-тимурчылык эше. Укучылар ялгыз әби-бабайларга, ветераннарга теләп булышалар.
-
Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә 27.09.2018

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында укучыларның иминлеген тәэмин итү, янгын вакытында, юлда йөргәндә, транспортта, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен тоту күнекмәләре булдыру максатыннан класс сәгатьләре үтә.
-
Экстремизму-Нет! 05.09.2018

Согласно плану декадника "Экстремизму - Нет!" с целью профилактики национального и религиозного экстремизма, формирования толерантного сознания и поведения запланированы и проведены мероприятия: классный час "Экстремизму и терроризму -Нет!" в 6 классе (классный руководитель Л Б. Гарипова), просмотр видеофильма "Терроризм-угроза обществу!" в 9 классе ( классный руководитель Ф. Ф. Гарипова)
-
Ата - аналар җыелышы 05.09.2018

3 нче сентябрь көнне Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә ата - аналар җыелышы үтте. Җыелышта үткән уку елына нәтиҗә ясалды, алдагы уку елына бурычлар куелды. Тәрбия эшләре буенча дироектор урынбасары Галиева Г.Р. укучыларның куркынычсызлыгы буенча чыгыш ясады. Иске Ашыт авылы фельдшеры Файзрахманова Г.М. гриппка каршы вакцина ясатуның кирәклеге турында аңлатты. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.










