МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Котлыйбыз! 02.04.2019

Район күләмендә үткәрелгән "Разукрасим мир стихами" дип аталган шигырь укучылар конкурсында 2 нче урын алган Бариев Фаилне ( җитәкчесе Шангараева Л.Р.) чын күңелдән уңышы белән котлыйбыз. Афәрин, Фаил!
-
Язгы каникул файдалы үтә 26.03.2019

Язгы каникуллар башланды. Мәктәптә укучылар өчен һәр көнне кызыклы чаралар үтә. 26 нчы март көнне 5-8 класс командалары арасында волейбол ярышлары оештырылды.
-
"Без бергә" балалар иҗаты фестивале 25.03.2019

"Без бергә" балалар иҗаты фестивалендә Заһидуллиннар гаиләсе ( җитәкчеләре Шангараева Л.Р.) "Иҗади гаилә" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Афәрин, Заһидуллииннар! Рәхмәт сезгә!
-
Ата - аналар җыелышы 22.03.2019

20 нче март көнне мәктәптә ата - аналар җыелышы үтте. Җыелышка балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар да чакырылган иде. Алар ата - аналар белән "Балаларыбызны ялгышудан саклыйк" дигән темага эшлекле әңгәмә үткәрделәр, киңәшләр бирделәр. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова Н.И. 3 чирек нәтиҗәләре, алда торган имтиханнар белән таныштырды. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Сау бул, Әлифба! 20.03.2019

Кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе - ул Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме барыбыз өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!
-
Тәнәфесләр күңелле үтә 19.03.2019

Мәктәптә тәнәфесләр дә күңелле үтә. Өлкән класс укчылары башлангычлар өчен төрле күңелле уеннар оештыралар.
-
Театр яши, яшәячәк! 15.03.2019

2019 нчы ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан классларда театрга багышланган чаралар, класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Без бергә! 11.03.2019

11 нче март көнне мәктәптә "Без бергә" дип аталган балалар халык иҗаты республика фестиваль - конкурсының мәктәп этабы узды.
-
Язның беренче бәйрәме белән! 08.03.2019

Кар астында әле кыр юллары,
Ләкин вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сезне хатын-кызлар
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр!
-
Мәктәп беренчелегенә волейбол ярышлары 07.03.2019

Бүген мәктәптә мәктәп беренчелегенә волейбол ярышлары үтте.










